Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - «А можно я по-русски напишу»
1.04.2021

«А можно я по-русски напишу»

Сүз көчле ул, мәгънәле ул, сирәк булса,
Тыңлаучысы да, сүз аңлаучысы зирәк булса.
С. Рәмиев

Әйе, “Яңарыш” газетасы чыга баш­лау­га өч дистә ел узып киткән. Ә минем бу газета белән дуслашуга, танышуыма 25 ел тула икән. Уйлап карасаң, икебез арасындагы дуслыкның көмеш туен уздырырга була бит. Ижау­га килгән беренче көннәрдән үк “Яңа­рыш” газетасының һәр битен укып, танышып барам. Аны атна саен хөр­мәт­ле кунак кебек көтеп алам. Атна­га бер тапкыр көттереп, сагындырып кына килеп җитә шул. Аның аша без Уд­муртиядәге, Татарстандагы хәлләрне, яңалыкларны белеп торабыз.
“Яңарыш” газетасының тарихы минем гаиләм тарихы белән бергә үрелеп үсте, үзгәрде, югарыга, камиллеккә омтылды. Аның белән бергә Пушкин исемендәге китапханәдә эшли башлаган елларымнан ук татар милләтенә хезмәт итәм. Атна саен китапханәнең милли бүлегенә әби-бабайлар, абый-апалар кереп, газетаны алалар, укып танышалар иде. Анда мин алып барган татар теле түгәрәгенә шөгыльләнергә килгән балалар газетаның һәр битен карап, аны укып, бергә язмалар әзерли идек.
Әйе, күпме гомер узып киткән? Гим­назиягә эшкә килгәч тә, ”Яңарыш” белән дуслыгыбыз кимемәде, бары ныгыды гына. Татар телен өйрәнүче һәр балага газета турында сөйләдек. Әкренләп аларда кызыксыну уянды, балалар ярыша-ярыша газетага язмалар әзерли баш­ладылар. Ул чорда һәр әби-бабай, әти-әни милли җанлы булып, һәр эштә нык­лы терәк булдылар. Милли җанлылык шулай үсте, ныгыды. “Яңарыш” газетасы укытучылар белән әти-әниләрне бәйләп торучы булды. Нәкъ менә аның аша дус­лаштык, иҗади яктан бергә үстек, бергә ныгыдык.
Еллар уза торды, тормышта, тарих битләрендә зур үзгәрешләр булды. Яңа чорга кердек, гаджетлар урын алды. Балалар да үзгәрде. Әби-бабайлар да, әти-әниләрнең дә мәшәкате артты, кызыксыну кимеде. Тик без, татар теле укытучылары, һаман “Яңарыш” газетасының тугры дуслары булып калабыз. Әйе, хәзерге заманда, балаларга укып сөйләү, күрсәтеп аңлату кызык түгел. Без булган мөмкинлекләрдән чыгып: «Газетада язмаң чыккан, рәсе­мең шушы биттә урын алачак”, — дип, бик тәфсилләп аңлатабыз. Чөнки укучыга үзенең язмасын “Алтын йомгак” сәхифәсендә күрү канат куя, анда горурлык хисе уята. Тик мондый “тозакка” эләгүчеләр кимеде. Әмма әле өйдә матур эчтәлекле иншалар язып алып килүчеләр бар. Ә аларга язарга булышучы әби-әниләребез калмаса нишләрбез? Заман әнисенең, аның баласының, гомумән, укучыларның теле бик ярлы. «А можно я по-русски напишу», — дигәннәре көннән-көн күбәя. Телебезгә игътибар кими. Гимназиядә атнасына бер дәрес татар теле өйрәтеп кенә, укучыдан ни көтәсең? Алар дәрестә өйрәнгән 5-6 сүзне икенче дәрескә кадәр оныталар. Мин үземне гел бер урында таптанган эш аты итеп күзаллыйм. Дилбегәмне күпме тартсам да, атым алга бармый, бер урында таптана. Бүгенге көнгә күз салсак, без ике адым артка чигендек кебек. “Яңарыш” газетасы гына үз позициясен бирми, бирешми. Афәрин аңа! Әле заманча яңа рубрикалар да кертеп җибәрсә, тагын да яшәреп китәр сыман.
Без заман белән бергә атларга тиешбез. Шунсыз мөмкин түгел, ә моның өчен урындагы һәр җаваплы кеше үз эшен намус белән башкарып, киләчәк буын өчен җаваплылык тойсын иде. Әгәр без бүгенге буынны югалтсак, киләчәктә “әбика” дип эндәшүчеләр дә калмаячак бит. Ә бу хәл кабатланмасын өчен туган телебезнең ролен үстерергә, аны рус, инглиз телен өйрәнү ихтыяҗы белән бер рәткә куярга кирәк дип уйлыйм.
Без, туган тел укытучылары, укучылардан бер адым алда барырга тиешбез. “Телне өйрәнегез”, – дип кенә әйтү аз. Татар теле дәресе санна­рын арттырырга, куллану даирәсен ки­ңәй­тергә, башка кызыксындыру чаралары уй­лап табарга кирәк. “Яңарыш” газетасы үзенең кыйбласын үзгәртмичә үз халкына тугры булып калсын. Безнең уку­чыларыбызның язмалары да газета битләрендә ешрак басылсын. Милли басмабызны 50 еллык юбилее белән дә котларга язсын. Уңышлар сиңа, “Яңарыш” газетасы!

Рәсилә Габдрахманова, Ижау шәһәре.