Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Аяклары җиңел булсын!
16.01.2020

Аяклары җиңел булсын!

Удмуртиядә 2020 елның 9 көнендә 221 бала туган. Шуларның 108е – малайлар, 113е – кызлар. Перинаталь үзәккә барып, андагы яңа гына бәби тапкан әниләр белән очрашып, күрешеп кайту бәхете насыйп булды. Перинаталь үзәктә елның беренче көннәренә йомгак ясадылар. Биредә Яңа ел төнендә табибларга ял эләкмәгән. Сәгать 3 тулып 16 һәм 17 минутларда игезәк малайлар туган. Перинаталь үзәктә Яңа ел төнендә игезәкләр туу — бик сирәк күренеш икән. Шуңа күрә биредә 2020 елның бәхет китерәчәгенә ышаналар, Яңа елда беренче булып игезәкләр тууны бәхеткә, уңышка юрыйлар. Тикмәгә генә Яңа елда өйгә ир-ат беренче керсә, уңышлы, бәхетле ел була, ир-атның аягы җиңел була, димиләр бит. Яңа туган сабыйларга Тимур һәм Денис дип исем кушканнар.
Сәламәтлек саклау министрлыгының акушерлык һәм гинекология буенча штаттан тыш белгече, Перинаталь үзәк җитәкчесе Елена Сәхәбетдинова сүзләренчә, Яңа ел төнендә республикада 4 сабый дөньяга килгән. Барысы да — малайлар. Ә Удмуртия буенча 2020 елның беренче өч көнендә 50 бала дөньяга килгән, аларның 27се – малай, 23е — кыз. Республикада бәйрәм көннәрендә 3 игезәк бала – 2 малай, малай һәм кыз, ике малай дөньяга килгән. Елена Петровна сүзләренә караганда, Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән гамәлгә ашырылучы «Демография» илкүләм проекты кысаларында күрелә торган чаралар туучылар санын тотрыкландыруга китергән. Быел да туучылар саны кимү көтелми. Моннан тыш, республикада кызлар һәм малайлар туу чагыштырмача тигез.
Перинаталь үзәкнең 5нче катына мендек. Анда әниләр яңа туган сабыйлары белән бергә, бер палатада. 511 палатада — 3 әни, 3 сабый. Якшур-Бодьядан килгән Оксана Ившина өченче баласын Раштуада тапкан. “Олы улыбызга – 16, кызыбызга 8 яшь. Аерма зур булгач, барысы да онытылган, һәммәсен яңа баштан, табиб­лар ярдәме белән искә төшереп эшлим әле. Өченче бала – зур җаваплылык, әлбәттә. Өйдә сабыйны бик көтәләр. Әле исем тапмадык”, — диде ул. Өйгә кайткач, якыннар белән бергәләп исем дә табылыр, онытылган күнекмәләрне дә искә төшерерләр.
Икенче әни — Наилә Илдар кыз Сиднева: “Ирем рус милләтеннән булгач, кызыбызга Мирослава дип исем куштырырга уйладык. Кызым хәзер үк кулны белә, әнисе кулында йөрергә ярата. Тыныч, артык еламый, үзенә бәяне белә. Яңа елда олы кызыбызга сеңелкәш алып кайттык. Ә татарча сөйләшүгә килгәндә, авылга әбиләргә кайткач, алар белән генә сөйләшәм. Әнием-әтием биредә яшиләр, алар белән русча аралашабыз. Татар телен өйрәнәсем килә”, — ди Наилә.
Күрше палатада икенче тапкыр әни булган Татьяна Козлова каршы алды. Ул: “Кызым 4 килограммнан артык авырлыкта тууга карамастан, табибларның, шәфкать туташларының үз эшләренең осталары, яхшы эшләүләре нәтиҗәсендә, барысы да өзлегүләрсез узды. Моңа мин дә бик шатландым. Бу — һәрбер ана өчен дә зур шатлык. Кызым яхшы ашый һәм йок-
лый. Аны 10 яшьлек абыйсы бик көтеп тора. Улыбыз бар, кызыбыз туды”, — дип сөенече белән уртаклашты әни кеше.
“Перинаталь үзәкнең төп максаты — сәламәт бала! Без, биредәге табиблар, ана булуга әзерлибез, хатын-кызларның сәламәтлеген саклау, ана һәм баланың өзлегү куркынычын киметү буенча хатын-кызларга амбулатор, консультатив, дәвалау-диагностика ярдәме күрсәтәбез. Бала табу заманча җиһазландырылган аерым бала тудыру бүлмәләрендә уза. Ана һәм баланың торышын күзәтү өчен мониторлар, ультратавыш аппаратлары янәшәдә генә. Перинаталь үзәкне традицион бала тудыру йортыннан аерып торучы үзенчәлекләр бар: җитлекми туган, хәтта вакытыннан алда туган һәм аз авырлыктагы сабыйларны да кеше итәбез. Барлык табиблар һәм шәфкать туташлары зур эш тәҗрибәсенә ия, табиблар беренче һәм югары категорияле, медицина фәннәре кандидатлары. Табиб­лар, акушеркалар, шәфкать туташлары теләсә кайсы минутта ярдәм итәргә әзер”, — ди Елена Сәхәбетдинова.
2020 елда Перинаталь үзәк үзенең 10 еллыгын билгеләп үтәчәк. 2011 елда мин дә әлеге бәби йортында игезәк кызларымны тапкан идем. Мондагы тәртип, чисталыкка, һәр табибның, шәфкать туташының һәркемгә мөлаем, ягымлы булуларына шаккатып, игезәк кызларыбызны кулга тотып, зур шатлык-сөенечләр белән чыккан идем. Беренче сабыемны тапканнан соң 4 кенә ел узган булса да, яңа туган сабыйны, бигрәк тә игезәкләрне карау башкачарак шул. Берүк вакытта ашыйсылары килә, берүк вакытта бергә кушылып елыйлар да. Биредәге табибларның киңәш-ярдәмнәре белән, сау-сәламәт кызлар үстерәбез, Аллаһка шөкер.

Гөлнара Вәлиева.