Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Ашкынам туган авылыма
5.10.2017

Ашкынам туган авылыма

Конкурс! “Туган авылым”

Мин бик бәхетле икән бит. Газиз Ватаным, туган җирем, гүзәл табигатьле, бай тарихлы туган авылым бар. Туган авыл, туган як һәркемгә кадерле һәм якын. Моны туган җиреннән читтә яшәүчеләр аеруча нык тоя дип уйлыйм. Быел мин 9нчы сыйныфны тәмамлап, туган авылымнан аерылып, һөнәр үзләштерергә дип шәһәргә киттем. Күңелемне моңсулык хисләре биләп алды. Күз яшьләрен тыя алмадым. Бер-бер артлы күз алдыма авылымның мул сулы Чаж елгасы, уңдырышлы туфраклы киң кырлары, җиләк-җимешкә бай булган куе урманнары күз алдыма килеп басты. Юк, мондый хозурлыктан минем аерыласым килмәде.
Туган авылымнан аерылу хисе шулкадәр күңелемә моңсулык салыр дип уйламаган да идем. Хәзер инде менә өлкәннәрнең йөрәкләреннән сыкрап чыккан сүзләрен аңлыйм инде мин. Чыннан да, туган җирдән дә изге, кадерле җир юктыр ул. Г.Кутуйның “Сагыну” нәсерендәге “Сагындым, бик сагындым сине туган илем” дигән сүзләрен дә бүген кечкенә йөрәгем башкача кабул итә. Авылымның һәр агачы, аңа кунып сайраучы һәр җырчы кошы, тирән елгасында йөзүче һәр балыгы, Ринат бабам күлендәге һәр баканың үз телендә яңгыраткан җыры — һәммәсе минем өчен иң кадерле, иң изге тоела. Авылым уртасында урнашкан мәчет авылдашларыбызга иман нуры чәчеп тора, күңелләребезгә рәхәтлек бирә.
Минем туган авылымның тарихы бик ерак елларга барып тоташа. Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, 1562 елда Тирсә тирәсендәге бар җирләр морза Багыш Яушевка бүләк ителә. Пугачев явы бастырылганнан соң да, Тирсә авылы крестьяннары Тәфкилевләр нәселенең крепостнойлары булып кала. Тәфкилевләр нәселендәге Сәлимгәрәй морза 1862-1885 елларда Уфа нәзарәтендә барча Рәсәй мөселманнарының мөфтие булып тора. Тәфкилевләр, әле Сәлимгәрәй мөфти булганчы ук, Тирсә авылында өч яруслы манарасы 41 метрга җиткән, фасады колонналар белән бизәлгән, гаҗәеп зур таш мәчет төзетәләр. 1800 еллар башында нигезләнгән мәчет 1991 елда җимерелә. Кызганыч, әмма ми-нем әбием сөйләвеннән, шушы мәчетнең астыннан җир асты юллары булганлыгын ишеткәнем бар. Авылым тарихында никадәр серлелек, билгесезлек. Ләкин ул горурланырдай тарих. Мин авылымның исеменә дә зур кызыксыну белән карыйм. XIV-XV гасырларда борынгы бабаларыбыз Оренбург өлкәсеннән Чаж елгасы буена килеп нигез салгач, авылга Тирсә исеме бирәләр. Алар Оренбург өлкәсендә Тирсә елгасы буендагы Тирсә авылында яшәгән булганнар. Тагын “Тирсә” атамасы төньяк, кире як дигәнне, тирсеннар (манара төзүчеләр) дигәнне аңлата.
Без яшьләр белем алырга, тормыш корырга чит-ят җирләргә китеп таралсак та, туып-үскән авылыбызны онытмыйк, аның тарихын барлап яшик. Мин бәхетле, чөнки мин туган туфрагымның һәр сулышын, һәр җан авазын тоеп, туган җиремдә һәр мизгелнең кадерен белеп яшим һәм яшьним.

Гөлдания Низамбиева, Тирсә — Алабуга.