Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Ачыктан-ачык сөйләш
24.01.2019

Ачыктан-ачык сөйләш

Миннән кайвакыт ”Нинди соң безнең яшьләр?” — дип сорыйлар. “Мөстәкыйль, максатчан, акыллы, шул ук вакытта тәкәббер, тупас, әрсез. Балаларны ничек итеп тәрбиялибез, менә шундый безнең яшьләр”, — дип жавап бирәм.
Кайбер психологлар: “Балаларыгызны тәрбияләп интекмәгез, алар барыбер үзегезгә охшаячак”, — дип әйтәләр. Әлбәттә, балаларны тәрбияләүнең кирәкмәве турында сүз бармый. Мин инде һәрдаим әйтә киләм: ата-аналарның гадәтләре, тәртибе балага зур йогынты ясый. Үзең тәмәке тартып, улыңа, кызыңа “Тартма”, — дию, үзең көн саен хәмер эчеп, “Эчмә”, — дию үтемле булмаячак. Ләкин икенче төрле мисаллар да бар. М. исемле егет — героин тарткан наркоман. Тыштан караганда, бик тәртипле гаиләдә әти-әни белән үскән, тормышлары җитешле. Ничек инде шундый гаиләдә наркоман була ала? Ул вакыттагы гаиләнең эчке халәтен өйрәнгәндә шул ачыкланды: әнисе җитәкче, әтисе вахта ысулы белән төньякка эшкә йөри. Әти-әнидә әкренләп мин-минлек, ясалмалык, куштанлык кебек сыйфатлар барлыкка килгән. Әни кешенең сөйләве буенча, бөтен жирдә – балалар бакчасында, мәктәптә дә, хәтта югары уку йортына укырга кергәч тә, ул улын һәрвакыт яклап чыккан, хәтта улыгыз наркотик­лар куллана дигәч тә, бер ел бу мәгълүматның дөрес түгеллеген дәлилләп йөргән. Менә дүрт елга якын инде М. наркотик-ларсыз яши. Тик әти-әнисе яңадан наркотиклар куллана башламаса ярар иде, дип, дер калтырап яшиләр. Бу мисалдан ата-аналар гыйбрәт алсыннар иде.
Әлбәттә, балаларны якларга кирәк, ләкин икенче кешеләрне мыскыл итеп, кимсетеп түгел. Ниндидер күңелсез очраклар килеп туганда, уртага салып, тыныч акыл белән, бер-береңне ишетеп, бер-береңнең фикерен хөрмәт итеп сөйләшергә кирәк, минемчә. Балага хатасын аңлатырга кирәк. Ә ата-аналар бер чиктән икенче чиккә ташланалар: кайчагында балаларын артыгыннан кирәк яклыйлар, я бетереп ташлаганчы ачуланалар. Кирәкмәгән, ямьсез сүзләр әйтәләр. Ничә яшьтә булуына карамастан, бала күңелендә иң яман хисләрнең берсе — үпкә барлыкка килә. Тәртибе начар якка үзгәрә.
Мин сигез яшьтә әти-әнисенә үпкәләгән К. исемле егетне дә мисал итеп әйтә алам. Күршеләре: “Кызыбызга сукты”, — дип К.га яла ягалар. Әти-әнисе аны тыңлап та тормыйча, ачуланып ташлыйлар. “Мин шул чагында әти-әнигә таяна алмаячагымны аңладым”, — дип сөйләде наркотиклар кулланучы 22 яшьлек егет. Ул бу үпкә белән шушы яшькә кадәр яши, беркайчан да әти-әнисенә ачылмый, читләшә. Юлында наркотиклар татып карарга тәкъдим ясаган кеше очрагач, ризалаша.
Ике очракта да ата-аналар ялгыш юл белән баралар. Чөнки ата-ана хакыйкатьне эзләми, үзен генә дөрес дип исәпли. Андыйларны бик күп күрергә туры килде һәм хәзер дә очрап торалар. Гадәттә тәрбиячеләрне, укытучыларны, башка белгечләрнең фикерен ишетергә теләми торган әти-әниләрнең балалары газапланалар.
Мин тәртипле, максатчан, үҗәт, актив балаларны күреп сөенәм. Андыйлар күп. Күңелемнән балаларына дөрес тәрбия биргән ата-аналарга дан җырлыйм.

Фирая Газизова, “Яшүсмер” профилактика үзәге.