Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Ахырзаманның кечкенә билгеләрен күрәбез
6.09.2018

Ахырзаманның кечкенә билгеләрен күрәбез

3 сентябрь көнне Россиядә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнен билгеләп үттеләр. Әлеге төр явызлыкка юл куймау – дөнья җәмәгатьчелегенең иң зур һәм катлаулы бурычларының берсе. Төрле радикаль агымнарның бар кылганнары явызлык һәм золымлык. Тик менә шундыйларга карап исламны пычраталар да инде. Мөселманнар үтерәләр, сугышалар. Бүген халык арасында әнә шундый фикер яши. Без Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов белән очрашып, динебезнең дөньядагы вакыйгаларга карашы, хак диннең, чын мөселманнарның нинди булуы, яшьләрне әлеге агымнардан ничек саклап калып булуы турында сөйләштек.

— Исмәгыйль хәзрәт, ислам диненең бүгенге вакыйгаларга карашы нинди?
— Ислам диненең бу вакыйгаларга карашын күрсәтер өчен Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең бер хәдисен китерәсем килә. “Теленнән һәм кулларыннан башка кешеләр зыян күрмәгән кеше генә – чын мөселман”. Бу хәдистән генә дә ислам диненең тынычлык дине икәне аңлашыла. Ягъни хак мөселман башкаларга зыян китермәс. Ә кемнәр башкаларга зыян китерәләр, алар үзләрен мөселман дип атарга лаеклы түгел. Тагын бер хәдис бар, ул хәдис Якын Көнчыгыштагы, Сүриядәге хәл­ләргә кагыла. Чөнки бу төбәкләрдә күбрәк мөселманнарның үзләренең каны түгелә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Әгәр кешенең өе булса, өендә калсын, җире булса, җирендә мәшгуль булсын, әгәр өе дә, җире дә булмаса, ә коралы булса, бүтән аның белән кешене дә үтерә алмаслык итеп аны яраклылыктан чыгарырга һәм соңыннан фетнәдән ераккарак качарга кирәк”, — ди. Димәк, кеше фетнәдән качарга һәм әгәр анда сугыш коралы булса, аны бозарга тиеш була. Шулай ук хәдисләрдә: “Ахырзаман алдыннан гыйлемсез, надан кешеләр арасыннан үзләрен мөселманнарның җитәкчеләре дип игълан итүчеләр чыгар”, — дип әйтелә. Ягъни, бер-ике аятькә нигезләнеп, аларның дөрес мәгънәләрен аңлап бетермичә, дөнья буенча бара торган менә шундый нәтиҗәләргә киләләр дә инде. Болар барысы да ахырзаман галәмәтләре булып тора. Шундый хәдис бар, Аллаһы Тәгалә Илчесе (с.г.в.с.) болай дигән: “Мөселман кардәше өчен үзенә яратканны яратмыйча, арагыздан берегез дә иман китермәячәк”. Җир йөзендә, акылы була торып, үзенә начарны теләгән кеше юк. Шулай булгач, үзенә яхшылыкны теләгән мөселман башкаларга да яхшылык кына теләргә тиеш. Тик сер түгел, безнең арада мондыйлар юк диярлек. Бу хәдисне ишетеп, аның сүзләрен төп-төгәл итеп аңласак, арабызда бер мөселман да булмаска тиеш булып чыга. Шуңа күрә, мондый хәдисләрнең асыл мәгънәсен аңламыйча, кайберәүләр кешене кяферлеккә чыгаралар. Төрле радикаль агымнар да бер аятьнең, бер хәдиснең ниндидер бер сүзен генә эләктереп алып, белемнәре зәгыйфь булганнарны үз “кармак­ларына” эләктереп алалар. Ә ни өчендер алар мин әле беренче китергән хәдисне шул ысул белән кулланмыйлар? Ул хәдис буенча да бит кешегә нинди дә булса зарар китерүче мөселман түгел, ягъни кяфер булып чыга! Коръәни — Кәримдә: “Бер кешене үтерсәң, бөтен кешеләрне үтергән кебек булырсың”, — дип әйтелә. Хаксыз кешене үтерергә беркемнең дә хакы юк.
— Террорчылык — үз-үзеңә кул салу, дигән сүз дә бит әле…
— Кайсы гына динне алсаң да, үз-үзенә кул салган кеше нык гөнаһлы. Ислам динендә дә нәкъ шулай ук. Ул кеше ничек үзенә кул сала, Кыямәт көненә кадәр аның белән кабер газабы белән беррәттән бу хәл кабатланып торачак. Ягъни, Аллаһы Тәгалә гөнаһлы кешегә кабер газаплары биргән, үз-үзенә кул салган кешегә бу тагын да өстәмә җәза булачак. Имамнар аларга җеназа укымыйлар, башка каберләрдән читтә күмәргә тырышканнар. Ә террорчылар үзләрен генә үтермиләр, ә тирә-яктагы ничә кешене дә үтерәләр. Аның өчен аның җавабы күпкә катырак булачак.
— Яшьләр экстремизм агымнарына ияр­мәсеннәр, ялгыш юлга кереп китмәсеннәр өчен мөфтият тарафыннан нәрсәләр эшләнә?
— Безнең мәчетләрдә бу турыда даими вәгазьләр сөйләнеп тора. Сораулар бар икән, бик теләп һәр килгән кешегә дә җавап бирәбез, динебез турында сөйлибез, укуларда да бу темага еш тукталабыз. Яшьләргә ислам диненең асылы, бөтен мәсьәләләрне дә тынычлык юлы белән чишеп булганлыгын аңлатабыз. Шулай ук без республика төрмәләре белән дә ныклы эш алып барабыз. Безнең рус милләтеннән ислам динен сайлаган егетебез – Стас Клинов бар. Ул төрмәләргә йөреп, Ислам дине нигезләренә укыта. Кызганыч, төрмәдә динебезне өйрәнә башлаучылар арасында ислам турында ялгыш фикерләр күбрәк таралган икән. Безнең республикада бу кардәшебезнең тырышлыгы белән әлеге куркынычлар юкка чыга дип әйтергә була. Чөнки ул аларга ислам диненең дөрес карашын һәм аларның фикерләренең ялгыш булуын аңлата. Дәресләр ел дәвамында оештырыла, хәтта җәй айларында да туктатылмый.
— Милләтара дуслыкны ныгытуга мәчет мәхәлләләре тарафыннан күп игътибар бирелә.
— Аллаһка шөкер, бу татулык бәйрәмнәрдә дә сизелә. Мәсәлән, гает көннәрендә халыкны пылау белән сыйлау эше татарлар кулыннан күптән инде үзбәкләр, таҗиклар кулына күчте. Никах, туй яки башка бәйрәм булса да, төрле милләт вәкилләре бергәләп җыелып киләләр. Арабызда ислам динен кабул иткән руслар да, удмуртлар да бар. Мәчетебез каршында эшләп килгән 97нче мәктәпнең III һәм VII корпусларында төрле милләт вәкилләре укый. Һәм бер үзенчәлекне ассызыклап китәсем килә: андагы балалар, бөтенесе бик теләп татар телен үзләштерәләр. Татар булмаганнардан беркем дә канәгатьсезлеген белгертми. Бу да үзенә карата чын дини кардәшлеккә дәлил булып тора. Зәкят чыгаручылар, хәйрия эшләрдә катнашучылар арасында да шулай ук төрле милләт вәкилләре бар. Шул мөнәсәбәтләрдән чыгып без аларның барысына да кардәшләр дип, бертигез карыйбыз. Милләт буенча аеру юк. Барыбыз да бертигез, Аллаһка шөкер. Гомумән, динебездә милләтләр буенча аеру һәм мөнәсәбәтнең башка булуы юк һәм булырга тиеш тә түгел.
— Диния нәзарәте җирле хөкүмәт белән дә ныклы элемтәдә тора…
— Без нинди генә конференция, җыелыш, очрашу оештырылмасын, бик актив катнашып киләбез. Ислам дине турында сөйлибез, хөкүмәт даирәләренә без һәрвакыт ачык. Шушы бердәм эшләвебезнең нәтиҗәсе буларак, безнең республикада бу яктан тыныч. Киләчәктә дә шулай булып калсын дип телибез.
— Мондый экстремизм агымнарыннан ничек сакланып калырга була?
— Аның юлы рәсми төстә эшләп килүче мәчетләргә йөрү, сораулар булса Интернет сәхифәләрендә актарынып утыру түгел, ә махсус гыйлеме булган иманнарга, галимнәргә мөрәҗәгать итү. Хәзер ислам диненең чын асылын, Аллаһ каршында нинди гыйбадәтләрне үтәргә, Аның каршысында җавап бирергә кирәклеген аңлаучылар күбрәк. Бүгенге көндә кораллы җиһадка шартлар да, сәбәпләр дә юк һәм якын вакытларда булмаячак та. Ә җиһадның мәгънәсе дә ул сугышу дигән сүз түгел, ә бергәләшеп тырышу дигәнне аңлата. Ягъни, хәзерге көндә бит бергәләп тырышу өчен граната, мылтык тотып сугышырга кирәкми. Безнең хәзерге коралыбыз ул – яхшы холкыбыз, башка кешеләргә карата күркәм мөлаем мөнәсәбәтләрне, динебезнең төп асылын күрсәтер өчен каләм, хәзерге заманда инде компьютерлар да. Без динебезнең, мөселманнарның яхшы якларын күрсәтергә тиешбез. Бары тик шундый юл белән генә дөньяда исламга карата булган ялгыш карашлардан өстен булып кала алабыз. Болгар җирләрендә ислам динен кабул итүгә нәрсә этәрә? Мондагы халык гарәп сәүдәгәрләренең холыкларын, үз-үләренең ничек тотуларын, сәүдә дә алдашмауларын, вәгъдә дә торганнарын, хыянәт итмәгәннәрен күрәләр. Алардан үрнәк алып, ислам динен кабул итәләр. Шундый ук хәл Индонезия җирләрендә дә була. Бүгенге көндә дә безгә шундый ысул белән эшләп, динебезнең өстенлекләрен дөрес итеп күрсәтә белергә кирәк.
— Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт!

Эльвира Хуҗина.