Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Ахирәт турында кем уйлый?
12.09.2019

Ахирәт турында кем уйлый?

Аллаһы Тәгалә Коръәндә, “Әлү Гыймран” сүрәсендә безгә үлем һәм үлемнән соң ни булачагы турында хәбәр бирә. Ягъни һәр мөселман яшәүнең ахыры булачагын, мәңгелеккә китәчәген аңлап яшәргә тиеш.

Галимнәребез: “Үлемгә ышанучылар күп булса да, аңа әзерләнүчеләр аз”, — диләр. Кыямәт көненә, үлемгә ышануыбыз белән, ахирәткә әзерлек бер дәрәҗәдә булырга тиеш. Шуңа күрә кемнең үлемгә әзерлеге зәгыйфь хәлдә, димәк, аның ышануы да шундый хәлдә дигән сүз.
Үлемгә әзерләнү ул — үлемнән соң яшәүгә әзерләнү. Һәрвакыт һәм һәр җирдә үзеңнең фәкать Аллаһ колы гына икәнеңне, бер Аллаһка гына хезмәт итәргә тиешлегеңне аңлап, Аңа гына гыйбадәт кылып яшәргә тиешсең. Хакыйкый мөэмин бу дөнья өчен генә түгел, мәңгелек бәхете өчен дә тырыша. Бу очракта аңа бу дөньяда да, ахирәттә дә куркыныч түгел.
Аллаһы Тәгалә дөньяны шулай яралткан, гыйбадәт итүдән кала без укыйбыз, гаилә корабыз, эшлибез, дөнья көтәбез. Тик Раббыбыз безгә хәрәм белән хәләлгә чик тә куйган. Чын мөселманның тормышы Исламның биш баганасына корылган булырга тиеш.
Аллаһы Тәгалә исән чакта үлемнең нәрсә икәнен бер кешегә дә күрсәтмәгән. Халык арасында: мин озын коридорда яктылык күрдем, аңсыз хәлдә шунда-шунда булдым, дигән сүзләр йөри. Алар үзләрен теге дөньяда булып кайттык, дип саныйлар. Юк, бу дөрес түгел. Бу кеше организмының ниндидер бер халәтен генә күрсәтә. Адәм баласы үлемне үз гомерендә бер генә тапкыр татыячак. Һәм инде үлем фәрештәсе синең яныңа килгән икән, син аннан качып котыла алмыйсың. Үлем вакытында кешенең ниләр кичергәне хәдисләрдә тасвирлана. Үлем белән көрәшкән кеше үзен берничә кат тиресен салдырган кебек тояр, аның бик нык су эчәсе килер. Әле бу вакытта шайтан үз хәйләкәрлеге белән адәм баласын ничек тә оҗмахка кертмәс өчен тырышачак. Менә бу вакытта Раббыбыз Үзенең яраткан колларына ярдәм итәр. Һәм инде Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешеп, кеше оҗмахка керүгә ирешә ала икән, бу аның өчен зур бүләк була.
Үлем, үлемнән соңгы тормыш турында күп беләбез. Тик ни өчен соң безнең әзерлек бик зәгыйфь? Әйе, без ахирәт турында уйлыйбыз, намаз укыйбыз, ураза тотабыз, хаҗ кылабыз. Әгәр дә без үзебезнең тормышны сәхабәләр тормышы белән чагыштырсак, без зур аерма күрербез. Аерма нәрсәдә? Кылган гыйбадәтләребезгә карата булган мөнәсәбәтебездә. Сәхабәләр үзләренең кыл­ган яхшы гамәлләре турында искә алганда, алар намаз уку, ураза тоту һ.б. гыйбадәтләрне искә алмаганнар. Ни өчен? Чөнки алар бу гамәлләрдән башка, сусыз, йокысыз яши алмаган кебек, яшәп булмый дип санаганнар. Ә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен кылган нинди гамәлләрне алар яхшы дип искә алганнар соң? Башкаларга ярдәм итүне, Раббыбыз кушканнан да күбрәк изге эшләр башкаруны. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Бернинди зат та Аллаһ тәгаен иткән вакыттан башка вакытта үлмәс, мәгәр һәркем Аллаһ билгеләгән сәгатьтә үләр. Бер мөселман дин белән яки бидәгать гамәлләр белән дөнья малын кәсеп итсә, бирербез аңа дөнья малын, әмма ахирәттә аңа һичнәрсә булмас. Бер мөселман дөрес гамәле белән ахирәтне кәсеп итсә, аңа бирербез ахирәттә җәннәт нигъмәтләрен, Исламга шөкер итеп, Аллаһыга итагать иткән мөэминнәрне бик тиз җәннәт нигъмәтләре белән нигъмәтләндерербез”, — ди (“Әлү Гыймран” сүрәсе, 145нче аять).
Аллаһы Тәгалә бу дөньяны безгә сынау өчен биргән. Фанилыкта без үзебезнең җаныбызны коткару өстендә эшләргә тиешбез. Кеше бу турыда күбрәк уйлаганда, аның хәтта башка мөселманнарның гамәлләрен, нәрсә кигәннәрен, тормыш рәвешләрен тикшерергә вакыты калмый. Ул бары тик үзенең гамәлләре, үзенең җаны, ахирәт турында гына уйлый. Әгәр дә инде кеше башкаларның тормышы белән кызыксынып, тикшереп яши икән, бу аның ахирәт турында уйламаганын исбатлый. Берәү бүген генә хак юлга басып, Ислам кушканча яши башлады, ди. Ул башка мөселманнарга, элекке дусларына югарыдан карый башлый. Тик аңа һидаятьне кем биргән соң? Аллаһы Тәгалә. Ул бу һидаятьне ничек биргән, шулай кире алырга да мөмкин. Шуңа күрә, үлем турында уйлаган кешенең башкаларның тормышын тикшерергә вакыты калмый. Бу яшәргә санаулы көннәре генә калган кеше кебек. Табиб берәүгә: “Авыруың көчле, сиңа яшәргә шулкадәр вакыт кына калды”, — дип әйтте ди. Бу берничә көн, атна яки ай булырга мөмкин. Кеше нишли? Өен салып бетерергә, байлык тупларга тырышамы? Әллә инде бу дөньяда иң мөһим эшләрен төгәлләп, ахирәткә әзерләнә башлармы? Мөгаен, икенчеседер. Ахирәт турында һәрвакыт уйлаучы кешеләр дә шундый булырлар.
Бүген телевизорларны ачсак, ни күрәбез? Кеше язмышы турында күпсанлы телесериаллар, тырнак астыннан кер эзләүгә юнәлтелгән төрле ток-шоулар. Интернет челтәрендә дә йолдызларның тормышын тикшерә торган төрле сайтларның исәбе-хисабы юк. Ни өчен соң мондый мәгълүматлар бик күп? Чөнки кызыксынуларыбыз да шундый. Кеше Африкада ярлыларны коткару, аларның сусауларын басу турында укымый. Адәм баласын йолдызларның ничек яшәве, сериалдагы матур тормыш күбрәк кызыксындыра. Башка мөселманнарның тормышын тикшереп утырган дин кардәшләребез сериаллар, ток-шоулар караган кешеләрдән нәрсәсе белән аерыла соң? Берничек тә аерылмый. Тегеләре дә, болары да үз тормышларын мәгънәсез, буш итеп уздыралар. Берсе дә ахирәт турында уйламый. Чөнки, ахирәт турында уйласалар, алар үз җаннары, үз гамәлләре турында гына уйларлар иде.
Күптән түгел бер мөслимә гаҗәеп хәл турында язды. Бер гаиләдә ире хатынын: “Син дөрес киенмисең, алай ярамый, болай кирәк”, — дип, даими ачулана, өйрәтә. Әле алай гына да түгел, башка гаиләдәге хатын-кызларны мисал итеп китерә. Тик бу мөслимә хатынына һәрдаим кисәтү ясаган бу ир-атның урамда бер якка каерылып, борылып карап калуын күрә. Кая карый дип сорыйсызмы? Ул күз карашы белән кыска итәк кигән кызларны озатып кала. Ни өчен, әгәр дә күңелең пычрак икән, үз туганнарың, хатының алдында Аллаһка ышануыңны күрсәтергә кирәк? Бу кеше ахирәт турында уйламый. Ул үзенең Раббысы юлында икәнен башка кешеләр алдында гына күрсәтергә тели, күңелендә исә иманы юк. Мондый тозакка эләкмәс өчен, ахирәт турында уйлыйк, сәхабәләр тормышын үзебезгә үрнәк итеп алыйк.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.