Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - “Афәрин”гә — 10 ел
19.11.2020

“Афәрин”гә — 10 ел

Удмуртиядә бер генә милли чара, бәйрәм, фестиваль дә дәртле биюләрсез үтми. Көчле хореография, төрле импровизация, чын хисләр — барысы да тамашачыны сүзсез калдырырга сәләтле. “Афәрин” бию ансамбле һәрвакыт әлеге чараларның бизәге булып тора. Агымдагы елда ансамбль үзенең 10 еллык юбилеен каршылый.

“Афәрин” ансамбленең репертуарында Урал ягы, Идел буе халыклары биюләре бар. Ләкин ансамбльнең йөрәге — татар халык биюләре. “Афәрин”нең составында нигездә “Гүзәл” җыр һәм бию ансамбленнән чыккан үзешчән артистлар бии. “Гүзәл” җыр һәм бию ансамбленең 30 еллык юбилеена берничә бию әзерлиләр. Шуннан соң алар кабат җыелырга уйлыйлар. “Афәрин” бию ансамбле булып оешып, башта Тимерь­юлчылар мәдәният йортында шөгыльләнәләр, соңыннан Вараксино поселогы клубына күчәләр. Ансамбльгә нигез салучы — балет артисты, тормышын характерлы биюләр башкаруга багыш­лаган Вәккас Нуретдинов. Ул бик озак еллар Киров шәһәренең опера һәм балет театрында эшли. Вәккас Нуретдин улын Удмуртия сәхнәсендә беренчеләрдән булып татар биюен куйган балетмейстер дип әйтергә була. Инде Вәккас ага да киләсе елга 80 яшен тутыра.

Бүгенге көндә ансамбльдә 17 кеше шөгыльләнә. Алар барысы да биюгә гашыйклар. Алар арасында табиблар, ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр, укытучылар, энергетиклар, җитәкчеләр дә бар. Иң яше Дәлия Хәсәновага (алар гаиләсе турында 28нче санда мәкалә чыкты) 21 яшь булса, иң өлкәне Олег Веретенниковка быел 60 яшь тула. Әниле-кызлы Эльвира һәм Дәлия ансамбльгә бик теләп йөриләр. Ике ел элек ансамбльгә тагын бер гаилә өстәлә — ­Уд­­­мур­тиянең атказанган артисты Салават Абдуллин һәм Елена Кандакова. Алар бик күп еллар “Италмас” дәүләт академик җыр һәм бию ансамблендә хезмәт куялар. Лаеклы ялга чыксалар да, алар биюгә булган мәхәббәтләрен оныта алмыйча, ансамбльгә киләләр. Алар зур сәхнәләрдә чыгыш ясап, һөнәри тәҗрибә туплаган артистлар. Ансамбльгә йөрүчеләр ниндидер зур акчалар, бүләкләр өчен биимиләр, алар тамашачыга җылылык, дәрт биреп, аларның күңелен күтәрәләр. Ансамбльгә матди яктан ярдәм итүчеләр аз. Үзләре эшләгән акчага костюмнар тектерәләр. 2019 елда Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәмендә ансамбльгә милли костюмнар тектерде.

Узган ел ансамбль репертуары­на башкорт биюе өстәлгән. Хәзер ансамбль егетләре-кызлары яңа татар биюе өстендә эшлиләр. Әлеге бию Республика Сабан туена бүләк буласы булган. Ләкин агымдагы елда пандемия булу сәбәпле, Сабантуйлар уздырыл­мады. Димәк, ансамбльнең яңа биюен киләчәктә милли чараларыбызда күрәчәкбез. Быел “Афәрин” ансамбле “Шатлык” халык ансамбле белән Мәскәү шәһәрендәге татар мәдәният үзәгендә чыгыш ясадылар.
Ансамбльне инде бик күп еллар Светлана Владимир кызы Юртова җитәкли.

“Афәрин” ансамбленә килүем кызыклы булды. Алар яңадан оешкач, җитәкче эзли башлаганнар, чөнки Вәккас Нуретдин улы өлкән булу сәбәпле, җитәкчелек итә алмаган. Гөлнара Сәлимова аша мине эзләп таптылар. Килгәч, әлбәттә, югалып калдым. Берсе дә яшь кеше түгел, гәүдәләре дә биючеләрнекенә хас җиңелгә охшамаган иде. Алар миңа бию станогында төрле хәрәкәтләр күрсәтә башладылар, әлбәттә, хәрәкәтләре дә барып чыкмый. Шуннан соң сәхнәгә чыгып, алар миңа биюләрен күрсәттеләр. Мин шунда әлеге ансамбль белән эшләгәндә, хисләр белән эшләүне беренче урынга куярга кирәк икәнлеген аңладым. Ансамблебез бик дус. Шатлык-кайгыларны бергә кичерәбез, бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Егетләребез ышанычлы. Репетицияләргә барысы да бик теләп йөриләр. Яңа куеласы биюләрне бергәләп уртага салып киңәшләшеп тудырабыз. Киләчәктә яшьләребез дә булыр дип өметләнәм. Һәрвакыт татар милли чараларын көтеп алабыз. Бүгенге көндә ансамбльгә зур ярдәм күрсәткән Удмуртия милли-мәдәни автономиясенә зур рәхмәтебезне белдерәсем килә. Алга таба татар милләтенең гореф-гадәтләрен халыкка күрсәтеп, бергә-бергә эшләрбез дип ышанам” — диде ул.

Бүген хыяллары — төрле бәйгеләрдә катнашу. “Роза мира” гранд фестиваленә гариза биргәннәр, хәзер нәтиҗә көтәләр. Максатлары — “Халык ансамбле” исеме алу. Тагын бер хыяллары — Завьялово районының барлык авылларында концертлар куеп, халыкны, яшьләрне милләтләр мәдәнияте белән таныштыру. Бирсен Ходай, теләкләре чынга ашсын!
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге, “Яңарыш” газетасы редакциясе коллективы, барлык ансамбльләр исеменнән “Афәрин”леләрне чын күңелдән юбилейлары белән тәбрик итәбез. Сезгә иҗади уңышлар, гаилә бәхете, киләчәктә зурдан-зур җиңүләргә ирешүегезне телибез. Үзегезнең биюләрегез белән гореф-гадәтләребезне саклауга зур көч керткәнегез өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Рәфилә Рәсүлева.