Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Африка чумасы, бәрәңге череге, чүплекләр турында
15.02.2018

Африка чумасы, бәрәңге череге, чүплекләр турында

Шушы көннәрдә Удмуртиянең Россельхознадзор идарәчелеге белгечләре 2017 елга нәтиҗә ясап, журналистларны бүгенге көнге яңалыклар белән таныштырды. Очрашуда Республикада электрон ветеринария сертификациясен булдыру, африка чумасының һәм башка авыруларның йорт хайваннары өчен куркынычлыгы, фитосанитарлык торышы, Республикага читтән кертелүче ашлык сыйфаты, чүплекләр турында сүз кузгалтылды.

Электрон сертификация

Җитештерүчелекне контрольдә то­ту максаты белән булдырылган “Меркурий” электрон ветеринария сертификацияләү системасы Владимир шәһәренең “Хайваннар сә­ламәтлеген саклау Федераль үзәк” институты тарафыннан гамәлгә ашырылган. Хайваннар үрчетүче, сугым, эшкәртү белән шөгыльләнүче, җитештерүче, күпләп-ваклап сатучы оешмалар, шулай ук иҗтимагый туклану булдыручы предприятиеләр агымдагы елның 1 июленә кадәр әлеге системада теркәлергә тиеш. “Меркурий” системасы мәгълүматларына караганда, Республиканың 4315 хуҗалыгы теркәлү үткән, 2017 елның декабрь аенда гына да 2450 хуҗалык теркәлгән. Бу гомум саннарның 60% дигән сүз. Шунысын билгеләп үтик: авыл хуҗалыгы оешмалары күпчелек сөт продуктларына теркәлү уза. “Меркурий” системасында теркәлүче төбәкләр буенча, Удмуртия беренчеләр рәтендә, әлеге өлкәдә белгечләр әзерләү буенча да республикабыз алдынгы урында. Узган елның декабрь аенда ветеринария өлкәсе белгечләрен аттестацияләү башланган. 9 гариза бирүченең әлегә бары тик берсе – “Удмуртская птицефабрика” оешмасы белгече аттестацияләнгән. “Меркурий” системасы аша кулында смартфоны булган һәркем, билгеле бер код ярдәмендә, продукцияне җитештерү турындагы мәгълүматны тикшерә ала.

Авыруларга юл куймаска!

Очрашуда Республиканың Россельхознадзор идарәчелеге җи­тәкчесе урынбасары Фәрит Мәндиев Россиядә дуңгызларның африка чумасы авыруы киеренке хәлдә булуы турында сөйләде. 2017 елда илебезнең 23 төбәгендә дуңгызларның африка чумасы белән авыруның 188 очрагы теркәлгән. Шул исәптән, 143 – йорт дуңгызлары, 45 – кабан дуңгызы. 2018 елда Россиядә дуңгызларның африка чумасы белән авыруының инде 5 очрагы теркәлгән. Удмуртиядә әлегә хәл яхшы. Бүгенге көндә рес­публикада 13 дуңгызчылык предприятиесе бар. “Авыру үрчүнең төп сәбәбе – дуңгызларны законсыз рәвештә күчереп йөртү, дуңгызчылык продуктларын, мал азыгын төп транспорт ма­гистральләре буйлап йөртү”, — ди Фәрит Шамил улы. Кош гриппы буенча хәл Россиядә шулай ук яхшылардан түгел. 2017 елда Россиядә авыл хуҗалыгы кошлары гриппының 31 очрагы теркәлгән һәм 4 очрак – кыргый кошларда. Әлеге авыру Удмуртияне дә читләтеп үтмәде. Узган елның 25нче маенда Кече Пургада йорт кошларында А вируслы грипп табыла. Әлеге җирлектә 144 кош һәм инфекцияле 101 тавык йомыркасы юк ителә. Матди зыян күләме 58206 сум тәшкил итә. Бүгенге көнгә республикада А гриппы очрагы теркәлмәгән.
Хайваннарда котыру чире буенча Удмуртиядә хәл сөенерлек түгел. Шулай да, 2017 елда 2015 ел белән чагыштырганда, саннар күпкә кимрәк, 67 очрак тәшкил итә. (2015 елда – 125, 2016 — 116 очрак). Элеккечә, күпчелек очрак кыргый хайваннарда табыла. Узган елда ерткыч хайваннарда 48 котыру чире белән авыру очрагы теркәлгән. Йорт хайваннары авыруының — 16, мөгезле эре терлек авыруының – 3 очрагы исәпкә алынган. Удмуртиянең ветеринария хезмәте белгечләре тарафыннан кыргый хайваннарны авырудан саклау максатыннан, узган елны 687 мең доза вакцина таратылган.

Бәрәңге череге

Удмуртия җирлегендә фитосанитарлык өлкәсендә 5 төр карантин теркәлгән. Ел да зарарланган мәйданнарны тикшерү, яңа карантин объектларын билгеләү буенча идарәчелек тарафыннан төрле чаралар оеш­тырыла. 2017 елда фитосанитарлык күзәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан республиканың Ува, Кизнер, Сарапул һәм Завьялово районнарының бәрәңге авыруы (золотистая нематода) киң таралган 9 торак пунктында тикшерү оештырылган. Барлыгы 199 шәхси хуҗалыкта тикшерү уздырылганнан соң, 74ендә әлеге авыруның барлыгы ачыкланган. Алдагы еллар белән чагыштырганда, зыян салучы корткычлар да арткан. Бу корткычлар арту саны белән генә түгел, ә аларны тотучы капкыннар саны арту белән дә бәйле.

Чүплекләр

2017 елда Республикада 12,15 гектар җир тәшкил итүче 39 санкцияләнмәгән чүплек барлыгы ачыкланган, шуның 23е авылларда. Әйләнә-тирә мохиткә зыян китерүчеләргә 1 млн. 240 мең сум күләмендә штраф салынган. Нәтиҗәдә, 6,7 гектар тәшкил итүче 21 чүплек юк ителгән.

Зарарланган ашлыкка каршы көрәш

Ел да Удмуртиягә башка төбәк­ләрдән тиешле документлары булмаган 150 мең тоннага якын орлык законсыз рәвештә китерелә. Мондый орлык­ларның күпчелек Оренбург һәм Самара өлкәләреннән китерелүен хәбәр итә белгечләр. “Гадәттә, тикшерелмәгән вак орлык, азык культурасы буларак, халык тарафыннан, юлдагы машиналардан сатып алына. Бу очракта иң элек йорт хайваннары зыян күрә, ашлыкта авыр металлар булса, кешеләр дә зарарланырга мөмкин”, – ди Удмуртиянең фитосанитарлык күзәтү идарәчелеге җитәкчесе урынбасары Лариса Әхмәтова. 2017 елда 153 мең тонна орлык законлы рәвештә китерелгән, шуның 11 мең тоннасы корткычлар белән зарарланган була.

Ләйсән Әхмәтова.