Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Африкага сәяхәт
26.11.2020

Африкага сәяхәт

Марат Хәмидуллин турында газетабызда язган бар иде инде. Яшь активист, Удмуртиядәге төрле милли чараларның иганәчесе, җәмгыять тормышында актив катнашучы ул. Шушы көннәрдә Марат Занзибар утравына сәяхәттән кайтты. Африкадагы тормыш турында уй-хисләрен, тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашты ул.

“Занзибар утравы Танзания илендә урнашкан, Африка материгына карый. Самолет белән бик озак очарга туры килсә дә, мондагы табигатьнең матурлыгын бер тапкыр булса да үз күзләрең белән күрү, җирле халык, аларның көнкүреше белән танышу үзе ни тора!
Без дуслар белән су коенып, яр буенда кызынып кына ятмадык. Иң зур теләгем – Микуми сафари паркында булу иде. Дөрес, моның өчен 10 сәгатьтән артык юл үтәргә, бик күп авырлыклар аша узарга туры килде. Тик каршылыклар куркытмады, “Король лев” киносын караганда туган бу хыялымны тормышка ашыру теләге бик зур иде. Әлеге паркта үзеңне нәкъ шушы кинодагы кебек тоясың. Сиңа монда юлбарыслар да, арсланнар да ташланмый. Аларны бары тик кычкырып, кисәк хәрәкәтләр ясап куркытмас­ка гына кирәк. Ә менә фил сине күрмичә, өстеңә менәргә мөмкин. Безнең гид сөйләве буенча, биредә еш кына жираф белән зебраны бергә күрергә мөмкин. Жираф ризыкны яхшы таба, ә ниндидер куркыныч янаса, зебра аны алдан тоя белән икән. Яннан гына узып киткән төрле кыргый хайваннарны күрү, аларның тормышы белән танышу үтә дә файдалы һәм кызыклы булды.
Икенче сәяхәтебез — “Ташбакалар утравы” иде. Элек әлеге урында баш күтәргән колларны яба торган төрмә булган. Тарихы әнә шундый авыр булса да, биредәге матурлыкны күреп, исең китә! Утрауда яшәүче ташбакаларга 130-150 яшь. Аларны бирегә 1919 елда Сейшел утрауларыннан алып килгәннәр. Туристларга аларны сыйпарга, үлән белән ашатырга рөхсәт итәләр. Тик сак булырга кирәк. Ташбакаларның тешләре нык, каты итеп тешләп тә алырга мөмкиннәр. Мин барында ике кызны тешләделәр.
Исемдә калган тагын бер урын – Накупенда утравы. Әлеге утрау көндез су астында калып, тулысынча юкка чыга. Туристлар биредә бары тик иртәнге якта гына ял итеп, диңгез ризыклары белән тук-ланып алырга өлгерәләр.
Джозани паркы аерым тәэ­сир­ләр калдырды. Занзибардагы бердәнбер милли парк 2004 елда оештырылган. Төп үзенчәлеге – биредә кызыл колобус токымлы маймыллар яши. Аларны кыргый табигатьтә очратып булмый. Бу маймыллар кешеләрдән курыкмыйлар, хәтта “бик теләп” синең белән селфи да төшәләр әле. Паркта яшел мамба дигән агулы елан да бар икән. Тик бәхетебезгә, без аны очратмадык.

Ә менә бушбэби дип аталучы җәнлекне бик нык күрәсебез килгән иде. Алар бары тик төнлә генә актив тормыш алып баралар. Кечкенә генә буйлы, ләкин зур күзле һәм зур колаклы бу җәнлек уенчыкны хәтерләтә. Төнге кунакка папайа җимешен калдырып, аны сәгатьләр буе көтеп утырсак та, очрату насыйп булмады. Әйтерсең лә, кеше күзенә күренергә теләмичә, безнең йокларга ятканны көткән. Чөнки иртән торуга без куеп калдырган җимеш юкка чыккан иде.

Африкадагы табигать тә, бире­дәге хайваннар да, әлбәттә, бик үзенчәлекле. Тик миңа башка нәр­сә нык тәэсир итте. Без монда яшәүче балалар белән таныштык. Алдан белешеп, аларга Россиядән конфетлар, төсле карандашлар, альбомнар алып килгән идек. Шушы кечкенә бүләкләргә сөенүче бу сабыйларның күз карашларын, аларның эчкерсез елмаюларын күреп, хәтта без, егетләр дә, күз яшьләребезне тыя алмадык. Сабыйларга уенчыклар алып килмәгәнгә үкендек.
Җирле халык бик ярлы яши. Дөге үстереп, балык тотып көн күрәләр. Балалар укый торган мәктәпнең тәрәзәләре юк. Укучылар идәнгә утырып белем ала. Европадан килгән туристлар бер мәктәпкә 4 ноутбук бүләк иткәннәр. Инглиз телен тирәнтен өйрәнәләр икән. Тик балаларның күбесе мәктәпне тәмамлый алмый. Бик иртә — 15-16 яшьтән эшли башлыйлар, шуңа күрә укуларын ташларга мәҗбүр булалар. Безнең балаларны шунда алып барып, яшьтәшләренең ничек яшәгәнен бер тапкыр булса да күрсәтәсе иде! Без кинотеатрлар ябылды, кафелар кичке 23.00 сәгатькә кадәр генә эшли дип зарланабыз. Ә мондагы халык аларның нәрсә икәнен дә белми. Ләкин алар бер конфетка эчкерсез сөенә беләләр!

 

 

Игътибарны җәлеп иткән тагын бер нәрсә — балаларның коеп яуган яңгыр астында сөенә-сөенә футбол уйнаулары! Мин үз балачагыма кайткан кебек булдым. Интернетсыз, телефон һәм компьютерсыз булса да, бик бәхетле иде безнең сабый чак. Кызганыч, хәзерге заман балалары вакытларын интернетта утырып зая­га уздыралар. Бу балалар, бәлки кайсыдыр яктан бәхетледер дә?
Әлеге сәяхәттә тагын истә кал­ган бер вакыйга мин яшәгән отельдә булды. Иртән тышкы кыяфәте белән җирле халыкка охшамаган берәүнең ишегалдын себереп йөргәненә игътибар иттем. Өлкән яшьтәге бу абзый үзе дә миңа кызыксынып карап торды. Таныштык та шаккаттык! Зөфәр исемле бу абый Ижау шәһәреннән, Татар базары бистәсендә туып-үскән булып чыкты. Ял итәргә килгән. “Мин чис­талыкны бик яратам. Шуңа күрә һәр иртә биредә эшләүчеләргә булышырга чыгам”, — дип сөйләде ул. Башка көннәрдә без дә аңа кушылдык. Әллә кайдагы Занзибарда Татар базары бистәсендә яшәүче татарларның әнә шулай очрашуын әйт әле син! Тирә-якта чисталык урнаштыра алуыбызга чиксез горурландым мин”, — дип, сүзен тәмамлады Марат.
Ә сезнең нинди кызыклы сәяхәтләргә барганыгыз бар? Сездән дә хатлар көтеп калабыз!

Эльвира Хуҗина әзерләде.