Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Аты барның — дәрте бар
26.04.2018

Аты барның — дәрте бар

19 апрельдә “Спартак” халык иҗаты йортында шөгыльләнүче “Чулпан” үзешчән театры Әтнәдә узган Шамил Закиров исемендәге “Идел-йорт” төбәкара театрлар фестиваль-конкурсында катнашып кайтты. Унсигезенче тапкыр уздырылучы әлеге бәйгедә быел 50 театр коллективы катнашырга теләк белдергән. Төрле зоналарда спектакльләрне карау төгәлләнгәч, 26 апрельдә жюри җиңүчеләрне бил­гели. Быел финалга 18 коллектив чыгачак. Анда өч җиңүче ачыклана. Ә бер театр коллективы бер миллион сумлык грант­ка лаек булачак.
Бу юлы без — “Чулпан” үзешчән театры — Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында Наил Гаетбаевның “Аты барның — дәрте бар” спектаклен тәкъдим иттек. Спектакльдә Муллаян Баһавиев, Илдус Хуҗин, Фазыл Майдуллин, Венера Гатауллина, Фәнзилә Салихова һәм мин — Рәфилә Рәсүлева уйнадык. Спектакльгә бәя­не театрның күренекле артистлары һәм әлеге фестиваль-конкурсның оештыручысы — Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәрләре: уку-укыту һәм методик фильмнары режиссеры Рифат Миндубаев, гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары Гали Габдрахманов, фестиваль-конкурсның күп еллар кураторы булып эшләгән режиссер Камил Саттаров бирде.

Жюри членнары “Чулпан” үзешчән театрының башка еллар белән чагыштырганда күпкә үсүен билгеләп үттеләр һәм үзләренең киңәшләрен бирделәр. Спектакль — күп кешенең зур көче, аны уйнау өстенә мең мәшәкате дә бар. Әнә шул мәшакатьләрне чишәргә ярдәм иткән, реквизитлар, декорация табарга булышкан, спектакльгә үз көчләрен керткән «Тулпар» ширкәте хуҗалары Тәнзилә һәм Айдар Исламгәрәевләргә, “Молодой человек” муниципаль театрына, Муса Җәлил исемендәге китапханә җитәкчелегенә, Әтнә дәүләт драма театрына, Сарапул шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез Рифкать Шакировка, Зөлфәт Арслановка, Светлана Борһановага зур рәхмәтебезне бел­дерәбез. Фестиваль-конкурска баруны оештырган Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасовага, “Яңарыш” редакциясенә, транспорт белән тәэмин иткән Сарапул шәһәре Электрогенераторлар заводы директоры Сергей Мусиновка, “ЭГЗ-Авто” директоры Илһам Фәрраховка, “Спартак” халык иҗаты җитәкчелегенә, операторлар Радик Галимовка, Илгизәр Шакировка, Илгиз Зыятдиновка, Шәфкать Ганиевка, афиша, реклама дизайнеры Гүзәл Шакировага зур рәхмәт! Театр сәнгатенә битараф булмаган милләттәшләребез булганда, телебезнең, милләтебезнең киләчәге булыр!

Рәфилә Рәсүлева.