Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Аты барның дәрте бар
16.04.2020

Аты барның дәрте бар

Кешенең ат белән дуслыгы безнең эрага кадәр 5000 ел элек башланган. Бу турыда тау куышларында ясап калдырылган борынгы рәсемнәр сөйли. Татарга ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле, ди халык мәкале. Тормышыбыз ничек кенә үзгәрмәсен, ничә ат көчле егәрле техникалар килеп кермәсен, ат “җене” кагылган кешеләребез бар әле. Оренбург шәһәренә — Идел буе федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашында ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын тапшыру тантанасына барганда, юлда автобуска жокейлар (һөнәри ат спорты белән шөгыльләнүче) кия торган баш киеме кигән бер ир-ат утырды. Бераз баргач, мин аның Татарстан Республикасы Лениногорск районы Карабаш авылы шәхси эшмәкәре Фәрит абый Нәбиуллин икәнен искә төшердем. 2019 елда VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында чыгыш ясаган иде ул. Аның: “Балачакта кагылган “ат җене” үз эшен эшләде”, — дигән сүзләре истә калган иде. Юл озын булгач, аның белән барганда да, кайтканда да аралашырга мөмкинлек булды.

Бәйге тота татар атлары

Татар атлары токымын үрчетүне ул 2010 елда башлап җибәрә, моннан тыш эре терлек һәм сарыклар үрчетә. Беренче татар атларын Туймазы, Чиләбедән алып кайтып, ике елдан инде аларның санын 70кә җиткерә. Бу атлар гәүдәгә зур түгел, 500-550 килограмм авырлыкта, буйлары 135 см чамасы икән. Бүгенге көндә инде 300 баш исәпләнә. “Татарның аты бармыни, татар атлымыни?” — дип көлүчеләр булды. Бүген инде без шуны горурланып әйтә алабыз: дөньяда нәселле татар атлары токымы торгызылды. Бүгенге көндә токымлы татар атлары Зәй, Әлки, Азнакай, Балтач, Теләче, Саба һәм башка районнарда тарала башлады. Татар халкы үз атын кайтарды. Башта моның белән берничә энтузиаст кына шөгыльләнә башлады. Хәзер инде бу зур нәтиҗәле эш булып чыкты. Атыбыз авылны сакларга, халкыбызны күтәрергә кайтты. Бүгенге көндә Лениногорск районында ат чабышлары уздырыла, төрле бәйрәмнәр, уеннар уздырыла. Балалар белән дә шөгыльләнәбез, аларда атларга мәхәббәт тәрбиялибез. Татар токымлы атлар Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан рәсми рәвештә теркәлде. Әлеге яңалыкны шатланып кабул иттем, чөнки милләтебезгә горурлыгыбызны кайтарабыз. Ат безнең брендыбыз булырга тиеш”, — диде Фәрит абый.
“Алмакай” ат утарында ел саен “Бәйге” дип исемләнгән чабышлар уздыра. «Бәйге» — ул төрки халыкларда ат чабышлары уздырып, традицион милли күңел ачу чарасы. Анда атлар болын-кырлар буйлап ерак арага чаба, шулай итеп аларның чыдамлыгы сынала. Шулай ук ат иярләгән яшүсмерләр өчен дә ерак булмаган арага узышлар үткәрелә. Бу бәйгедә җайдак кызлар да катнаша ала. Безнең якларда элек чабышлар гел уздырылып торган. Атлар Бөгелмәдән күршедәге Оренбург өлкәсенең Бугуруслан чигенә кадәр чапканнар: бер якка 20 чакрым, икенче якка да шул кадәр. Без беренче елны 5 чакрымга узыштырдык. Хәзер әкренләп араны озынайтабыз, быел 15 чакрымга исәп тотабыз. Бәйгенең ике төре бар. Беренчесе «Зур-бәйге» дип атала. Анда 3 яшьтән олырак атлар катнаша. Икенчесе — «Тай-бәйге». Монысында инде 2 яшьлек атлар катнаша, чабышкылар 3 чакрым ераклыкка ярыша. Бу бәйгеләрдә татар токымлы атлар катнаша. Максатыбыз — бабаларыбызның күркәм традицияләрен торгызу, татар атларын таныту”, — дип аңлатты ул. Бәйгедә Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы Лениногорск, Бө­гелмә, Әлмәт кебек районнардан ат асраучылар җыела икән. «Алмакай» утарына бәйгене тамаша кылырга килүчеләргә исә бәйрәм программасы да тәкъдим ителә, киез келәмнәр, чүлмәкләр ясарга өйрәтүче остаханәләр эшли. Язын ат чабышлары, җәй көннәрендә кымыз бәйрәмнәре үткәрәләр икән.
Белешмә: «Бәйге» дип аталган ат ярышлары 1917 елгы революциягә кадәр Бөгелмә өязендә 50 чакрымлы дистанциягә үткәрелгән. Беренче килгән җайдакка 20 бия бүләк иткәннәр. Икенче урынга 5 сум, өченче урынга 3 сум биргәннәр. Ул вакытларда бер атның бәясе, уртача алганда, 1 сум булган.

Файдалы кымыз

Кымыз — бия сөтеннән әчетеп әзерләнгән эчемлек. Аны иң беренче күчмә халыклар ясарга өйрәнгән һәм эшләү ысулын гасырлар буена сер итеп саклаган. Фәрит абый үз хуҗалыгында кымыз ясау белән дә шөгыльләнә. “Безнең якларда революциягә кадәр бабайларның берсендә хәтта ике мең ат булган. Бабамның әтисендә йөз бия булган. Бияләрнең итен кулланганнар, сөтен сауганнар. Шулай ук җигелмәгән, иркенлектә йөргән елкы итенә дә сорау зур булган.

Без бары тик 20-30 бияне генә сөтеннән кымыз ясау өчен аерым тәрбиялибез. Атларны колыннары белән бергә иртән иртүк чыгарып җибәрәбез. Бияләрне саварга 2-3 сәгать кала колыннарыннан аерып ябабыз. Әлеге эчемлекне ясау өчен бияләрне җәй айларында гына савабыз. Мин кымызны чын бия сөтеннән, кешегә файда булсын дип ясыйм. Аны Татарстан шәһәр-районнарыннан онкология, башка авыр чирләрдән дәвалану өчен алалар. Хәтта Краснодардан килеп алучылар да булды.

Сауганда сөт каналлары ачылсын өчен, бияләр колыннарын күреп торырга тиеш. Бия бер савуда 1,5 — 2 литр сөт бирә. Көненә берничә биядән 25-50 литр сөт савыла. Бия сөтенең майлылыгы — 1%, җәй көне 0,5% була. Сыер сөтендә казеин аксымы булса, ат сөтендә альбумин аксымы була. Кымызны махсус «гөбе» дип аталган 20 литрлы мичкәдә ясыйбыз. Кымыз ясау өчен сыйфат тамгасы куелган гөбе кирәк. 50, 80 литрлы гөбеләр дә бар. Аны кымыз ясау эшенең нечкәлекләрен белүче белгеч ак чыршы агачыннан ясап бирде. Гөбеләрне сыйфат күрсәткече булган нәсел тамгалы кешедән генә ясатам. Һәр чын татарның үз тамгасы бар. Минем өч тамгам бар: әти ягыннан, әни ягыннан, әбинең әнисе ягыннан. Гөбене ясаучы кешенең дә үз нәсел тамгасы мичкәнең төбенә ясалган. Бик колоритлы савыт ул. Тамга — «мин үз товарым өчен җавап бирәм» дигәнне аңлата. Бия саву сезоны башланганчы гөбене алдан әзерлибез. Моның өчен аны суга салып вакыт-вакыт әйләндереп торабыз, чыгарып, суккалап, тимер боҗраларын урынына утыртабыз. Су салып, тикшереп карыйбыз. Тәүлек буе су акмый торса, гөбе әзер дигән сүз. Тагын бер кымыз ясый торган махсус җайланма — аркылы-торкылы кагылган болгата торган таяк. Аның сабы кулга кымызны болгатырга уңайлы булырлык итеп ясала. Җайланманы да кымыз ясауның нәрсә икәнен белгән оста ясый. Кымыз ясаганда, бүлмәдә 26-28 градус җылы булырга тиеш. Башта гөбегә 28 градуска кадәр җылытылган 3 литр кымыз салабыз. Ул оеткы булып тора. Аннары гөбене чайкалдыра-чайкалдыра, оеткыны болгатабыз. Аннан соң гөбегә, берничә кат марля аша сөзеп, өчтән бер өлеше калырлык итеп бия сөтен салабыз. Махсус саплы таяк белән 20-30 минут күпергәнче болгатабыз. Сөтнең күбеге болгата-болгата күтәрелергә тиеш. Кымызның сыйфаты 3 факторга бәйле: нинди оеткы салуга, атның нинди ризык ашавына, кымыз ясаучының кулына. Кымызны күперткәч, өстен чиста тукыма белән каплап, җылы, кояш нурлары керми торган урынга куябыз. Гөбедәге әзер кымызны башта эмальле савытка салабыз. Аннан чүмеч белән пластик шешәләргә тутырабыз. Без кымызның 1 литрын 200 сумнан сатабыз. Бияләрдә мастит, лейкоз кебек авырулар булмый. Шуңа да бия сөтен куллану зарарсыз. Ул иммунитетны күтәрә, анда файдалы матдәләр, кислоталар бар. Бала әнисе сөтен имгәндә чирләми. Бия сөте исә альбумин аксымы нигезендә хатын-кыз сөтенә иң охшаш сөт. Кымызны алкогольле эчемлек дип әйтүчеләр ялгыша, бу яктан ул кефир кебек үк. Составында спирт 3% тирәсе. Җәй көне сусауны басарга да бик яхшы», — диде ул. Фәрит абый белән төрле темаларга сөйләштек. Милли җанлы икәнлеге әллә кайдан күренеп тора. “Балаларга гел әйтеп киләм, тормыш корасы кешегез үзебезнең милләттән булсын, телебезне, гореф-гадәтләребезне сак­лагыз”, — диде ул.

Үзебезнекеләр

Бүгенге көндә Удмуртия Республикасының авыл хуҗалыгы министрлыгы атчылыкны өч юнәлеш (хуҗалык, спорт, буш вакытны үткәрү) буенча үстерү өстендә эш алып бара. Атаклы “Вятка” токымлы атлар нәкъ менә Удмуртиядә барлыкка килгән бит. Атчылык белән шөгыльләнү өчен фермерларга грантлар бирү каралган. Агымдагы елда Сабантуй бәйрәмен дә Ипподромда үткәрергә карар кылынды. Төп максат — ат чабышларының дәрәҗәсен күтәрү. Удмуртиядәге милләттәшләребез арасында да атчылык белән шөгыльләнүчеләр бар. Тәнзилә һәм Айдар Закировлар җитәкләгән “Тулпар” ширкәтендә атта, понида йөрергә өйрәтәләр. Аларның атлары Сабантуй бәйрәмендәге ат чабышларында катнашалар, шулай ук әлеге бәйрәмгә бүләк җыюны да әлеге ширкәтнең атлары белән тормышка ашырабыз. Киләчәктә, бәлки Удмуртиядә дә милләттәшләребез татар атлары токымы үрчетә башларлар, чөнки әлеге эшне башлау өчен Татарстан Республикасы да үз ярдәмен күрсәтергә әзер икәнен белдерә. Бирсен, Ходай!

Ат турында кызыклы фактлар

Җир шарында бу хайванны иң кыс­ка сүз белән атап йөртүчеләр — төрки халык, татарлар. Без аны “ат” дибез. Иң озыны Көньяк индеецлар телендә — “Оквилауп акламарукоаллунакланата”. Ат төшне төсле итеп күрә. Ат 60 км/сәг тизлек белән чаба һәм 2,5 метр биеклеккә сикерә ала. Ат күз, борын, ияк, колак тирәсендә урнашкан озын төкләре (антенналары) ярдәмендә сизә. Ат якыннан яхшы күрә: хәтта кешенең ым, ишарәсен тоя ала. Әмма ерактан начар күрә. Ат алда, артта, уңда, сулда, аста, өстә нәрсә барын тигез дәрәҗәдә яхшы күрә. Кояш яктысы күзен чагылдырмый. Ат өчен иң куркыныч җан иясе — умарта корты. Әгәр берьюлы дистәләгән умарта корты һөҗүм итсә, ул үләргә мөмкин. Ат басып йоклый.

Рәфилә Рәсүлева.