Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Атларым — канатларым
4.10.2018

Атларым — канатларым

Беренче тапкыр атка атланган көнем — балачак  хатирәләремнең иң бәхетле мизгелләренең берсе.
Мин кечкенәдән атларга гашыйк. Иң зур хыялым – ат спорты белән шөгыльләнү, дөнья спортчысы булу иде. Ике ел элек бу хыялым чынга ашты, мин шәһәребезнең “Местечко Татэрсаль” атлар тоту базасына йөреп, атлар белән аралаша башладым. Ул вакытта биредә дүрт ат яши иде, иң яраткан, үз иткән атым Пани Гюрсель исемле булды. Һәрвакыт дәресләрдә аның белән генә шө­гыльләндем, чөнки бер-беребезне сүзсез дә аңлый идек. Кызганычка каршы, Пани Гюрсельне саттылар.

Мин шөгыльләнүләремне башка атлар белән дәвам иттем. Күп төрле тренировкалардан соң, без ярышларга йөри башладык. Аннан тәҗрибә туплап кайтасың. Кайберләреннән җиңү яулап кайттык. Шундый уңышларның берсенә сентябрь аенда Ижау шәһәрендә узган ярышларда ирешергә насыйп булды. “Радуга” ат клубында оештырылган ярышларның ике төрендә “Грей” исемле атта уңышлы чыгыш ясап, беренче һәм икенче урыннарны яуладым. Бу җиңүем мине тагы да үсендерде.
Күпләр ат спорты куркыныч, дип саныйлар. Әйе, бу фикер белән килешәм, тик бу минем өчен чик түгел. Төп максатым – тагы да зуррак ярышларда катнашу, һәм, иң мөһиме, үз атымны булдыру.

Дарина Касимова, Глазов шәһәре.