Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Ата-ананың кадерен бел!
11.02.2021

Ата-ананың кадерен бел!

Күк белән Җирне яралткан, барча кимчелекләрдән пакь булган һәм хәмед-мактауга бер­дәнбер лаеклы булган Аллаһ Тәгаләгә барча хәмед-мактауларыбыз вә сәналәребез булса иде. Без Аңа ышанабыз, Аны мактыйбыз, Аңа гыйбадәт кылабыз, Аллаһыга тәвәккәл кылып, бөтен эшләребезне Аңа тапшырабыз.

Әлеге хөтбәне мин бөтен дөнья­га билгеле булган темага ба­гыш­ларга телим: ата-аналарны хөрмәт итү һәм аларны тыңламау. Барлык мөселманнар да ата-ананы хөрмәт итәргә кирәклеген һәм аларга каршы сүз әйтергә ярамаганлыгын белә. Тик практика күрсәткәнчә, бу принципларны тулысынча үтәгән мөселманнарны сирәк табып була.
Аллаһ кушкан әмерләрнең эзлеклелеге аларның мөһимлеген билгели. Аллаһ Тәгалә Коръәндә Үзенә гыйбадәт кылуны ата-аналарга карата мәрхәмәтле караш белән бәйли, чөнки без аларга күп нәрсә белән бурычлы. «Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде, фәкать Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» та димә, вә каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйлә! Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәй! Вә әйт: «Ий Раббым, алар кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөньяда һәм Ахирәттә шәфкать кыл!» («Бәни Исраил» сүрәсе, 23-24 нче аятьләр). Әлеге аятьтә күрсәтелгәнчә, әти-әнине кимсетү, аларга авыр сүз әйтү катгый рә­вештә тыела. Аллаһ ата-аналарга авыр сүзләр әйтүне һәм аларга карата дорфа мөнәсәбәтне тыеп, Ул аларга яхшы сүзләр әйтүне ге­нә йөкләде. Әти-әниең картаеп, файда түгел, ә киресенчә, кыенлыклар китерә башлагач, аларга карата мәхәббәт, мәрхәмәт күрсәтсәң, бу синең Аллаһ Тәгаләгә мәхәббәтеңне һәм хөрмәтеңне күрсәтүең булачак.
Балаларның Аллаһыдан әти-әниләрен ярлыкауны сораулары дөрес тәрбия бирүнең иң зур уңышларыннан берсе булып тора. Изге бала — ата-анасының дә­вамчысы һәм тормышта иң зур уңышы.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз хә­ди­­сендә: «Кеше вафат булгач, аның өч гамәленнән кала, барлык га­мәлләре киселер. Үзе үлгәннән соң да файда китерүче әйберләр: сәдака, исән чагында башкаларга биргән гыйлеме һәм үзе өчен дога кылучы баласы”, — диде. Бу хәдистән күргәнебезчә, баласының догасы вафат булган әти-әнисенә файда китереп торачак. Тик моның өчен балаларыбызга дөрес тәрбия бирергә кирәк.
Рәсүлебез безне әти-әнигә ка­рата рәхимсез мөнәсәбәттән кисәтеп: «Аллаһ кыямәт көненә кадәр үзе теләгән гөнаһлар өчен җәзаны кичектерә, әти-әнигә карата булган мәрхәмәтсезлектән кала. Чынлыкта, Аллаһ әти-әнисенә карата гөнаһ кылучыны бу дөньяда ук газапларга дучар итә», — ди.
Шул ук хәдис имам әл-Заһа­бинең танылган «Әл-Кабаир» (бөек гөнаһлар) китабында китерелә. Аллаһыдан ата-анасын ярлыкауны сораучы бала аларны җәннәткә кертер. Алар моның сәбәбен сорагач: “Балагыз сезнең өчен дога кылганга”, — дип әйтелер.
Намуслылык, игелеклелек һәм рәхмәтле була белү — кешене яхшы итә торган өч төп сыйфат. Үзендә бу сыйфатларны тәрбияли алмаган кеше Аллаһ Тәгалә каршында да, кешеләргә карата да үз бурычларын үти алмый. Димәк, Раббысына гыйбадәт кылган хак мөселман беркайчан да әти-әнисенә карата игътибарсыз, мәрхәмәтсез була алмый.
Әбү Бәкер әйткән: “Пәйгам-бәребез (с.г.в.с.) сәхабәләреннән: “Сезне өч зур гөнаһ турында кисәтимме?”- дип сораган. Барысы да: “Әйе”, – дип җавап бирәләр. Рәсүлебез: “Кемне булса яисә нәрсәне булса да Аллаһ Тәга­лә­гә тиңләштерү, әти-әниләрне тың­ламау, ялган сөйләү һәм ялган шаһитлык бирү”. Ул бу сүзләрне шулкадәр күп кабатлады, без аның туктавын теләдек”.
Кабатлыйм, әти-әниләргә буйсынмау — зур гөнаһ. Һәм бу кайда укырга, кемгә өйләнергә яки кияүгә чыгарга, ата-аналар белән яшәргәме яки аерыммы кебек зур тормыш мәсьәләләренә генә кагылмый. Ә хәтта бөтенләй гадәти тормыш мәсьәләләренә дә кагыла: әти-әниләргә ярдәм итмәү, аларга җавап бирмәү, кушкан эшләрен үтәмәү һ.б. Әгәр дә әти-әнинең үтенече Аллаһ Тәгалә һәм Пәйгамбәр (с.г.в.с.) кушканнарга каршы килмәсә, без аларны бернинди аклануларсыз үтәргә тиешбез. Безгә кайчагында вак-төяк әйбер кебек тоелган әнә шундый тормыш мәсьәләләрендә дә әти-әниләрне тыңламау, Коръәндә һәм хәдисләрдә әйтелгәнчә, кемне булса яисә нәрсәне булса да Аллаһ Тәгаләгә тиңләштерү гөнаһыннан соң икенче зур гөнаһ булып тора.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз хәди­сендә: “3 төрле гөнаһ кылган барлык изгелекләрне дә юк итә — кемне булса яисә нәрсәне булса да Аллаһ Тәгаләгә тиңләштерү, җиһад кырыннан качу һәм ата-ананы тыңламау”, — дип әйтә.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бервакыт болай диде: “Ышаныгыз, Аллаһ Тәгалә сезне әти-әниләрне тыңламаудан, саранлыктан һәм бала үтерүдән (кыз бала тугач, аны тереләй күмеп кую) тыйды. Сезнең күп сөйләшүегез, артык кызыксынучан булуыгыз һәм исраф итүегез Аның өчен иң яратмаган нәрсәләр”.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең бер хәдисе бар: «Аллаһ Тәгалә каршысында әти-әнинең догасы, мосафирның һәм мазлум* кешенең догасы кабул булмый калмас». Әниләрне үпкәләткән өчен нинди җәза алырга мөмкинлеге түбәндәге хәдистә дә күрсәтелгән.
“Берәү: «Ләәә иләәһә илләл­лаааһ», — дип, шәһадәтлек кәли­мәсен дә әйтә алмый, җан бирә дә алмый ята икән. Сәхәбәләр сораша башлыйлар. Намаз да укыган, ураза да тоткан, сәдаканы да бик күп биргән кеше икән үзе. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): «Әти-әнисе бармы?» — ди. “Әтисе үлгән, әнисе бар”, — диләр. «Минем янга килерлек микән әнисе? Килерлек булмаса, үзем барам», — ди. Әнисенә кеше җибәрә. Теге хатын, минем килүем әҗерлерәк булыр, ди. Рәсүлебез янына килә. Килгәч, Пәйгамбәр (с.г.в.с.) сорый: «Берәр үпкәң бар идеме әллә малаеңа?» — ди. «Бераз үпкәм бар иде, — ди әнисе. — Әле дә кичерә алмыйм”, — ди. “Һәрвакыт минекен түгел, хатынының сүзен өстен чыгарды. Хаклымы-хаксызмы, шуңа үпкәләгән идем», — ди. «Менә малаең, — ди Пәйгамбәр (с.г.в.с.) — Хәзер шәһадәт кәлимәсен дә әйтә алмый, җан бирә алмыйча азапланып ята, имансыз китүе бар. Кичер малаеңны», — ди. Шуннан Пәйгамбәребез (с.г.в.с) күп итеп утын өйдертеп, ут төртә дә: «Син карап тор, малаеңны хәзер утка аталар», — ди. Теге хатын әйтә: «Утка атмагыз, мин чыдый алмыйм», — ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әйтә: «Менә син аны, ризасызлыгың белән, мәңгелек утка хөкем иттең. Үзең 2-3 сәгать утта януын да күтәрә алмыйсың», — ди. «Ярар, алайса бәхиллегемне бирәм», — ди анасы. Шул вакытта малае шәһадәт кәлимәсен әйтеп, җан бирә. Иман белән китә. Әти-әнинең бәхиллеген ала алмасак, безнең дә имансыз китүебез бик мөмкин.
Картайгач, безне дә хөрмәт итсеннәр дисәк, без үзебез бүген әти-әни, әби-бабаларыбызны, өлкәннәрне хөрмәт итеп, аларны рәхәткә тиендереп, аларның догасын алып калырлык итеп яшәргә тиешбез.
Кызганычка каршы, кайчагында кешеләр үз тормышларыннан канәгать булмый башлыйлар. Алар үз уңышсызлыкларында, мул тормышта яши алмаганнары өчен тормыш бүләк иткән әти-әни­ләрен гаепли башлыйлар. Без бу дөньяга килүебез өчен бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә рәхмәтле булырга тиешбез. Нәкъ менә Ул кемгә күпме гомер биреләчәген, кешенең нәрсәгә ирешәчәген бил­гели.
Ата-аналарыбызны һәрвакыт зурлап, хөрмәт итеп яшик, хәт­та алар нәрсәнедер дөрес эшлә­мәсәләр дә. Рәхмәтебезне үзе­безнең мәхәббәтебез, тәр­биябез аша әйтик. Балаларыбызга да үз үрнәгебездә әти-әниләрне ничек хөрмәт итәргә кирәклеген күрсәтик. Әгәр без ата-аналарыбызга карата йомшак мөгамәләдә булып, аларны зурлап, ихтирам итеп яшәсәк, иншәАллаһ, безнең балалар безгә карата да шундый мөнәсәбәттә булырлар.
Бөек Аллаһ Тәгаләне искә алы­гыз, (Ул) сезне истә тотар, нигъ­мәтләре өчен шөкер итегез, (Ул) сезгә арттырыр һәм гөнаһ­лары­гызны ярлыкауны сорагыз, (Ул) сезгә ярлыкар. Дөрес­лектә Аллаһ Тәгаләне зикер итү иң бөек га­мәлләрдән. Аллаһ Тәгалә ни кыл­ганнарыгызны белеп торучы.

*Мазлум — кайсы яктан да булса кимсетелгән, кыерсытылган, рәнҗетелгән, ниндидер кайгы-хәсрәт кичергән кеше.
*Җиһад — ислам тәгълиматында дин өчен изге сугыш (көрәш), киңрәк мәгънәдә — Аллаһ юлында тырышлык кую.
*Шаһитлык — судта үзеңне җинаятьтә шаһит дип тану, җинаятьнең бирүен раслау.

Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Ижау җәмигъ мәчете имамы.