Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Асыл затларыбыз бихисап
26.09.2019

Асыл затларыбыз бихисап

Календарьда — көз фасылы. Димәк, мәчетләрдә 1 октябрьдән дини укулар башланган чор. Бу көнне Флүсә Шакирова туган. Ул Сарапул шәһәренең “Элеконд” мәчетендә 20 ел буена дин нигезләрен, гарәп графикасын укыта. Нәселләрендә имамнар күп. Тумышы белән Актаныш районы Шәрип авылыннан. Тормыш иптәше Шамил Әгерҗе районы Кичкетаң авылыннан. Шамил абый белән 55 ел гомер кичерәләр. Шамил абыйның сеңлесе — Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Шәфика Таҗетдинова. Шамил абый 4 яшеннән үк гармунда уйный. “Заря” мәдәният сараена иҗат түгәрәгенә йөри. Өч балалары, җиде оныклары бар. Флүсә апаның дин нигезләрен өйрәнү теләге шулкадәр көчле була ки, 1995нче елларда шәһәребездә дини укулар ныклап оештырылмаган чорда, якшәмбе көннәрендә Ижауга мәчеткә барып, 1 ел буе дин нигезләрен өйрәнә. “Иртән беренче автобуска чыга идем. Кая гына барасым булса да, төне буе ашарга пешереп, иремә, гаиләмә, өстәлгә мул итеп ризык әзерләп китә идем”, — ди Флүсә апа. Ничек сокланмыйсың инде аңа? Нурлы йөзле, сабыр, тыйнак ул.
Үзе дә, ире дә, улы Илдар да “Элеконд” заводында хезмәт куйганнар. Флүсә апа гальваника цехында эшли, фотосурәте Мактау тактасында гел эленеп тора аның. Ул — хезмәт ветераны. Уллары Илдар — шәхси эшмәкәр. “Мине эшкә, тәртипкә завод өйрәтте. Коллективта эшләве искиткеч рәхәт!” – дип искә алды ул.
Флүсә апа буыннан-буынга күчеп килгән, 300 ел элек нәшер ителгән, вакыт узу белән тышлыгы, битләре теткәләнеп беткән бик кадерле дини китап — “Кыйссасел-Әнбия”, ягъни, “Пәйгамбәрләр тарихы” китабын кадерләп саклый. Миңа да ул китапны күрсәтте, искиткеч! “Балаларымны беркайчан да дингә басарга үгетләмәдем. Казанда яшәүче оныкчыгым кайткач, һәр көнне йоклар алдыннан дога укый. Шуннан башка тынычлап йоклый алмыйм, ди”, – дип сөйләде Флүсә апа.
Ул 67 яшендә Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. “Тормыш иптәшем каршы килмәде, рәхмәт аңа”, — ди. Бүгенге көндә Флүсә апаның шкафы дини китаплар белән тулы. Казанга сессиягә барганда, ике чемоданны авыр китаплар белән шыгрым тутырып алып бара. Поезддан төшкәч, миһербанлы милләттәшләребез очрап, 1 тиен акча да алмыйча, мәдрәсенең тулай торагына илтеп куялар икән. Зачет кенәгәсендә гел “4”ле һәм “5”ле билгеләре генә. Хәтта компьютерны да үзләштерә әле ул.
Флүсә апа “Элеконд” микрорайонында милләттәшләребезне шәригать кануннары буенча соңгы юлга озату эшен дә алып бара. Мәчеткә даими йөри торган Заһирә апа Рәшитова аның турында: “Укымышлы, бик нык әйбәт ханым!” – ди.
Аларның өйләре урамнарында әллә каян аерылып тора, матур итеп буялган, өй каршында чәчәкләр үсә. Коймадагы калай бизәкләрне Шамил абый үзе ясаган. Флүсә апа оста хуҗабикә дә икән әле, мине дә телне йотарлык балан бәлеше, тәбикмәк белән сыйлады. Игелекле эшләре өчен аңа бик күпләр рәхмәт әйтәләр.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.