Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Асылъяр» ансамбле — “Түгәрәк уен” җиңүчесе
4.07.2018

“Асылъяр» ансамбле — “Түгәрәк уен” җиңүчесе

28-30 июньдә Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында “Түгәрәк уен” X Бөтенроссия татар фольклор фестивале узды. Быел фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Кырым, Марий Эл, Мордовия, Чувашия, Удмуртия рес­публикалары, Пермь крае, Әстерхан, Волгоград, Киров, Түбән Новгород, Самара, Свердловск, Төмән, Оренбург, Курган, Новосибирск, Омск, Пенза, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән фольклор коллективлар — барлыгы 600 кеше катнашты. Республиканың балаларга өстәмә белем бирү үзәге карамагында эшләүче “Асылъяр» балалар татар музыка, җыр һәм бию ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Лариса Гайнетдинова) әлеге фестивальдә Гран-прига лаек булды, ә Балезино районы Кистем авылыннан «Чишмә челтерәве» ансамбле ишан Хәбибулла Хансөяров бүләгенә ия булды. Җиңү яулап кайтучыларның уй-фикерләре, хис-кичерешләре бе­лән газетаның киләсе санында таныша алачаксыз.