Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Арслан Шакировка ярдәм кирәк
13.06.2018

Арслан Шакировка ярдәм кирәк

Авыру баласын кочкан ата-ана хәсрәтен ни белән аңлатып була? Чагыштырырга бернинди сүзләр дә, хисләр дә җитмәс төсле. Рөстәм һәм Светлана Шакировларның сабыйлары Арсланга дүрт яшь. “Табиблар балага уза алмыйсың, ЭКО да ясап булмый, дигәч, могҗизага ышанып яшәдем. Балалар зур һәм чын мәхәббәттән туа, дигәннәре хактыр. Рөстәмгә гашыйк булып, өйләнешкәч, балага узганны белгәч, үз-үземә ышанмадым. Улыбыз көтеп алынган сабый булды. Аллаһы Тәгалә зур бүләк ясап, сабыебызны бүләк иткән икән, без яшәр өчен дә көрәшергә, авыруны җиңәргә тиеш. Яхшы кешеләр дә ярдәмнәреннән ташламаслар, дип ышанабыз”, – ди Светлана.
Беренче адымнарын ясап, елмаерга, сөйләшергә өйрәнә башлаган балага куркыныч сөяк авыруы — остеопетроз дигән диагноз куялар. Моны икенче төрле мәрмәр авыруы дип тә йөртәләр. Әлеге чир вакытында сөяк тукымасының үсеп җәелүе күзәтелә, нәтиҗәдә кеше ишетми, күрми башлый, ахыр чиктә үлә. Авырудан котылуның бер генә юлы бар — сөяк миен күчереп утырту. Россиядә әлеге авыру җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Шуңа да Шакировлар Израиль клиникасына мөрәҗәгать иткән. Күпне кичергән сабыйның һәм аның әти-әнисенең бар ышанычы – Израиль клиникасында сөяк миен күчереп утырту (трансплантация) буенча ясалачак операциядә. “Хадасса клиникасы безне кабул итәргә ризалашты, аларның бу авыруны дәвалауда тәҗрибәләре җитәрлек. Әмма операция өчен 16 537 080 сум акча кирәк. Бу сумманы ишеткәч, безнең өмет сүнде. Арслан турында тулы мәгълүматны https://vk.com/pobeda_za_arsikom сылтамасы аша да укырга була”, — ди Светлана (аның телефоны 8-912-757-05-23).
“1 июнь – Балаларны яклау көнендә “Беренче канал” йолдызлары белән “Могҗизалар кыры”н алып баручы Леонид Якубовичны көттек. Арсланның аны кочаклап, үбәсе килә иде. Тик кызганычка каршы, Арслан да бераз авырып китте. Шулай да, Ижауның 3нче санлы икмәк заводы безгә зур бүләк ясады – Арслан өчен акция оештырдылар. Бу көнне махсус тартмага акча салган һәркемгә ипине бушлай бирделәр. Кем күпме булдыра ала, шулкадәр ярдәм итте. “Балаларның икмәккә чират торганнарын күреп, аларның үзләренә сәламәтлек, бәхет теләдем”, — ди әни кеше.
Шушы көннән башлап, республикабызның кибетләрендә Арслан Шакиров төшерелгән этикеткалы ипи сатып алган чакта, бер ипинең 50 тиене Арсланга ярдәм булып китә. Шулай ук ярдәм итәргә теләге булганнар өчен ипинең этикеткасында банк реквизитлары бирелгән. “Балаларны яклау көнендә туганнарыбыз Арсланны бүләкләр белән сөендерделәр. Чын филгә охшаган уенчык фил баласын кулыннан да төшерми улыбыз”, — дип, сөенечләре белән уртаклаштылар Рөстәм белән Светлана.

Безнең күчерелгән һәр тиенебез аны сәламәт һәм бәхетле киләчәккә якынайта! Дуслар, кем күпме булдыра ала – ярдәм итик! Теләге булганнар редакциягә мөрәҗәгать итә ала. Кылган һәр игелегегез үзегезгә әйләнеп кайтыр, иншАллаһ!

Гөлнара Вәлиева.