Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Арслан – дөнья чемпионы!
9.08.2018

Арслан – дөнья чемпионы!

Италиянең Маниаго шәһәрендә сәламәт-лекләре чикле булганнар арасында велоспорт буенча Дөнья чемпионаты узды. С2 классында Удмуртия данын яклаучы милләттәшебез Арслан Гыйльметдинов беренче урынны яулады. “Индивидуаль ярышларда – дөнья чемпионы! Без булдырдык, Россия — чемпион!” – дип, “ВКонтакте” социаль челтәрендә үзенең сөенече белән уртаклашкан Арслан. Физкультурачылар көне белән дә котларга онытмады Арс-лан: “Сәламәтлекнең нигезе тәнебезнең һәм рухыбызның сау-сәламәт булуында икәнен һәркем белә. Ә сәламәт булу – яхшы кәеф белән, уңышларга ирешеп яшәү. Бу һөнәри бәйрәмебез белән котлап, тренерларга, физкультура укытучыларына һәм тормышлары спорт белән бәйле барлык кешеләргә үсеш, югары дәрәҗәләр яулауларын телим”.Милләттәшебезне зур җиңүе белән котлыйбыз, яңа уңышлар телибез!