Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Антенналар сәламәтлеккә зарарлымы?
31.10.2019

Антенналар сәламәтлеккә зарарлымы?

Торак пунктларда кәрәзле элемтәнең яңа тапшыру станцияләре (антенналар) барлыкка килүе һәм бу тармакның тиз үсеш алуы халыкта борчылу тудыра.
Узган атнада Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Удмуртия Рес­публикасы идарәсе (Роспотребнадзор) белгечләре кәрәзле элемтә база станцияләренең кеше сәламәтлегенә йогынтысын тикшерде.
Белгечләр берничә кешенең мөрәҗәгате буенча станцияләрдән чыгучы электромагнит нурланышы көчен үлчәгәннәр.
“Без Ижау шәһәре терри-ториясендә кәрәзле элемтәнең база станцияләрендә электромагнит нурланышын тикшердек, — ди “Роспотребнадзор”ның Удмуртия буенча идарәсенең санитар күзәтчелек бүлеге баш белгече Алексей Бухарин. Тикшерү нәтиҗәләре электромагнит нурланыш дәрәҗәсенең рөхсәт ителгән нормадан артмавын күрсәтте”.
Белгечләр Михаил-Архангельск соборы, филармония, “Сигма” һәм “Столица” сәүдә үзәкләре, УдДУ янындагы мәйданда һәм башка нокталарда тикшерүләр уздырганнар. Барлык объектларда тикшерү нәтиҗәләре нормадан берничә тапкыр түбәнрәк. Мәсәлән, Пушкинская урамы һәм Широкий тыкрыгы кисешкән урында 0,73 МВт/см2 күрсәткече теркәлгән, бу рөхсәт ителгән дәрәҗәдән 14 тапкыр кимрәк.
Россия Федерациясе терри-ториясендә кеше яши торган урында электромагнит кырларының рөхсәт ителгән күрсәткече — 10 МКТ/см2. АКШта, Швециядә, Норвегиядә бу сан 100 мкВт/см2.
Удмуртия Республикасы мәгъ-
лүматлаштыру һәм элемтә ми-нистрлыгының Элемтә һәм мәгъ-лүмати куркынычсызлык тармагын үстерү бүлеге башлыгы Гамил Мөхәммәтшин база станцияләренең саны арту мобиль элемтә опе-раторларының яңа 4G һәм 5G стандартларына күчүенә һәм югарырак ешлыкларны куллануга бәйле, дип сөйләде. “База станцияләре күбрәк булган саен, элемтә ышанычлырак, ә база станциясе якынрак булган саен, электромагнит кырларының смартфон белән тоташу вакытында кешегә зыяны да әзрәк. База станцияләренең күп булуы — кәрәзле элемтәнең сигналын тотрыклы, Интернет нигезен тиз һәм ышанычлы итә.
“Ижауда һәм республикада яңа станцияләр барлыкка килүгә борчылырга кирәкми – электромагнит кырының дәрәҗәсе үлчәнә һәм санитар нормаларның үтәлеше даими контрольдә тотыла”, — дип ышандырды Гамил Мөхәммәтшин.

Элмира Нигъмәтҗан.