Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Андрей Чибис — Ижауда
24.10.2018

Андрей Чибис — Ижауда

23 октябрьдә Ижауга эш визиты белән Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары, Баш дәүләт торак инспекторы Андрей Чибис килде.
Эш көнен ул Сарапулның электрогенераторлар заводында башлады. Заводта Россиядә беренче булып лифт чыгырлары (лебедка) җитештерелә башлады. «Проект үзебезнең лифтларны җитештерү өчен комплектлаучы товарларны импортка алмаштыруга юнәлдерелгән. Моңа кадәр әлеге комплектлаучы товарлар чит илләрдән сатып алына иде. Аның гомуми бәясе 500 млн сумга якын тәшкил иткән, шуның 249 млн сумы – Сәнәгатьне үстерү фондының ташламалы заемы. Бурычка алынган акчага предприятие лифт җиһазлары җитештерүне киңәйтергә мөмкинлек биргән югары технологияле җиһазлар сатып алды», — диде Сәнәгатьне үстерү фонды директоры Роман Петруца. Яңа линия үз эшенең беренче этабында елына 6,5 мең комплектлаштыручы җиһаз җитештерүгә исәпләнгән. Шулар хисабына Сарапулның электрогенераторлар заводында һәм аның «Веллифт» предприятиесендә җитештерү күләмен 50% ка арттырырга планлаштыралар. 2018 елда 4 мең лифт чыгыры җитештерелгән.