Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ана капиталы күләме артты
14.01.2021

Ана капиталы күләме артты

2021 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 3,7% ка артты. Узган ел беренче балага 466 617 сум түләнсә, 2021 елда бу түләү 483 881 сум булачак. Ә икенче балага түләү — 616 617 сумнан 639 431 сум 83 тиенгә кадәр артты. Әгәр гаилә беренче балага ана капиталы алган булса, икенчесенә өстәмә түләү күләме 155 550 сум тәшкил итәчәк. Әгәр гаилә ана капиталы акчаларының бер өлешен сарыф иткән булса, акчаларның калган өлеше шулай ук 3,7% ка индексацияләнгән.
2021 елның гыйнварыннан ана капиталына дәүләт сертификатын рәсмиләштерү эшләрен кыс­ка вакытта башкарырга мөмкин. Дәүләт сертификатын бирү турындагы гариза биш эш көнендә, ә акчадан файдалану турындагы гариза 10 эш көнендә тикшерелеп, җавап бирелергә тиеш. Аерым очракларда, әгәр башка ведомстволардан үз вакытында җавап килмәсә, бу вакыт 15-20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин.

 Гаризаны Дәүләт хезмәт-ләренең бердәм порталы www.gosuslugi.ru аша да, Россия Пенсия фондының гражданның шәхси кабинеты аша pfrf.ru сайтында да биреп була.

 2021 елның 1 гыйнварыннан ана капиталыннан айлык акчалата түләү күләме дә үзгәрде.
Агымдагы елда мондый түләүне алу өчен мөрәҗәгать иткән гаиләләргә 10 518 сум биреләчәк. 2020 елда түләүне рәсмиләштергән гаиләләр 9 964 сум алуны дәвам итәчәк. Икенче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә айлык түләү «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» 2006 елның 29 декабрендәге 256 нчы Федераль закон һәм «Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында» 2017 елның 28 декабрендәге 418 нче Федераль закон нигезендә ана капиталына дәүләт сертификатлары булган гражданнарга түләнә.

 Айлык акчалата түләү
алу хокукына РФ терри-ториясендә даими яшәүче гаиләләр ия, әгәр:
1) икенче бала гаиләдә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булса;
2) икенче бала һәм әни — РФ гражданнары;
3) түләүгә гариза бирү датасына кадәр 6 ай кала башлана торган 12 ай өчен гаиләнең бер әгъзасына (ата-аналар, әби-бабайлар, балигъ булмаган балалар) керем күләме хезмәткә сәләтле халыкның Россия Федерациясе субъектында узган елның II кварталына билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән 2 тапкырдан артмаса. Удмуртия Рес-
публикасында 2021 елда бу — 21 990 сум.

 Исәп-хисап ясаганда гаи-ләнең акчалата формада алынган керемнәре исәпкә алына: хезмәт хакы, премияләр, пенсияләр, пособиеләр, больничныйлар, стипендияләр, алимент, дәүләт һәм иҗтимагый вазифаларны үтәгән өчен компенсацияләр; хокук варисларына пенсия туп­ланмаларын түләү; хәрби хезмәткәрләрнең, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең акчалата компенсацияләре.

 Икенче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә айлык түләү бала өч яшькә җиткәнче бирелергә мөмкин.

 Ана капиталы акчаларыннан икенче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә айлык түләүне билгеләү турындагы гариза белән Дәүләт хезмәте порталы сайтында, МФЦ яки ПФРда электрон сервислар аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 Түләү беренче тапкыр билгеләнгәндә, гаризалар буенча уңай карар чыгарылганнан соң акчалар 5 эш көне дәвамында күчерелә. Ана капиталы программасы 2026 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә.