Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


5.03.2020

Ана васыяте

Сабирҗановлар гаиләсе белән якыннан мин ике ел элек “Чәкчәк” бәйрәменә әзерлек барышында таныштым. Шул уңайдан “Күңелле кыңгырау” тапшыруына сюжет төшердек. Румия игезәк кызлары Динара һәм Диләрә белән кыстыбый пешерү серләре белән уртаклаш­ты. Җитез, шаян, ягымлы булуларына сокландым. Тәмле кыстыбыйларны өчесе бергә сәгать эчендә пешереп тә өйделәр. Ул вакытта кызлар татарча кыеннанрак сөйләшәләр иде. Күптән түгел миңа аларда тагын кунакта булырга туры килде. Бу юлы Динара белән Диләрәнең үз телебездә шактый ук йөгерек сөйләшүләрен искәрдем. “Кызларыма туган телне өйрәтергә әнием васыять итеп калдырды», — ди быел гына аны югалту ачысын кичергән Румия. Әбиләре кызларга догалар өйрәткән, үзе белән намазга бастыра, мәчеткә йөртә торган була. Әнисе васыятен үти Румия, кызлары белән өйдә бары татарча сөйләшә. Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин белән очрашуда да сүз туган телгә кагылмый калмады. “Татар теле — ана телебез, Аллаһ биргән нигъмәт, безне Аллаһ татар итеп яралткан. Туган телне өйрәнергә безгә җиңеллек бирә. Чит телне белер өчен тырышлык куярга, ятларга кирәк. Безнең телебез — байлык ул. Туган телне белү һичшиксез кирәк!” — ди ул. Язмамны Харрас Әюпнең «Тел ачкычы» дигән шигыре белән тәмамлыйсым килә, шундый мәгънәле васыять калдырган Румиянең әнисе рухына рәхмәт булсын.

Байлык-фәлән теләмәде безгә,
Кичерсәк тә гәрчә кыен чак —
Тел ачкычы тели иде әнкәй,
Берәребез юлга җыенсак.
Җаныбызга салып шул ачкычны,
Сәфәрләргә киттек өйдән без.
Серле ачкыч булган икән лә ул,
Адашмадык дисәм нидән без.
Ачып кердек күпме күңелләрне,
Серен белдек күпме бикләрнең!
Бәхетсезгә әйләнгәнен күрдек
Туган телен үги иткәннең.
Игелегең кабул итмәсләр күк,
Үзеңә кайтыр сыман — ук атсаң.
Гасырлардан күчә-күчә килгән
Бу ачкычны әгәр югалтсаң.
Тел ачкычы тели иде әнкәй,
Бүтән тагын нәрсә теләсен.
Туган телем!
Белгән бит ул минем
Ни кылсам да, сиңа киләсем…
Байлыгымның олылыгын тоеп,
Ышанып керәм якты көнемә.
Дәверләрне ачар ачкычым бар —
Рәхмәт яусын туган телемә!

Фәнзилә САЛИХОВА.