Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Ана бәхете
2.04.2020

Ана бәхете

Бу язмам олы Коръән мәҗлесеннән кайткач туды. Шәһәребезнең иң хөрмәтле мөслимәсе булган Рәшидә апа Әхмәдуллинаның 90 яшьлек юбилеена багышланган иде бу мәҗлес.
Рәшидә апа оештырган Коръән мәҗлесләрендә беренче тапкыр гына катнашуым түгел. Һәрвакыт изге ниятләр белән Аллаһы Тәгалә каршында туганнар, күрше һәм мөселман кардәшләре хакларын үтәп, матур итеп яшәделәр алар Нәкыйп абый белән. Можга шәһәрендә аларны белмәгән кешеләр аз. Һәрбер изге эшләрдә беренчеләрдән булып катнашып, безгә үрнәк күрсәттеләр. Мәчетне төзегәндә, иң актив мөселман гаиләләренең берсе булдылар. Матди яктан да, физик яктан да ярдәм итеп, зирәк киңәшләрен биреп, мәчетебезне төзүгә зур өлешләрен керттеләр. Ә инде мәчет белән беррәттән мәдрәсә дә үсеп чыккач, Рәшидә апа пешергән тәмле ризыклар белән сыйлана-сыйлана, балалар дини гыйлем ала башладылар. Һәрбер дини бәйрәмнәрдә, Коръән уку бәйгеләрендә дә Рәшидә апаның тәмле күмәчләре, чәкчәкләре, кош телләре балаларга дәрт өстәп, милләткә карата мәхәббәт тәрбияләүгә йогынты ясадылар.
Рәшидә апа милли ашлар, бигрәк тә чәкчәк пешерү остасы гына түгел, тегү-чигүгә дә һәвәс. Шәһәребездә ул сәйлән белән калфаклар чигү һәм күн бүрекләр тегү белән танылган.
Нәкыйп абый да кулга оста иде. Алар яшәгән йорт аерым бер матурлыгы белән үзенә тартып тора. Тышкы ягы Нәкыйп абыйның тырышлыгы булса, эчтәге матурлык, тәртип, милли үзенчәлекнең саклануы – Рәшидә апаның хезмәте. Алар икесе дә бер-берсен тулыландырып, күпләргә үрнәк булырдай матур гомер кичерделәр, 62 ел бергә яшәделәр. Нәкыйп абыйның безнең арадан киткәненә 6 ел, урыны оҗмахта булсын. Алар 5 кыз тәрбияләп үстерделәр, олы тормыш юлына чыгардылар. Кызлары да үзләре кебек уңган-булганнар, тырышлар. Коръән ашларына да барлык балалары, кияүләре, оныклары, оныкчыклары җыела. Әниләренә хәерле озын гомер тели балалары, аны кадер-хөрмәттән аермыйлар. Шушы түгелме инде ана бәхете?! Ул балаларын, онык­ларын да Ислам кушканча тәрбияли, Аллаһ ризалыгына ирешсеннәр, дип тели. Рәшидә апага саулык-сәламәтлек, хәерле гомер теләп калабыз.

Мансура Фәхретдинова, Можга шәһәре.