Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Альбина Гайнуллина хикәяләре
4.07.2020

Альбина Гайнуллина хикәяләре

Җәйге кичтә

Җәйге кичләр рәхәт инде… Шәһәрдә бераз канализация, резина, машина төтене исе килсә дә, кайбер урыннардан тын алмыйча, сулышыңны тыеп узып китсәң дә, барыбер рәхәт. Үз матурлыгы, үз күркәмлеге җитәрлек шәһәрнең дә. Яратып карасаң. Яратмасаң, гаепне кемнән дә табарга була, билгеле. Әле карашы салкын, әле ашы тозлы, йә елмаюы төксе була шунда, кемнең фантазиясе нәрсәгә җитә инде. Ә җәйге кичләр, кайда да тормышның үзе кебек матур, рәхәт. Тырнак астыннан кер эзләмәсәң, кәефең зарлану дулкынына көйләнмәгән булса, билгеле. Гомер юлы үзе дә гел шома һәм такыр түгел лә. Әллә нинди көтелмәгән борылышлар, тайгак сукмаклар туры килә. Менә шунда да очраган матурлыкка, рәхәт кешеләргә, нурлы мизгелләргә куанып, һәрнәрсәнең уңай ягын табып яши белүгә ни җитә?! Әйтүе ансат. Күңелең аязучан болытлы һава төсле кырыкка кырланып җаена килми изаланганда, җәйге кояш сыман балкып торуы читендер анысы, кирәк тә микән? Җәй аенда да кояш төрле була бит, бер уйласаң. Ләкин барыбер, җилдә җилфердәгән агач яфраклары да, синең соклануыңны бар дип тә белмәгән гөлләрнең матурлыгы, яшеллекнең сусыллыгы, кичләрнең җиләс һавасы да рәхәт бит. Ә сандугачлар тынгаааан… сагынырга гына калды моңнары. Киләсе елга кадәр сагынасы үзләрен…

Бояр буасы

Су буйларында гына утыра торган көн бүген. Эссе, матур, ләкин эшләгән кешегә читендер. Элек ул ягын уйламый идем. Гомумән «эссе көннәрне яратмыйм» дигән кешене аңламый идем. Ә төптәнрәк уйлап карасаң, саулыгы җитмәгән кешегә мондый көнне аеруча кыендыр шул. Ә ышыкта, күләгәдә рәхәт… табигать кочагында бигрәк тә. Мондый көндә су кереп, рәхәт сүзләр сөйләшеп, кабаланмый гына нидер эшләп йөрү кулай. Яки берәр аулак урынга кояштан качып дөньядагы ыгы-зыгыны күзәтү. Су керү дигәннән, бөтен авыл баласы берәр күлдә быкырдап, авыллары тирәсендәге елгаларда үрдәк-каз белән узышып йөзгән арада мин кая калдым икән. Су керергә йөрми идем бит. Биииик кечкенә чакта авылыбыз уртасындагы буага төшеп, халыкның мәш килүе хәтердә, ләкин соңрак анда кеше коенмый башлады. Апайлар да керләрен чайкарга төшүдән туктады ул буага, югыйсә элегрәк берничә басмасы бар иде… Шәйхи бояр будырган булган аны. Авыл башыннан мин белгәне генә биш чишмә коя иде ул сулыкка, асылда күпме булгандыр, төгәл әйтә алмыйм. Әнкәй дә, күршеләр дә шул буа уртасында кайчандыр боярның беседкасы булган дип сөйлиләр иде. Менә шул балачагымда бер тапкыр су коенган мизгел белән бергә су уртасында ниндидер корылма барлыгы, өлкәнрәкләрнең шуңа кадәр йөзеп кергәне истә калган. “Шул бояр беседкасының калган өлеше булды микән әллә?” — дим хәзер. Ә җәй көне су керү ничектер минем гадәткә, кермәгән, онытканда бер коенып чыга алам инде, көне бүгенге төсле эссе, рәхәт булса, әле аның урыны тыныч, чиста, аулак булуы шарт бит.