Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Алтын медалистлар арасында — татар кызлары!
4.07.2018

Алтын медалистлар арасында — татар кызлары!

Мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар яңгырады һәм чыгарылыш кичәләре үтте. Дәресләр һәм имтиханнар артта калды. Быел Удмуртиянең урта белем бирү йорт­ларыннан 6931 укучы чыгарылган, аларның 384е – медалистлар. 27 июньдә аеруча тырышып укып, мәктәпне бишле билгеләренә генә тәмамлаган, БДИ буенча югары баллар җыйган 2017-18 уку елы чыгарылыш укучыларына Удмуртия Башлыгы Резиденция бинасында тантаналы рәвештә медаль тапшыру кичәсе булды. Әлеге чарада Удмуртия Хөкүмәте рәисе Ярослав Семенов, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Надежда Михайлова, Удмуртия мәгариф һәм фән минис­тры Светлана Болотникова катнашты. Медаль тапшыру тантанасына 27 укучы һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде.

Светлана Болотникова медаль ияләре арасында авыл балалары булуына ишарә ясады. “Бу барлык мәк­тәпләрдә югары дәрәҗәле әзерлек булуы турында сөйли. Быел респуб­ликабызда Россиякүләм олимпиадаларда призлы урыннар һәм җиңү яулаучыларның саны буенча күрсәткечләр югары булды. Узган ел белән чагыштырганда Удмуртиянең рейтингы күтәрелде: Удмуртия, Мәскәү һәм Мордовиядән соң, Россия күләмендә өченче урынга чыкты. Узган ел без 8нче урында идек”, — диде ул.
Ярослав Семенов укучыларны мәктәпне уңышлы тәмамлаулары белән котлады һәм Удмуртия Башлыгы Александр Бречаловның тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Ул чыгарылыш укучылары белән әңгәмә корырга да өлгерде. Аларның киләчәккә нинди һөнәр сайларга һәм укуларын кайларда дәвам итәргә теләүләре белән кызыксынды. Укучылар арасында юриспруденция, мәгълүмати һәм инновацион технологияләр, медицина, физика, әдәбият һәм башка юнәлешләрне сайлаучылар бар иде.
“Сезнең һәрберегез – лидер. Сез — яхшыларның яхшылары. Биредә катнашучы өлкәннәр – хөкүмәт органнары вәкилләре – һәммәбез дә сезнең бу яшегездә ирешкән уңышларга ирешә алмадык. Шуңа күрә сезнең кебек иң-иңнәрдән булган укучыларны тәбрикләү мөмкинлеге туганга бик шатбыз. Биредә утыручы ата-аналарны аерым котлыйсым килә, чөнки балаларыгызның уңышларында сезнең өлешегез зур”, — диде Ярослав Семенов.
Һәр укучының исемен, кайсы мәктәптән һәм нинди уңышлары өчен тәбрикләнүен игълан итеп, медаль тапшырганнан соң ул: “Мин сезнең белән горурланам. Сез – безнең киләчәгебез. Үзегезнең тырышлыгыгыз, сәләтегез белән югары максатларга ирешә алуыгызны әти-әниләрегезгә, укытучыларыгызга, якыннарыгызга расладыгыз. Сез — аларның горурлыгы. Сезгә киләчәктә дә ышанычыбыз зур. Алдагы көннәрдә дә иң яхшылардан, булдыклылардан булыгыз. Рәхмәт сезгә!” — диде.
Шунысы бик сөенечле: респуб­лика күләмендә сайлап алынган иң көчле 27 укучы арасында ике укучы татар милләтеннән. Аларның яннарына килеп мин дә котламыйча һәм алар белән аерым сөйләшеп, киләчәккә уй-теләкләрен сорашмыйча кала алмадым.

Алина Саләхо­ва — Шаркан урта мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучысы. Ул химия фәненнән 100 балл җыйган.
“Минем Мәс­кәү­­­дәге Нефть һәм газ институтына керәсем килә. Бүген мәктәптә чыгарылыш ки­чәсе, кулыма, ни­һаять, мәктәпне тәмамлау турында таныклык алам”, — ди Алина. “Алтын медаль җиңел генә бирелмәгәндер. Моның өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк. Киләчәктә алтын медальгә мәктәпне тәмамлыйм дигән кызлар-егетләргә нәрсә киңәш итәр идегез?” — дип кызыксынам аннан. “Иң мөһиме — теләк булырга тиеш. Теләгең көчле булса, барсына да ирешергә була”, — ди ул тыйнак кына. Әңгәмәгә әтиләре Зиннур абый да кушыла. “Алина үзе нәкъ шундый. Укуга кечкенәдән бирелгән кыз булды. 11 ел буена: «Дәресеңне әзерлә!» — дип беркайчан да искәрткән булмады. Кайту белән зур җаваплылык тоеп, дәресенә тотынды, бик мөстәкыйль кыз булды, бернинди проблема да тудырмады”, — ди кызы турында. – Алина — безнең бердәнбер балабыз. Карап торган өметебез, ышанычыбыз”. “Шушы бердәнбер кызыгызны үзен генә Мәскәү тиклем Мәскәүгә чыгарып җибәрергә курыкмыйсызмы?” — дип кызыксынам аннан. “Нишлисең бит, ул укырга, төпле һөнәр алырга тиеш. Үзе сайлаган юл, имин генә булсын”, — ди әти кеше.

Сания Хәсәнҗа­нова Ижау шәһә­ренең 41нче лицеен тә­мамлаган. Ул Мәс­кәү физика-технология институтына укырга кереп компьютер лингвис­тикасы белгече булырга омтыла. “Бу юнәлеш белән күптән мавыгам, бәйгеләрдә дә катнашып, җиңү яулаганым бар”, – ди Сания. Сания музыка мәктәбен дә тәмамлаган. 2013 елда Халыклар дуслыгы йортында уен коралларында уйнаучылар арасында узган татар телендәге бәйгедә дә катнашкан ул. “Кызганычка каршы, татар телен камил белмим. Әнием татар телен ныклап белмәгәнлектән өйдә күпчелек рус телендә сөйләшәбез”, — ди кыз. Сүзебез тел турында кузгатыл­гач, әңгәмәгә Саниянең әнисе дә кушылды. Ирем татар булганлыктан кызыбызга да Сания дип татар исеме куштык. Рус телендәге исем атасының исеме белән матур яңгырамый бит инде. Балалар бакчасына йөргәндә шундый кызык бер хәл булды. Мин кызымны гел Соня дип йөртә идем. Бакчадагы төркемдә тагын ике Соня булган. Кызым өйгә кайт­ты да: “Мин бүгеннән Соня түгел, әни миңа алай эндәшмә, Сания дип әйт. Минем исем шулай”, — диде. Шулай итеп, аны барыбыз да Сания дип кенә атый башладык. Аның шулай кырт кисеп әйтә торган гадәте бар, 1нче сыйныфта укыганда чыгарылыш сыйныф укучыларының соңгы кыңгырау яңгыраган тантаналы линейкада катнашып кайтты да: “Әни, мин дә мәктәпне алтын медальгә тәмамлыйм!” — дигән иде ишектән керешкә үк. Бу сүзләрен беркайчан да онытасым юк, алар дөрестән дә чынга ашты. Укуны шундый яратты. Һәрвакыт тырыш булды. Улыбыз да Сания күрсәткән юлдан барсын иде, калышмасын, дип телим”, — ди Саниянең әнисе Светлана.

Милләттәшләремә чын күңелдән уңышлар теләдем. Аларга һәм барлык һөнәр сайлау, укырга керү сынавы алдында торган яшьләргә хәерле юл телисе килә. Максатларын чынга ашырганда сабыр канатлары талмасын. Тормышның изге юлларына чыксын алар.

Элмира Нигъмәтҗан.