Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Алтын йомгак 50-2016
16.12.2016

Алтын йомгак 50-2016

«Селычка» санаториенда

Маша апа белән әнием мине «Селычка» санаториена алып бардылар. Өчтуган сеңелләрем Чулпан һәм Динәрә дә әниләре белән бардылар. Безне башта отрядларга бүлделәр. Анда пианино да бар иде. Мин кызыксынып, аның клавишаларына баскалап карадым. Ике катлы аксыл көрән төстәге блокта 4нче, 5нче, 6нчы отрядлар, ә яшел блокта 1нче, 2нче һәм 3нче отрядлар урнашты. Безнең бишенче отрядта 32 кеше иде. Санаторийда 20 көн ял иттем. Анда массажга, дәвалау физкультурасына йөрдем, диңгез тозы белән ванна алдым.
Анда күңелле булды. Артем, Руслан, Леня исемле иптәшләр таптым. Төрле-төрле конкурсларда катнаштык. Оригами, яндырып эшләү, кумихимо (брас­летлар ясау) түгәрәкләрендә шөгыльләндем. Иң ошаган уен — лазер автоматлар белән атышу булды. Киләсе елга мин тагын анда барырга уйлыйм.

Фәрид Тютин,
Балезино районы Падера мәктәбе.

Дөнья матур, дөнья киң

Аяз төндә якты йолдызларын жемелдәтеп, иксез-чиксез киңлекләргә ак парчасын ябып, туган җир буйлап кыш атлый. Табигать челтәр-челтәр ак шәлен бөркәнде. Инде берничә көн рәттән тоташ кар ява. Алмаздай кар бөртекләре ялтырый.
Чыпчыклар, бер урынга җые­лып, чыркылдыйлар. Әллә көннәр җылыта инде? Алар хәбәре дөрес булды: көнбатыштан искән җил үзе белән җепшек кар алып килде. Ерактагы урман күздән югалды, аны кар пәрдәсе каплады. Бакчадагы чия, алмагачлар, гүя чәчәктә утыра, нәкъ май аендагы кебек, ап-аклар. Ябалак-ябалак кар бөртекләре ботакларга куна.
Шундый чакта чаңгыда шуу ифрат күнелле! Саф һава сулый-сулый ап-ак карда эзләр калдырып баруы — үзе бер рәхәтлек. Урманда сине зифа буйлы ак каеннар, мәңге яшел чыршылар каршы ала. “Дөнья матур, дөнья киң», — дип кычкырып җырлыйсы килә.

Аделина Вәлитова, Әгерҗе шәһәре, 1нче гимназия.

Беренче карның хыялы

Беренче кар гел көтмәгәндә ява. Ул кышның башлануын белдерә. Шуңа күрә һәр кеше, кар яугач, ниндидер могҗиза көтә. Иң зур шатлык — балалар өчен. Бу вакытта балаларның көннәр буе кардан төрле сыннар ясавы, кар атышып уйнавы — үзе бер могҗиза. Алар нинди дә булса бер хыялга биреләләр. Ә беренче карның хыялы нинди икән?
Минемчә, ул кышның имин һәм тыныч булып килүен тели. Ак төс — сафлык, пакьлек, тынычлык, иминлек билгесе. Төннәрен кар яктысында йөрү ни тора?! Ак төс башка төс белән бик яхшы яраша, башка төсне ачып, яктыртып җибәрә.
Беренче карның тагын бер хыялы — кешеләрнең бер-берсенә ягымлы, игътибарлы булулары, бәхетле мул тормышта яшәүләре. Әйе, якты киләчәк бил­гесе булып ява бит ул кар.

Рената Яппарова, Әгерҗе шәһәре, 1нче гимназия.

Бердәмлек көне

Халыклар бердәмлеге көне күңелемдә матур хатирә бу­лып калды. Бу көнне Алия апа Арс­­ланова безгә рәсем кон­курсы оештырды. Ясаган рәсем­нәребезне клуб алдында торучы стендка элеп куйдык. Авылыбыз халкы безнең рәсемнәребезне күреп шатландылар. Бу көнне мәдәният йортында Фәнис абый Арслановның “Аяусыз язмыш” исемле киносын да карадык.

Ильвира Шәяхмәтова, Девятерня мәктәбе.

Кем эшләми, шул ашамый

Бер кечкенә генә авыл булган. Ул шәһәрдән ерак урнашмаган. Халкы күп, бик дус, эшчән, тырыш икән. Анда оста тимерче Бикбулат абзый улы Гали белән яшәгән. Бикбулат абзый көн-төн эшләгән, ә улы Гали эшләргә бер дә яратмаган, гел компьютерда, телефонда гына уйнаган. Мәктәптә дәресләрне еш калдырган, укытучылар сүзен тыңламаган, өй эшләрен эшләмәгән, билгеләре дә бик начар булган. Әтисенә аның бу кыланмышы ошамаган.
— Улым, — дип башлаган ул сүзен. — Синең татар халык мә­кален ишеткәнең бармы?
— Нинди мәкаль инде? — дигән Гали.
— Кем эшләми, шул ашамый.
Гали әтисе әйткән сүзләргә колак та салмаган, хәтта әтисе сөйләгән вакытта колакларыннан наушникларын да алып куймаган.
Шулай беркөнне Бикбулат абзый шәһәргә үзенең ясаган әйберләрен сатарга киткән. Ләкин Галигә киткәнен әйтмәгән. Гали мәктәптән кайтса, әтисе өйдә юк икән. Тик аның исе китмәгән, телефонын алып, уйнарга утырган. Кич җиткәнен дә сизми калган. Аның ашыйсы килгән, ләкин пешерә белмәгәч, ач килеш йок­ларга яткан. Әтисен юксынып йоклый да алмаган.
Иртән аның әтисе кайткан. Гали бик нык шатланган.
— Мин синең ни әйтергә теләгәнеңне аңладым, — дигән ул әтисен кочаклап.
Бикбулат абзый бу сүзләрне ишеткәч, шатланган һәм шул көннән Гали әтисенә булыша башлаган.

Элиза Исмәгыйлева, Кадыбаш мәктәбе.