Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Алтын йомгак №7
12.02.2014

Алтын йомгак №7

Конкурс!
“Әтиемә әйтер сүзем бар”

Әтием Ильяс Мөдәрисов — тырыш, юмарт, сабыр, тынгысыз, оста куллы әти. Мин — аның яраткан улы. Кечкенәрәк вакытта күп вакытымны әтием белән үткәрдем. Әни эштә вакытта өйдә гел икебез була идек. Әтием мине ашата, киендерә, уйната. Ул һәрвакыт кызыклы шөгыльләр тапты: конструкторда төрле әйберләр төзү, бергәләп рәсемнәр ясау, буяу. Ә иң истә калганы — әти янында тракторда, машинада утырып йөрү. Бу барлык малайларның иң зур теләге инде! Кечкенәдән үк әти белән балыкка йөрергә яраттым. Туган көнемдә әтиемнең мине шәһәргә алып барганы да исемдә. Без икебез кибетләрдә йөрдек, тәм-томнар, матур киемнәр, уенчыклар алдык. Җәй көне Чаллы шәһәренә баргач, әтием белән икебез дельфинарийга бардык. Анда күргән искиткеч тамаша бүгенгедәй күз алдымда. Дельфиннар белән фотога төшү — үзе бер бәхет.
Үзе кебек көчле булып үссен дип, әти мине Әгерҗегә айкидо түгәрәгенә дә йөртте. Тагын бер вакыйганы әйтми кала алмыйм. Беренче сыйныфта укыганда, каникул вакытында Девятерня авылына кунакка бардым. Скайп аша сөйләшкәндә әти-әниемне күргәч, өйгә кайтасым килде. «Кайтам”, — диюгә, әтием ерак юлдан кайткан гына булса да, арыганлыгын да онытып, мине алырга килде. Менә шундый ул минем әтием! Мин сине бик-бик яратам!
Альмир Мөдәрисов,
Салагыш мәктәбе,
2нче сыйныф.

Минем әтиемнең исеме Рөстәм. Ул мине көннең һәр минутын файдалы, кирәкле итеп үткәрергә өйрәтә. Әтием — дәрес хәзерләгәндә акыллы киңәшчем, йорт эшләрен башкарырга өйрәтүчем дә. Аның уенча, бүгенге заманда егет кешегә генә түгел, кыз кешегә дә 70 төрле һөнәр аз. Ә ял көннәрендә буш вакытта чаңгыга басып, кышкы урман серен бергәләп ачабыз. Үтә салкыннарда шахмат уйнап, кроссвордлар чишеп, хәтеребезне ныгытабыз. Әтием безнең янда булганда, әниемә дә, миңа да бик рәхәт, чөнки ул – безнең яклаучы да, саклаучы да. Мин әтиемне бик яратам. Мине үзе кебек тырыш, акыллы, нечкә күңелле, ягымлы итеп тәрбияләгәне өчен, рәхмәт әйтәсем килә.
Гөлназ Рәшитова,
Әгерҗе шәһәре, 1нче гимназия.
4нче сыйныф.

Әтием ерак Себердә эшли. Безгә, кызы белән улына, матур киемнәр, тәмле ризыклар алып кайту өчен, Себер салкыннарыннан курыкмыйча эшли ул. Аның өебезгә кайту көннәре – зур бәйрәм, чөнки серләребез уртак. Әти – киңәшчем дә, ярдәмчем дә. Өйдә вакытта ул һәркөнне мәктәп хәлләре белән кызыксына, мине айкидо буенча спорт ярышларына йөртә. Кечкенә буйлы кыз булсам да, физик яктан да, рухи яктан да көчле булуымны тели ул.
Менә тагын әтием еракта. Түземсезлек белән аның кайтуын көтәм.

Гүзәл Гыйззәтова,
Әгерҗе шәһәре, 1нче гимназия.