Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Алтын йомгак №6
5.02.2014

Алтын йомгак №6

Кадыбаш мәктәбе укучылары бездә кунакта

Кеше дуслык белән көчле

Дуслык – кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң яхшы бер төре. Дуслар һәрвакыт бер-берләрен аңлыйлар, кайгы килгәндә ярдәмгә ашыгалар, шатлык-сөенечләрен бергә бүлешәләр. Дуслык — ул ике кешенең уртак кызыксынулары, бер-берсе белән ярдәмләшеп, авыр чакта терәк булып яшәүләре. Ул бернинди байлыкка да сатылмый. Дуслык ярдәм кирәк чакта авырлыклар аша сынала. Янәшәңдә якын дусларың булганда, сине бернинди каршылыклар да куркытмый. Дуслык таулар күчерә, ди халык. Бергә булганда, теләсә нинди авырлык­ларны җиңеп чыгарга мөмкин.
Минем иң якын дустым – сыйныфташым Айгөл. Безнең дуслык бик гади генә башланды. Без икебез дә бер үк балалар бакчасына йөрдек, хәзер бергә укыйбыз. Без бер-беребезгә кунакка йөрергә, икебез дә музыка тыңларга яратабыз. Айгөл бик яхшы укый, җырлый, бии. Шигырьләр һәм әкиятләр язарга һәм ятларга ярата. Без бер-беребезгә укуда булышабыз. Айгөл миңа, кайчагында мин аңа ярдәм итәм.
Элиза Исмәгыйлева.

Бер пар итек

Күршем Айназ белән мин бер пар итек кебек. Шуңа күрә без гел бергә, бер сүздә. Мин моны күп тапкырлар сынаганым бар.
Көзнең бер көнендә Айназ белән гөмбәгә бардык. Көн кичкә авышканчы урманда йөрдек. Ә өйгә кайтканда гөмбәләрне тигез итеп бүлештек. Илһам Шакиров та: “Бер алманы бишкә бүләек”, – дип җырлый бит. Минемчә, чын дуслар шундый була.
Илдан Тулбаев.

Дуслык авылында
(әкият)

Борын-борын заманда Дус­лык авылында яшәгән, ди, бик бай һәм ярлы гаилә. Бу авылда барлык кешеләр дә дус булалар. Менә шундый дуслык бай һәм ярлы гаиләләрендә үсүче малайлар арасында да барлыкка килә. Алар күршеләр булалар. Кечкенә вакытта бергә уйныйлар, үсеп җиткәч тә тату булып калалар.
Берзаман аларны әтиләре балта тоттырып, урманга утын кисәргә җибәрәләр. Һәрвакыттагыча көлешә-көлешә утын ярып ятканда, ярлы егетнең балтасы сына һәм ул кайгыра башлый. Бу аларның бердәнбер балталары була. Бай егет аңа ярдәм итәргә кирәклеген тиз арада аңлап ала. Башта ул дус­тын тынычландыра. Аннан алар бер балта белән чиратлашып ике гаиләгә дә утын кисәләр. Авыл­га кайткач, бай егет дус­тына өйләреннән балта алып чыгып бирә. Шунда ярлы егет дус­ты булуына бик сөенә.
Ләйсәния Гыймадиева.

(Эльмира Рәсүлева әзерләде).

Туган шәһәрем

Ижау – ул минем туган шәһәрем. Мин монда тудым, яшим, белем алам. Шуңа күрә бу шәһәр миңа якын. Ижау – ул Удмуртиянең башкаласы. Ул үзенең машина төзү һәм металлургия сәнәгате белән илгә таныл­ган.
Ижау шәһәре бик матур, тарихи урыннарга бай. Үзәк мәйдан безне кыш көне боз шәһәре, ә җәй көннәрендә тирә-якка ямь биреп торучы фонтаннары белән үзенә җәлеп итә. Ә шәһәребездәге зоопаркка, циркка, хәтта башка рес­публикалардан киләләр.
Лилия Шәрәфиева,
Ижау шәһәре, 10нчы мәктәп.

Яратам мин кыш айларын…

Декабрь, гыйнвар, февраль — кыш айлары. Быел декабрь ае карлы һәм җилле булды. Декабрь азагында укуның икенче чиреге тәмамланды. Кышкы каникул башланды. Ял көннәрендә без рәхәтләнеп уйнадык, чаңгы, чанада шудык, гаилә белән урманга бардык. Гыйнвар аенда яңа көч белән өченче чирекне башлап җибәрдек. Ул үзенең битләрне чеметеп ала торган салкыннары белән, аяк астында шыгырдап торган ялтыравык карлары белән сизелми дә үтеп китте.
Кышның өченче ае — февраль. Бу айда бәйрәмнәр бик күп. Әтиләр көне, халыкара туган тел көне, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Мин февраль аен аеруча яратам. Быел туган телем – татар теле турында шигырь ятлап, конкурста катнашырга уйлап торам.
Көтеп алган ап-ак кыш күңелне төрле вакыйгалары белән баетып үтеп тә китәр. Туган җиремә яз килер…
Алинә Муллахмәтова,
Әгерҗе шәһәре, 4нче мәктәп.

Матурлык

Зур көрәгемне алам да
Мин кар көрәргә чыгам.
Тирләп-пешеп эшләгәнгә,
Чип-чиста кала урам.

Ак карлар, тагын явыгыз,
Күбәләктәй очыгыз,
Могҗизалар өмет иткән
Күңелләрне кочыгыз!

Сафлык телибез һәркемгә,
Аклык яусын бар җиргә.
Тынычлык, муллык, иминлек
Дуслык булсын һәр илдә
Ранис Габдрахманов,
Девятерня мәктәбе.

Тау шуабыз

Салкын кыш килгән,
Ап-ак тун кигән.
«Таулар ясадым,
Шуыгыз”, — дигән.

Алабыз чана,
Барабыз тауга.
Чана шуучы
Күп икән анда.

Шул биек таудан
Шууы рәхәт.
Бу рәхәт өчен,
Кыш бабай, рәхмәт!
Арина Сафина,
Әгерҗе шәһәре, 4нче мәктәп.

Пар эзләр

Ап-ак карлар ява күктән,
Ак кар — күңелләргә дәва.
Шуңадырмы күкне иңләп,
Тәңкә-тәңкә карлар ява.

Җир өстенә яуган кардан
Җитәкләшеп икәү атлый.
Энҗе карлар, ашыгып-ашыгып,
Алар салган эзне каплый.
Айгөл Усманова,
Девятерня мәктәбе.

Ириска

Безнең песиебезнең кушаматы Ириска. Ул үзе бәләкәй, үзе шук, үзе иркә. Ириска безнең белән уйнарга ярата. Уйнап туйгач, үзенең ашау савыты янына йөгерә. Тәмле ризыклар белән сыйлана да диванга менеп ята. Әгәр берәребез диванга килеп утырса, яткан җиреннән торып, җилкәгә менеп ята. Рөхсәт итмәсәк, безгә үзенең үпкәләгәнен белдереп, шкаф астына ук кереп китә.
Кәрим Бурибев,
Ижау шәһәре, 97нче мәктәп.