Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Алтын йомгак №51
20.12.2013

Алтын йомгак №51

Туган тел үзең өчен

Минемчә, һәр кеше туган телен белергә, ул телдә оялмыйча аралашырга тиеш. Ә татар теле ул — матур тел. Аның турында бик күп мәкальләр бар. ”Туган телне кадерләгән халык, кадерле булыр”, “Туган тел үзем өчен, башка тел көнем өчен” дигән мәкальләр безне татар телебезне тагын да өйрәнергә этәрә.
Мин 6нчы гимназиядә укыйм. Безгә татар теле һәм әдәбияты дәресләре бирелә. Миңа бу дәресләр бик ошый. Дәресләрдә без татар сәнгатен, мәдәниятен өйрәнәбез. Гимназиябездә татар телендә бик күп төрле конкурслар, кичәләр уза. Без анда зур теләк белән катнашабыз. Яз көне гимназиядә Нәүрүзгә багышланган бәйге узды. Мин анда катнашып, беренче урынны яуладым. Шундый уңышлары өчен мине Татарстан Рес­публикасында чит төбәкләрдә яшәүче татар балалары өчен оештырылган “Бүләк” лагерена ял итәргә җибәрделәр. Әлеге чараларда катнашкач, миндә татар теле белән горурлану хисе арта.

Гүзәл Зарифуллина,
Ижау шәһәре, 6нчы гимназия.

Татар теле таныштырды

Җәй көне без әни белән поездга утырып Санкт-Петербургка киттек. Башта тәрәзәдән бик матур авылларны, шәһәрләрне күзәтеп бардым. Тора-бара бу шөгыль мине бик тиз туйдырды, поездда күңелсез була башлады. Шул вакытта күрше купедан татарча сөйләшкән тавыш ишетелде. Үзебезнең телне ишеткәч, әллә ничек рәхәт, якын булып китте. Минем алар белән танышасым килде. Күрше купеда минем яшьтәге кыз әнисе белән утырып баралар иде. Алар Казаннан булып чыктылар. Без Петербургта да бер кунакханәгә урнаштык, сәяхәтләргә бергә йөрдек. Татар телен белгәч, безгә Казан кешеләре белән уртак тел табу җиңел булды.

Диләрә Муллаәхмәтова,
Ижау шәһәре, 6нчы гимназия.

Канатлы дусларыбыз

Мин үзем кышны бик яратам, ләкин салкын кышкы көннәрдә ачлы-туклы килеш туңып йөргән кошларны кызганам. Без әти белән бергә кыш көннәрендә кошларны ашатырга тырышабыз. Якындагы агачлыкка җимлекләр ясап эләбез. Мин көн саен мәктәптән кайткач, шул җимлекләргә ризыклар салам. Кошларыбыз безгә шулкадәр ияләшәләр, без килгәнне көтеп кенә тора башлыйлар. Җим салганнан соң, безгә рәхмәт әйткәндәй чыркылдашып та алалар.
Ә беркөнне без килүгә җимлекләрне кемдер алып ташлаган, кайберләрен ваткан да. Кошларыбыз да: “Инде хәзер ничек тукланырбыз?” – дигәндәй, безгә карап аптырашып торалар иде. Әтием җимерүченең кем икәнен белмәсә дә, бик ачуланды. Без яңадан җимлекләрне көйләп, аларга ярма, көнбагыш салдык. Озын кыш буена менә шушындый яхшы гамәлебез белән без бик күп кошларны саклап калабыз. Кышны исән-имин чыккан кошларыбызның ямьле язны күреп шатланышып сайраулары күңелемне сөендерә.

Гөлзия Мухгалина, Исәнбай мәктәбе.

Җирдә миңа ни кирәк?

Миңа һава, кояш, кошлар, чәчәкләр, аш-су — санап китсәң, бар да кирәк. Ә иң беренче чиратта, миңа әти-әни, туганнарым кирәк. Әни булмаса, мин бу җиргә туа, аның назын, җылысын тоя алмаган булыр идем.
Бала шатлык һәм кайгыларда ата-анага таяна. Ата-ана баласының итагатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле, ихтирамлы булуын тели.
Ә мәктәп — белемле булу өчен, дуслар — авыр чакта ярдәм кулы сузар өчен, табигать — хозурлану, туган җиребез — горурлану өчен кирәк. Димәк, җирдә һәрнәрсәнең үз урыны бар.
Бәхетле мин дөньяда әти-әни булганда.
Туган җирем күкләренең күге аяз булганга.
Бәхет кайда? Минем өчен
Ул бары янда гына:
Әтиле-әниле булу зур бәхет була миңа.

Рүзилә Акбашева, Әгерҗе шәһәре,
4нче мәктәп.