Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Алтын йомгак №44-2016
2.11.2016

Алтын йомгак №44-2016

Игътибар! Конкурс ”Сыйныф белән языл!”

Быел без бик үзенчәлекле конкурс оештырырга булдык. Конкурста җиңү өчен кимендә 15 баланың газетага язылуы мөһим. (Укучылар саны тагын да күбрәк булса, без шатланабыз гына). Әлеге санны җыю өчен авыл мәктәпләренә берничә сыйныф укучылары берләшергә туры киләчәк. Ә шәһәр мәктәпләрендә сыйныфларда балалар саны күп булуын исәпкә алып, газетага 20 укучының язылуын шарт итеп куябыз. Әлеге санны җыйгач, “Яңарыш” газетасын укырга,  аны яздырырга кызыксыну  уятырлык  фотосурәтләргә төшеп, үзегезнең сыйныф турында бик матур язма әзерләп, редакциягә юллавыгыз сорала. Газетага язылучылар  санына һәм язманың эчтәлегенә, фотосурәтләрнең сыйфатына һәм хатның ничәнче булып килүенә  карап, җиңүчеләр билгеләнәчәк. Конкурс  20 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Җиңүчеләрне күңелле сәяхәт көтә.

Милли гөлләмә

Мин Ижау шәһәренең 35нче санлы мәктәбенең 2А сыйныфында белем алам. Сыйныфыбызда 27 бала: 13 кыз һәм 14 малай укый.
Беренче сыйныфка укырга кергәндә, без бер-беребезне бөтенләй белми идек. Уку барышында әкренләп таныштык, дуслаштык. Рус телендә белем алсак та, сыйныфыбызда төрле милләт балалары укуы, аларның гореф-гадәтләре, туган телләре үзгә булуы аралашуыбызны тагын да баета. Әзербайҗан, татар, рус, удмурт, әрмән милләтеннән булган сыйныфташларымның һәрберсенең сокланырлык  үзенчәлекләре бар. Көзнең бер матур көнендә табигать кочагына чыгып, бергәләп ял иттек. Шунда бер-беребезнең җырлары, күмәк уеннары белән таныштык, милли ризыкларны авыз иттек. Исем-фамилияләреннән үк сыйныфташларымның кайсы милләттән булуы күренеп тора.
Без бер-беребезне  хөрмәт итәбез.

Самира Макарова, 35нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучысы.

Бөек шагыйрь
Габдулла Тукай — ул бөек шагыйрь. Аның иҗатында белем, тәрбия мәсьәләләре зур урын алган. Шуңа күрә гасырлар үтсә дә, аның иҗаты белән яшь буын кызыксына. Без кечкенәдән аның «Шүрәле» әкиятен яратып укыйбыз. Бу әкият башка әкиятләр кебек тәмамланмаган. “Бармаклары ярыкка кысылып калган Шүрәлене коткаручы табылырмы?” – дип, мин һаман да баш ватам.
Тукай иҗатында иң зур урынны ана теленә, милләтебезгә багышланган шигырьләр ала. Халык аны иң намуслы һәм туры сүзле шагыйрь дип бәяли. Тукай һәрвакыт татар халкын алга барырга, үсәргә өнди. Бүген дә аның киңәшен тотып,  татар телебезне саклыйбыз, тәрбияле, белемле булырга тырышабыз.

Ләйсән Хөснетдинова, Можга шәһәре, 6нчы мәктәп.

Аю белән күбәләк

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер йөнтәс аю. Аның бер дусты да булмаган, шунлыктан аңа бик күңелсез булган. Бервакытны аңа бер куян очраган. Аю бик тә сөенгән. Ләкин кечкенә куян зур аюдан куркып качкан. Аюга тагын күңелсез булып киткән. Ул агач төбенә утырган да елап җибәргән. Шул чакны аның янына күбәләк очып килгән:
— Ни булды, аюкай, ник елыйсың?
Аю аңа бөтен кайгыларын сөйләп биргән.
Мин тылсымлы күбәләк, ләкин синең бер генә теләгеңне үти алам, — дигән. Аю уйга калган. Бер мичкә бал сораргамы? Әллә ел дәвамында кура җиләге пешә торган аланмы? Озак уйлый торгач, аю теләген күбәләккә әйткән. Күбәләк аюны үз артыннан иярткән. Урман буйлап барганда, янә куян очраган, ул бик күп кишер кочаклап бара икән. Кишер артыннан  куян үзе күренми дә, ди. Аю куянны кызганган һәм өенә хәтле күтәреп илтеп куйган. Куян кишерен куйгач, аюны күреп алган. Ләкин бу юлы курыкмаган, аңа бер кишер дә бүләк иткән. Аю аңа агачтан өзеп алма биргән. Менә шулай йөнтәс аю үзенә дус тапкан. Ул күбәләккә рәхмәт әйткән.

Энҗе Мөхәммәтшина, 5нче сыйныф,Тәбәрле мәктәбе.

Төлке белән кармак

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер төлке. Бер көнне төлкенең үзенә азык эзләп барганда, кинәт алдына һавадан сыр кисәге очып төшкән. Төлке сырны алырга үрелгән генә, әллә каян гына карга килеп чыккан да сырны эләктереп агачка барып кунган. Төлке күпме генә тырышса да, сырны ала алмаган.
Төлке бик кайгырып өенә кайтып барганда, юлда бер таяк күреп алган. Әйбәтләп караса, таяк түгел, кармак, ди. Әле гади дә түгел тылсымлы икән! Төлке кармакны ала да елга буена төшеп утыра. Кармакны салуы була чиртә дә башлый. Тартып ала, кармакка берьюлы ике кызылканат эләккән. Тагын сала, тагын чиртә. Бу юлы берьюлы 2 чуртан эләгә. Бик сөенеп өенә кайта төлке, балыкларны кыздырып ашый.
Менә шул көннән башлап хәйләкәр төлке тырыш төлкегә әйләнә. Кеше малына кызыкмый, үзе эшләп ашый башлый.

Рәнис Галиев, 5нче сыйныф, Тәбәрле мәктәбе.

Агачта калган иң соңгы көзге яфракның кичерешләре

Менә инде көз дә җитте…
Җиргә яфрак коела…
Агачларның шаулавында
Моң һәм сагыш тоела.

Бер, ике, өч… биш, алты…
Җиргә яфрак сибелә.
Көзге яфрак ниләр уйлый
Шуны беләсем килә.

Һәм сорадым өзелергә
Торган сары яфрактан.
Дөньяда яшәү асылын
Гүя белә ул яттан.

Сөйли ул: “Без бу дөньяда
Яшибез бик аз вакыт.
Теләк: яшәүнең кадерен,
Ямьнәрен калу татып.

Минем бу дөньяда, дустым,
Калды санаулы көннәр.
Безнең гомерне озайту
Серләрен белә кемнәр?!

Кешеләрдән көнләшәм мин
Сез күп еллар яшисез…
Тик шул гомеркәйнең һич тә
Кадерләрен белмисез.

Син әле яшь, уйна да көн,
Мәгънәле эшләр башкар.
Шул вакытта тормыш сиңа
Яшәү серләрен ачар!”

Шулай диде дә яфрагым
Очып китте еракка…
Тик аның шушы сүзләре
Калды сеңеп йөрәктә…

Ләйсән Фаррахова, Әгерҗе районы Л.Айтуганов ис. Девятерня мәктәбе.

 

Өлкәннәрдән күчтәнәч

Терелгәч, нишләргә?

Бирәләр мәтрүшкә:

-Эч, — диләр, эч тизрәк…

Җиләкле чәй менә

Һәм баллы сөт кирәк.

Эчәмен, эчәмен,

Файдасы күренми.

Йөткертә, төчкертә,

Савыгу беленми.

Килешми витамин,

Булышмый лимон да.

Реклама төймәсе –

“Доктор МОМ”ың да.

Китәләр ашыгып

Аптекка, аптекка.

Алалар дарулар,

Күп итеп таблетка.

  • Алыйкмы, — ди әти

Укол да арт якка?

Кадарбыз шәп итеп,

Уң якка, сул якка?

…И эчәм, җылытам.

Уколлар кадатам.

Кызарам, бүртенәм,

Ә үзем баш ватам:

  • Нишләрмен терелгәч,

Терелгәч, нишләрмен?

Мин үлеп туңдырма.

Бозлы кар яратам!..

Казан шәһәре.