Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Алтын йомгак №3
16.01.2014

Алтын йомгак №3

Кышкы маҗаралар

Кышкы каникулда мин сеңелем белән әбием һәм бабаем янына Сабага кунакка бардым. Кышкы каникулда без Сабада төрле төбәкләрдән кайткан кызлар белән очрашабыз. Диана Казаннан кайта, Альбина — Теләче районыннан. Бөтенебез дә җыелышып, күңел ачабыз, уйныйбыз. Моннан тыш әби белән бабай безне «Боз шәһәре»нә алып бардылар. Андагы зур бозлы таулар, корылмалар искитәрлек. Быел ат елы булгач, күпчелек сыннар атка багышланган. Безгә сәнгать мәктәбе янында балалар ясаган карета белән атлар һәм зур Карлсон фигурасы бик ошады. СПТУ янында боздан ясалган мәчет, мәдрәсә биналары да сокланырлык. Анда Кар бабай, Кар кызы, Чебурашка һәм тагын бик күп сыннар ясалган иде. Яңа елда бик тәмле күчтәнәчләр күтәреп, туганнар килде. Алар да Яңа елда бүләксез калмадылар. Мин аларга французча открыткалар ясап бүләк иттем. Соңгы көндә мин дус кызларым белән озак уйнадым. Безне кунак иткән әбигә һәм бабайга бик зур рәхмәтемне житкерәм. Кышкы каникулларның рәхәте хәтердә озак сак­ланыр.

Асия Шаһигәрәева, Ижау шәһәре, 97нче мәктәп.
Фотосурәттә: Сабадагы «Боз шәһәре»ндә.

Сихри матурлык

Кышлар җитте: йә бик салкын
Йә котыра буран.
Ап-ак сихри матурлыкка
Күмелгән бар урам.

Тышта буран, җил сызгыра,
Ә өебездә җылы.
Радиоалгычтан агыла
Матур татар җыры.

Алина Маликова,
Кадыбаш мәктәбе.

Ярсу атта

Калфаклы ярсу атка
Кемнәр утырган микән?
Кыш бабай белән
Кар кызы,
Бергә килгәннәр икән.

Чабыш аты бик ярсыган,
Ерак юллар күп узган.
Кыш бабайның чанасы
Күчтәнәч белән тулган.

Кыш бабайны күрергә дип,
Кемнәр генә килмәгән,
Төн чыкканчы
тәрәзәләрне,
Бизәк белән бизәгән.

Кыш бабай хәзер эшлим, дип,
Өеп куйган зур таулар.
Килгәч эшләмичә ятса,
Ул тагын кемгә ярар.

Курыкмыйча эшли хәзер:
Урамнарны себерә.
Кемгә ничек, күпме кирәк
Буран белән тутыра.

Алия Сундукова,
Исәнбай мәктәбе.

Яраткан ел фасылым

Дусларым, мин Яңа ел бәйрәмен, кыш айларын бик яратам. Ни өчен дисезме? Яңа яуган ак карлары, саф һавасы, матур көннәре өчен бик тә яратам. Кыш көне чана, чаңгы, тимераякта шуарга була. Күпме телисең, шулкадәр чис­та саф һавасын суларга мөмкин. Аны сулап, үзебезнең сә­ламәтлегебезне сак­лый алабыз. Бигрәк тә кыш көне әти-әниең, туганнарың белән урманга чаңгы шуарга барсаң, урмандагы ак бәс кунган агачларны күрсәң: “Нинди матур бит бу дөнья?” — диеп куясың. Шушы гүзәллекне күрү — үзе бер шатлык, куаныч. Дус­ларым, сез дә кышны яратыгыз. Аның матурлыгын күрегез, кыс­ка гына вакытта килгән кыш айларыннан үзегезгә сау­лык алып калыгыз. Ул сезнең тәнегезгә ел буена сихәт биреп торсын.

Назлыгөл Арсланова,
Девятерня мәктәбе.