Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Алтын йомгак №13
26.03.2014

Алтын йомгак №13

Табигать уянды

Менә тагын яз килә,
Кояш елмаеп көлә.
Сыерчык сайравына
Күңелләр күтәрелә.

Карагыз сез урамга:
Карлар эри юлларда.
Бөтен нәрсә җанлана:
Яз килә бит дөньяга!

Сыерчыклар килделәр,
Ояларга керделәр.
“Матур оя ясагансыз,
Рәхмәт сезгә!” — диделәр.

Алинә Муллахмәтова,
Әгерҗе шәһәре, 4нче мәктәп.

Рәхим ит

Урамда карлар эри,
Кояш та карый көлеп.
Шундый көннәрне алып,
Яз килде безне сөеп.

Рәхим ит син, яз-матуркай,
Көттек сине барчабыз.
Кышны зурлап озатабыз,
Ә сиңа юл ачабыз.

Язның ямьле көннәре
Матур кәеф өстәде.
Йөзебезгә туры карап
Җир йөзен иркәләде.

Шулай һәрбер нәрсә җирдә
Вакытлы килеп торсын.
Туган ягым — авылым
Шатлыклар белән тулсын.

Сөмбел Сабирҗанова,
Кырынды мәктәбе.

Дөнья ямьләнә

Язлар җиткәч, дөнья ямьләнер.
Салкын кышлар үтеп китәр дә
Бар табигать гөлгә күмелер
Сөендерер ямьле иртәләр.

Ераклардан кайтыр күчмә кошлар,
Ямьнәр өстәп матур язларга.
Төшкә генә керер ап-ак кышлар
Тиңлим аны җитез атларга.

Зөлфия Чигвинцева,
Иж-Бубый мәктәбе, 5нче сыйныф.

Язгы көй

Кичә мәктәптән кайтканда көн шундый җылы, рәхәт иде. Өебез янына килеп җиткәндә, ят тавыш ишетеп, туктап калдым: шаян көйгә охшаган иде ул. Мондый көйне безгә апа дәрестә дә тыңлаткан иде бит! Як-ягыма карандым. Ә менә кайда икән хикмәт! Кояш җылысында түбәдәге карлар эриләр дә тамчылар булып сикереп төшеп, боз өстендә биешәләр икән. Алар шулай итеп язгы көй хасил итәләр.

Рузил Мусин,
Иж-Бубый мәктәбе, 1нче сыйныф.

Авыл җанлана

Авылда язның беренче бил­геләре күренә башлады. Ниндиме? Безнең 2 нәни бозау туды. Язның беренче аенда туганга, аларга Марта белән Мартин дигән кушаматлар бирдек. Алар минем дүрт аяклы дусларыма әйләнделәр. Яннарына кергәч, курткадан да тарталар, сөзеп тә алалар. Ә мин бозауларны бик тә яратам. Алар да бит кечкенә җан ияләре — яз хәбәрчеләре. Гомумән, һәр урамнан шундый шатлыклы хәбәрләр килеп тора. Һәркем үзенең мал-туары өчен дә, күршесенеке өчен дә бик куана. Куанмасылыкмыни! Тереклек уяна, авыл җанлана бит!

Ильвина Хәбибуллина,
Тәбәрле мәктәбе, 5нче сыйныф.