Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Алтмыш еллык дуслык
21.11.2018

Алтмыш еллык дуслык

Олыгая барган саен үткәннәр турында ешрак уйланасың икән. Ялгыз калганда хәтер сукмакларын барлыйм, узган елларны искә төшерәм. Уйларым үзеннән-үзе 12-13 яшьлек чакларыма кайта. Урманда колхоз умарталыгында эшлибез. Авыл­га ике чакрым ара үтеп, мәктәпкә йөрим. Җәй көннәрем елга, күл буйларында уза. Уйнарга иптәш булмагач, ялгызыма кайчак та күңелсез дә була. Умартачы Мирфаяз абый безгә еш килә. Беркөнне ун яшьләр тирәсендәге кызын да ияртеп килде. Без шул көннән Гөлсинә белән якын дусларга әйләндек. Гөлсинә белән Көтмәс елгасы буйларында йөрибез, су ефәге белән аның чәчләрен үрәбез. Кыр үрдәкләрен, таллыклар арасында балалары белән кояшта кызынып ятучы тузбаш еланнарын күзәтәбез.
Әнә шулай гамьсез балачак елларыбыз сизелмичә үтеп китте. 1967 ел. Нәкъ менә әлеге ел безне туганнар кебек якын, аерылмас дуслар итте. Безне колхоз юлламасы белән умартачылар әзерли торган икееллык курсларга укырга җибәрделәр. Гомеребезнең иң рәхәт, матур мизгелләре, мөгаен, шунда үткәфндер. Гөлсинәнең кешелекле, ярдәмчел, киң күңелле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы кеше икәнен мин ныклап биредә белдем. Казан шәһәрендә ике ай хастаханәдә ятарга туры килде. Гөлсинә һәр атна саен теп­лоходка утырып (юлда 6 сәгать килергә кирәк) хәлемне белергә килеп йөрде. Айга утыз сум стипендия алабыз, ул акчаларны ничек җиткергәндер ул? Без һәрвакыт: “Язмыш безне бер-беребездән аермасын иде”, — дип тели идек. Аллага шөкер, теләгебез кабул булды. Бакча аша гына йөрешә торган йортларга килен булып төштек. Гөлсинә кайнатасын, кайнанасын, иренең апасын, кайнанасының сеңелесен гомер буе тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Балаларыбыз да дус-тату булып, бергә уйнап үстеләр.
Гөлсинә авылыбызда хөрмәтле кеше. Егерме алты ел авыл советында мактаулы хезмәт куйды. Ял көннәре, эш сәгатьләре белән исәпләшмичә, кешеләргә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булды. Әле дә ул үткәргән гаиләләрнең тантаналы язылышу кичәләрен сагынып искә алалар.
Язмыш мине авыр сынаулар белән сынады. Шул чакларда ныклы терәгем, ярдәмчем, юатучым, сабыр булырга өндәүчем Гөлсинә булды. Әнисе Мәүгыйдә апа да авылыбыз-да хөрмәтле кеше иде. Кешеләргә киңәшләр биреп, дәвалап яшәде. Тиздән 70 яшьлек юбилеен каршыласа да, Гөлсинә һаман тынгысыз. Авылда үтүче чараларны башлап йөри, ветераннар, инвалидлар җәмгыятен җитәкли. Кадерле дус-тым! Ходай сиңа әниең Мәүгыйдә апа кебек ныклы сәламәтлек, озын, тыныч гомер, бала-онык шатлык-лары насыйп итсен, дуслыгыбыз гомеребезнең соңгы көннәренә кадәр дәвам итсен.

Рәйсә Арсланова, Девятерня авылы.