Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Алсу Муса кызы: “Туган авылыма, туган мәктәбемә эшкә кайту теләге көчлерәк иде”
8.04.2020

Алсу Муса кызы: “Туган авылыма, туган мәктәбемә эшкә кайту теләге көчлерәк иде”

“Алсу Муса кызы Касимова Балезино районының Кистем мәктәбендә 15 ел укучыларга татар теле һәм әдәбиятын укыта. Ул балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияли, сөйләм һәм аралашу культурасын үстерүгә ярдәм итә. Аның укучылары һәрвакыт татар телен яхшы белүләрен күрсәтәләр, алар арасында республикакүләм олимпиадаларда җиңүчеләр һәм Казанда узучы төбәкара олимпиада призерлары бар. Алсу Муса кызы татар халкының гореф-гадәтләрен сак­лау һәм торгызу буенча нәтиҗәле эш алып бара. Аның җитәкчелегендә укучылар туган авылларының фольклорын, гореф-гадәтләрен, тарихын өйрәнәләр. Мәктәптә татар шагыйрьләре һәм прозаикларының әсәрләрен уку буенча районара конкурс үткәрү традициягә әйләнде. Аның укучылары ел саен «Бәхетле балачак» Бөтенроссия балалар иҗаты интернет-конкурсында катнашалар. Укучыларның иншалары, шигырьләре, төрле иҗади эшләре «Яңарыш» газетасында урын ала. Алсу Муса кызы укучылар, ата-аналар һәм хезмәттәшләре арасында абруй казанды”.
Әлеге юллар Удмуртия Республикасының Фән һәм мәгариф ми­нистры Светлана Болотникованың Интернет челтәрендәге “Үз эшләренең остасы” дигән төркемдә урын алган мәкаләсеннән алынды. Әйе, Алсу Касимова Удмуртиядә милли мәгарифне үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аның белән корган әңгәмәбез дә күбрәк тел мәсьәләсенә багышланды.

— Алсу, татар теле укытучысы булырга нәрсә этәргеч бирде? Әлеге һөнәрне сайлаганга үкенмисеңме?
— Мин һәрвакыт укытучы булырга теләдем. Урта сыйныфларда укыганда математика укытучысы булырга хыялландым, бераздан татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга теләвемне аңладым. Моңа Фәйрүзә Нурлыгаян кызы Касимованың дәрес­ләре этәргеч бирде. Ул таләпчән, бик эрудицияле һәм, иң мөһиме, укучыларны аңлаучы укытучы иде. Ул дәресләрдән тыш авылыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән дә таныштырды, татар җырларын, биюләрен өйрәндек. Мин Удмурт дәүләт университетында татар бүлеге ачылганын ишеткәч, уйлап та тормыйча, документларымны шул бүлеккә тапшырдым. Укытучы һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим. Дөрес, бүген укытучы булып эшләү җиңел түгел, әмма укучыларның уңышларын күрү, авырлыкларны алар белән бергә җиңеп чыгу, дәрестә аларның күзләре януларын күрү, теге яки бу әсәр герое өчен борчылуларын тою миңа бик ошый.

— Күп вакытта авылдан чыгып киткән укучылар кабат авылларына әйләнеп кайтмыйлар. Ә синең шәһәрдә каласың килмәдеме?
— Университетны тәмамлаганнан соң, әдәбият укытучысы Мәүлидә Кәбировна аспирантурада калырга тәкъдим итте. Әмма туган авылыма, туган мәктәбемә эшкә кайту теләге көчлерәк иде, чөнки мине авылым һәрвакыт үзенә тартып торды.

— Кистемлеләрнең туган авылларына тугрылыгы каян килә?
— Соңгы елларда безнең авыл яшәрә. Күп кенә яшьләр авылда калалар, йортлар салалар. 2018 елда 20 участокта төзелеш башланып, яңа бер урам барлыкка килде. Нигездә яшьләр төзи. Киләсе яңа елга үзебез дә өй туен уздырырбыз, дип өметләнәм. Кистем авылында хәзер барлык шартлар да тудырылган: балалар бакчасы, мәктәп, клуб бар, төрле чаралар үткәрелә, түгәрәкләр эшли. Балалар спорт белән актив шөгыльләнәләр. Яшьләрнең һәм мәктәпнең волейбол командалары көчле. Мәктәптә 20 укытучы эшли, шуларның 12се Кистем мәктәбен тәмамлаганнар. Быел укытучылар сафын үзебезнең укучыбыз — Глазов инс­титутын тәмамлаучы Рамил Касимов тулыландырачак.

— Укучылар татар теле дәресләрен яраталармы? Олимпиадаларда теләп катнашалармы?
— Бу сорауга “Әйе яки юк” дип кенә җавап биреп булмый. Төрле ситуацияләр килеп чыга. Укучыларга туган телне өйрәнү ошый, дип әйтә алам. Дәресләрдә төрле алымнар кулланырга тырышам. Ләкин гаиләдә туган телдә сөйләшмәүләре, хәтта саф татар гаиләләрендә дә әти-әниләрнең балалары белән рус­­ча сөйләшүләре телне ныклап өйрәнүдә авырлыклар тудыра. Хәзер авылыбызда удмурт авылларыннан күчеп килгән гаиләләр яши. Ул балалар белән дә эшләү кыенрак. Шулай булса да, авырлыкларга бирешмибез. Һәр укытучының үз фәне буенча активист­лары була. Минем дә телне яхшы белүче шундый укучыларым бар. Алар минем өчен бик зур терәк, куаныч. 2008 елдан башлап, ел саен бер-ике укучы олимпиадаларда алдынгы урыннарга лаек булдылар. Төбәкара олимпиадада ел да призер булып кайталар. Ә Халыкара олимпиадада 2013 елда Зарина Касимова, 2016 елда Лилия Касимова өченче урынны яуладылар.

— Бүгенге көндә татар теле укытучылары өчен Татарстан Респуб­ликасының Фән һәм мәгариф министрлыгы Россия күләмендә төр­ле конкурслар уздыра. Ирешкән уңышларыгыз байтак булса да, мондый конкурсларда катнашудан баш тартасыз. Сәбәбе нәрсәдә?
— Мин тумыштан оялчан кеше, зур аудиторияләрдә чыгыш ясарга кыенсынам. Игътибар үзәгендә булырга яратмыйм.

— Татар теле укытучысы була­рак, сезне ниләр борчый? Мөм­кинлегегез булса, нинди үзгәрешләр кертер идегез? Татар теленең килә­чәге турында нәрсәләр уйлыйсыз?
— Татар теленең киләчәге турында борчылырга сәбәпләр күп. Шәһәрдә генә түгел, авылда да тел онытыла бара. Укыту программаларында татар теле дәресләренең саны киметелде. Хәзер күп кенә мәктәпләрдә татар теле дәресләре атнага бер сәгать кенә укытыла. Тел сакланып калсын өчен, барыбызга бердәм булырга кирәк. Мәктәп белән гаилә тыгыз элемтәдә торырга тиеш. Иң мөһиме – балада телне өйрәнергә теләк уяту. Теләк булмаса, аны көчләп өйрәтеп булмый. Кайчагында укучыларны дәрестә кызыксындырып булмаса да, класстан тыш чараларда кызыксыну уятырга була. Мәсәлән, бездә «Театр бәйрәме» уза. Бу конкурска һәр сыйныф спектакль әзерли. Телне белгәне дә, белмәгәне дә татарча сүзләр өйрәнә, чыгыш ясаганда, татарча сөйләшәләр. Бала берничә татар сүзен, җөмләсен хәтерендә калдырса да, алга дигән сүз.

Һөнәр кешене бик күп нәрсәләргә өйрәтә. Укытучы булып эшләү дәверендә нәрсәләргә өйрәндегез?
— Укытучы һөнәре мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Беренчедән, җаваплылыкка, чөнки без балалар, аларның белемнәре өчен җавап бирәбез. Сабыр булырга, укучыларны аерым шәхес итеп хөрмәт итәргә, үземне укучылар урынына куеп, аларны аңларга, ата-аналар белән аралашырга өйрәндем.

— Укытучының яраткан укучысы буламы?
— «Укытучының яраткан укучысы» дигән төшенчәне мин аңлап бетермим. Чөнки укучыларымны мин барысын да яратам. Бәлки бу бер авылда яшәп, бер-беребезне якын иткәнгә шулайдыр. Без бит укучыларыбызны туганнан бирле күзәтеп яшибез. Дөрес, кайчагында аларны ачуланабыз, тик бу алар өчен борчылганлыктан гына килеп чыга. Әлбәттә, балалар төрле, тыңлаучаннары да, шаяннары да җитәрлек, әмма моның сәбәпләре була. Кемдер теманы аңламый кала, ә әйтергә ояла, кемнеңдер гаиләсендә проблемалар күп. Мин һәр баланың уңай якларын табарга тырышам.

— Бүгенге көндә укучыларны күбрәк фәнни эшләргә тарту күзәтелә, янәсе мәктәп тәрбия белән шөгыльләнергә тиеш түгел, тәрбияне гаилә бирергә тиеш, диләр.
— Балага тәрбияне, беренче чиратта, гаилә бирергә тиеш, дип уйлыйм. Бала туганнан ук әти-әни арасындагы, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен, җәмгыятьтәге кагыйдәләрне күреп үсә, күңеленә сеңдерә. Балалар бакчасына яки мәктәпкә килгәч, тәрбия эшен без дә алып барырга тиеш. Сыйныф сәгатьләрендә генә түгел, тәнәфес вакытында, дәресләрдә, төрле чаралар уздырганда алып барабыз. Шуның өчен мин бүген дә мәктәп тәрбия эшен алып бара, дип әйтә алам.

— Алсу, үзең нинди гаиләдә үстең?
— Мин үземне бәхетле бала дип саныйм, чөнки кечкенәдән зур, тату гаиләдә тәрбияләндем. Мин күбрәк әбием янында үстем, чөнки әти-әни эштә булдылар. Әби мине балалар бакчасына да җибәрмәде. Мин гаиләмә бик рәхмәтле, чөнки алар миңа тормышта яшәргә булыша торган сыйфатларны тәрбияли алганнар, яратырга, хөрмәт итәргә, башкаларны кайгыртырга, туганнар белән бердәм булып яшәргә өйрәткәннәр. Кызганычка каршы, әнием бик яшьли үлеп китте. Бу кайгыны кичерергә гаиләм, туганнарым ярдәм итте. Без хәзер дә туганнар белән тату яшибез. Әтиемнең 2 апасы, 1 абыйсы, 1 энесе бар. Без гомер буе әби-бабай белән яшәдек, ял көннәрендә абый-апалар гаиләләре белән бездә җыела иде. Бабамның үлгәненә — 8 ел, әбиемнең бакыйлыкка күчүенә — 4 ел, әмма без һаман да ял көннәрендә бергә җыелабыз.

— Әтиең Муса татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес бит әле…
— Гаиләбез электән дәрәҗәле булган. Карт бабам кешеләрне дә­валаган, аның янына илебезнең төрле төбәкләреннән килә торган булганнар. Бабам җырларга, гармунда уйнарга яраткан. Бу осталык әтиемә күчкән. Әтием гомерен мәдәнияткә багышлады. Ул Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды. Кистем мә­дәният йортында ир-атлар һәм хатын-кызлар, балалар ансамбльләре белән җитәкчелек итте. Аның җитәк­челегендә мәдәният йортында гаилә ансамбле дә эшләде. 90нчы елларда ир-атлар ансамбле «Ир-атлар туганлыгы» фестивалендә берничә тапкыр җиңү яулады. Күп кенә укучылары аның юлыннан киттеләр. Таныл­ган җырчы һәм шагыйрә Җәмилә Низаметдин кайчандыр әтинең укучысы булган. Рөстәм Касимов 2005 елдан бирле Удмуртия Республикасының П.И. Чайковский исемендәге Дәүләт опера һәм балет театрының хор труппасында эшли. Ул Мариинский театрының яшь опера җырчылары академиясендә стажировка үткән. Елена Образцованың халыкара вокал осталыгы мәктәбендә укый. Айнур Касимов — Татарстан Республикасының камера хоры солисты, Илмир Касимов — Казан шәһәрендәге «Бәрмәнчек» ансамбле солисты, Раил Касимов — Вот­кинск шәһәрендәге «Забава» ансамб­ле солисты.

— Алсу, син нинди әни? Нинди хатын? Гаиләгездә милли йолаларыбызны саклауга өстенлек бирәсезме?
— Нинди әни, дигән сорауга җавап бирү бик авыр. Хатын буларак, өйдә һәрвакыт тәртип булсын өчен, гаилә әгъзаларына өйдә уңайлы булсын өчен тырышам. Без гаиләдә гореф-гадәтләрне сакларга тырышабыз, татар телендә аралашабыз (әлбәттә, үзебезчә). Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә мәчеткә барабыз. Ел да корбан чалабыз. Мин бик хисчән кеше. Улым янәшәдә түгел икән, бик борчылам. Проблемалар туса, ярдәмне читтән эзләмәсен дип, аңа чын дусты булырга тырышам, безнең белән киңәшләшүен телим. Ир бала булгач, шук та, шаян да була. Минемчә, иң мөһиме: аның кешелекле булып үсүе, мәрхәмәтле, олыларны хөрмәт итә белүе.

— “Яңарыш” газетасы белән элемтәдә торган татар теле укытучысы буларак, редакция хез-мәткәрләренә тәкъдимнәрегезне ишетәсе килә.
— “Яңарыш” редакциясе хезмәткәрләренә зур рәхмәтләремне белдерәм. Сез туган телне саклау буенча бик зур эш алып барасыз, безгә дә һәрчак ярдәм итеп торасыз. Эшләрегездә уңышлар, рәхмәтле укучылар телим.

Рилия Закирова.