Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Алмашка килүчеләр булырмы?
11.03.2021

Алмашка килүчеләр булырмы?

Воткинск шәһәре халкы саны буенча Удмуртиядә өченче шәһәр булып тора. Воткинск 1757 елда Вотка елгасы буенда тимер җитештерү заводы төзелеше вакытында бистә буларак нигезләнә. Ләкин шәһәр нигезләү датасы 1759 ел дип санала — шул елда завод эшли башлый. Шәһәрдә рус композиторы, дирижер, педагог, җәмәгать эшлеклесе Петр Чайковский туган. Сан буенча татарлар (руслар, удмуртлардан соң) өченче урында. Воткинск шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе оешуга март аенда ун ел тула. Ун ел эчендә күп эшләр башкарылган. Бүгенге көндә милли-мәдәни автономия ничек яши? Әлеге сорауга җавапны түбәннән укып белерсез.

Биш татар

Воткинск шәһәрендә яшәп, милләтебез өчен янып-көеп йөрүче, “Яңарыш” газетасын яздырып, үзләре алып кайтып таратучы биш эшмәкәр ир-ат турында газетабыз битләрендә күп тапкырлар яздык. Алар белән кабат танышып үтик.
Воткинск шәһәренең милли-мә­дәни автомия рәисе Рафаэль Фәтхуллинның әти-әниләре, хәләл җефете Зөлфия ханым тумышлары белән Кияс районы Тауҗамал авылыннан. Чыбык очы минем туган якларга — Әгерҗе районы Девятерня авылына да барып тоташа. Аның әти-әниләре нәкъ менә шушы авылда танышалар. Әби-бабалары бик дини була, бу бүгенге көнгә кадәр алар нәселендә саклана. Институт тәмамлагач, Рафаэль абый егерме ел Воткинск заводында, аннан соң егерме ел шәһәрнең Үзәк базар җитәкчесе булып эшли. “Воткинскида татар оешмасы оештырырга ун ел элек егетләр белән бергә сөйләшеп алындык. Шунысы сөенечле: шәһәр җитәкчелеге белән дус, бергә эшлибез. Ләкин проблемалар күп. Шәһәрдә яшәүче милләттәшләр телебезне онытып баралар. Бушлай оеш­тырган концертларга да халкыбыз йөрми. Яшьләрне милли эшкә тарту авыр. Алар бары Сабантуй бәйрәмен уздырганда гына булышалар, калган эшләре күренми. Белем алырга Казан шәһәренең уку йортларына китәләр, укуны тәмамлагач, кире монда кайтмыйлар. Энтузиастлар юк. Совет заманы түгел бит, демократия. Берәүне дә мәҗбүри эшләтеп булмый. Без инде олыгаябыз. Безгә алмаш кирәк!” – ди ул.
Рәүф Кашапов Мөслим районы Баланлы авылында яшәүче гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килә. Соңрак алар гаиләләре белән Яр Чаллы каласына күчеп китәләр. Мәктәпне тәмамлагач, бераз “КамАЗ” заводында эшләгәннән соң, Себер өлкәсендә “Сургутнефтегаз” тармагында 2010 елга кадәр хезмәт куя, шунда үзенең шәхси эшен ача. Ул түбәндәгеләрне сөйләде: “Апамны Воткинск шәһәренә юллама белән эшкә җибәрделәр. Без аңа еш кунакка килә идек. Шәһәрнең табигате, тыныч булуы бик ошый иде. Шуңа күрә Себердән монда кайтып төпләнергә булдык. Өйдә татарча сөйләшәбез. Мин кайту белән татарларны эзли башладым. Биредә “үлеп барган” милләтебезне күреп, йөрәк әрнеде. Егетләр белән берләшеп эшли башладык».
Айрат Хәбиров биредә туып-үскән. Гаиләдә төпчек бала. Ижау техник институтын тәмамлаган. Ун ел Воткинск заводында хезмәт куйган. Бүгенге көндә “Промстройгаз” компаниясе җитәкчесе. “Минем әти-әниләрем тумышлары белән Татарстаннан, Башкортстаннан. Нәселебез динле, муллалар бар. Әтием сугыш инвалиды иде. Күзләре күрмәс булды, сукырайды. Ләкин мин ничектер һәрвакыт әтиемнең көчен тоя идем. Аңа таяндым, мине яклар кеше барлыгына ышана идем. Бүгенге көндә әниемә 90 яшьтән артык. Әниемнең хәер-догасында, аның киңәшләре белән яшим. Әлбәттә, шәһәребездә телебездә иркен аралашучы татарларның бетеп баруына борчылам. Һәрвакыт милләтебезгә ярдәм итәргә тырышам”.
Артур Нуруллин — арада иң яше. Аның әти-әниләре Актаныш районында балалар йортында тәрбияләнәләр. Әнисе чит телләр факультетын тә­мамлый, әтисе — хәрби. Яшь гаиләне хезмәт итәргә Германиягә җибәрәләр. Артур Дрезден шәһәрендә дөньяга килә. Кечкенә Артурга 4 яшь вакытта Ижау шәһәренә күчеп кайталар. Әтисенә Владивосток шәһәрен тәкъдим итәләр, ул Татарстанга якынрак, дип, Ижау шәһәрен сайлый. Ижау­га кайткач, бер татар кешесе аңа Воткинск шәһәренә урнашырга киңәш бирә. “Без гаиләдә ике малай, һөнәр сайлаганда, хәрби юлдан китмәдек. Әти: “Мин егерме биш ел хезмәт иттем, җитәр”, — диде. Һөнәрем буенча икътисадчы. Бүгенге көндә агач йортлар төзү өчен материаллар җитештерәбез, гаилә бизнесы, дип әйтергә була. Әти-әнием татарча сөйләшәләр. Үзем аңлыйм, сөйләшә алмыйм. Воткинскидагы татар оешмасына бик теләп йөрим. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклыйсым, балаларга мирас итеп калдырасым килә”.
Фирдәвес Багаув үз туган шә­һәрен бик ярата. Төзүче булгач, Россия буенча күп йөргән. Мегаполис-ларны ошатмый, күбрәк провинциаль, тыныч шәһәрләр ошый икән аңа. Спортны яратуы, киләчәк буын өчен борчылуы сизелеп тора. “Минем әти-әнием Татарстаннан Воткинс­кига күчеп килгәннәр. Әнием заводта эшләде, әтием балта остасы иде. Мәктәпкә барганда, русча белми идем. Институтта укыганда, дуслар белән самбо-дзюдо түгәрәгенә йөри башладык. Дзюдо буенча тренерлык дәрәҗәсенә ирештем. Завод проф­комында эшләдем. Үзгәртеп корулар башлангач, төзелеш фирмасында хезмәт куя башладым. Читтән торып белем алып, инженер-төзүче һөнәрен үзләштердем. Без Айрат, Артур белән спорт белән шөгыльләнгәндә таныштык. Сабантуй бәйрәмнәрендә көрәш үткәрергә улларым да булыша. Ә менә яшьләр арасында волонтерлардан татар милләтеннән булганнар сирәк күренә. Шәһәребездәге милләтебезнең киләчәге өчен борчылам. Гомумән, шәһәребездә татарлардан яшьләрне әйдәп барырга әйбәт лидер, бу эш белән янучы, тормыш позициясе булган кеше кирәк. Улларыбыз әтиләре тарафыннан әйтелгәнне кабул итмәскә мөмкин. Ә көчле лидер, үз яшьтәше сүзен алар тыңлаячаклар. Әлбәттә, яшьләр милли эшләрдә катнашмауларын вакыт юклыкка сылтыйлар. Безнең дә эш күп, ләкин Рафаэль безгә кул кушырып утырырга ирек бирми. Без милли эшләр барсын дип тырышабыз, һәрвакыт булышырга әзер!”
Менә шушы биш татар бүгенге көндә Воткинск шәһәрендәге милли тормыш йөген җигелеп тарталар. Воткинск шәһәренең 12 нче санлы мәктәбендә татар теле кабинеты алар тарафыннан төзекләндерелгән. Хәзер ул — мәктәптә иң матур ка­бинетларның берсе. “Тургай”, “Дус­лык” ансамбльләренә, балалар бак­часының татар төркеменә, мәк­тәптә татарча төрле бәйрәмнәр оеш­тырырга ярдәм итүчеләр дә, аларны милли сәхнә киемнәре белән тәэмин итүчеләр дә, мәчетне төзү, зиратны төзекләндерү эшләрендә әйдәп йөрүчеләр дә алар — Вот­кинск татарларының милли-мәдәни ав­тономиясенең иң актив ир-егетләре…

Мәчет халык белән нурлы

Милли-мәдәни автономияне оеш­тыруны нәкъ менә иске мәчеттә җыелып хәл иткәннәр. Иске мәчеткә халык сыймый башлагач, ел ярым эчендә яңа мәчет төзеп чыкканнар. “Иске мәчеткә кеше сыймый башлады. Шуңа күрә эшмәкәрләр белән киңәштек тә, яңа мәчет төзергә булдык. Бүгенге көндә мәчетне рәсмиләштерү эшләре генә калып бара. Мәчетебез халыкка кирәк иде. Бу эшне алып баруда зур көч куйган Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәткә, матди ярдәм күрсәткән барлык эшмәкәрләргә зур рәхмәт. Искесенә илле генә кеше йөрсә, бүгенге көндә бирегә йөздән артык кеше йөри. Гомумән, шәһәр беркайчан да мәчетсез тормаган. Пандемия вакытында укулар тукталып торса, хәзер без онлайн дәресләр үткәрәбез. Бүгенге көндә мәчетнең барлык чыгымнарын эшмәкәрләр күтәрә”, — диде Мөхәммәтнур хәзрәт Әшрәпов. Воткинск зиратының татарлар җирләнә торган ягының коймасын да эшмәкәрләр көче белән төзекләндергәннәр.

Киләчәк — балаларда

Бүгенге көндә Воткинск шәһә­рендә татар теле укытылмый, бары тик факультатив буларак кына керә. Укытыр өчен укытучы да юк. Милли-мәдәни автономия этнокомпонентлы якшәмбе мәктәпләре оештыру турында сүз алып бара. Земфира Селезнева 12 нче санлы мәктәптә уникенче ел эшли. “Мин татар балаларын җыеп, татар теленә кызыксынуны төрлечә уятырга тырышам. Бүгенге көндә балалар белән “Татар йорты” проекты буенча эшлибез. Нигезен салдык инде… Пандемия вакытында да төшенкелеккә бирелмәдек, төрле дәрәҗәләрдәге конкурсларда катнаштык. Хезмәтебезне югары урыннар белән дә бәяләделәр. Шәһәребезнең 42 нче санлы балалар бакчасында татар телен өйрәнү буенча ике төркем бар. Анда без татар телен җырлар, шигырьләр аша өйрәнәбез. Татар балалары факультативка йөрергә бик ашкынып тормый, “вакыт җитми” дип сылтау табалар. Ә рус балалары киресенчә теләп йөри, аларга безнең гореф-гадәтләр кызыклы”, — диде ул.

Тел әйтә алмаганны җыр әйтер

Шәһәрнең “Юбилейный” мәдәни­ят сараенда “Дуслык” татар җыр һәм бию ансамбле (җитәкчесе Земфира Селезнева) эшләп килә. Фестиваль -конкурсларда актив катнашалар, гомумән, нинди генә чара булмасын — алар алгы сафта.
“П.И.Чайковский исемендәге бакча” мәдәният сараенда “Тургай” ансамбле (җитәкчесе Гөлфия Ис­хакова) эшли. Гөлфия ханымны Удмуртиядә белмәгән кеше си­рәктер. Шагыйрә, автор-башкару­чы, бөтен яктан сокланырлык шә­хес! Күбрәк җирле авторларның җырларын башкаралар алар. Вот­кинскида төрле чаралар үткәрәләр, конкурс-фестивальләрдә актив катнашалар. Өстәвенә Гөлфия ханым, Ижау шәһәренә килеп, Язучылар берләшмәсе белән кичәләр, очрашулар үткәрә. Җыр-бию аша балаларга гореф-гадәтләребез ныграк сеңгәнен бик әйбәт белә ансамбльдә йөрүчеләр.
Әлбәттә, яшьләрнең, балаларның телебезне белмәүләре, гореф-гадәт­ләр белән кызыксынмаулары Вот-
кинск шәһәрендә генә булган проб­лема түгел. Бу — бүгенге көндә барыбызның да уртак борчуыбыз. Гөлфия, Земфира ханымнар, Рафаэль әфәнде кебек милләтебез өчен янып, җанын биреп йөргән биш татар булганда, эшләр тукталып тормас. Ә алардан эстафетаны кабул итеп алучылар булырмы?
Рәфилә Рәсүлева.