Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Алмагачлар чәчәк аткан иде…
9.09.2020

Алмагачлар чәчәк аткан иде…

“Яңарыш”ка нигез салучы, аны үстерүдә өлеш кертүче шәхесләребезне газета укучыларыбыз һәрвакыт истә тота. Алар арасында Амур Нур улы Фәләховны бигрәк тә сагынып телгә алалар. Аның аралашучан, гади, халыкка якын булуы, тирән эчтәлекле язмалары, хикәяләре милләттәшләребез күңелендә яши.
Ижау шәһәрендә 1988-1999нчы елларда яшәде ул. Башта “Ижсталь” заводында столяр-станокчы булып хезмәт куя. 1992 елның ноябреннән шәһәрдә чыга башлаган “Яңарыш” татар газетасына күчә. Бай телле журналист, талантлы иҗат кешесе буларак халыкка танылды. Башта махсус хәбәрче, аннары җаваплы сәркатиб, 1997-1999нчы елларда “Яңарыш”ның баш мөхәррире вазифасын башкарды. 1998 елда Россия журналистлар берлегенә кабул ителде.
Чаллыга күчеп киткәч тә, тынгысыз журналис­т тормышын дәвам итте. 2001-2008нче елларда Чаллыда чыгып килүче “Мәйдан” әдәби-нәфис, иҗтимагый журналының җаваплы секретаре, пуб­лицистика бүлеге мөдире һәм бүлек редакторы вазифаларын башкарды. Чаллы шәһәре инвалид спортчыларның “Идел-Урал” хәйрия фонды матбугат үзәгендә эшләде. Аннары «Безнең фикер» газетасының оештыручысы һәм баш мөхәррире булды.
Публицистик язмалар белән беррәттән әдәби әсәрләр дә иҗат итә. “Таш бәгырь” җыентыгы (2004) һәм “Мәйдан” журналында басылып чыккан тарихи-публицистик язмалары өчен 2007 елда Шәйхи Маннур исемендәге премиягә лаек булды. 2010 елда Татарстан китап нәшриятында «Зимагур» дип аталган әсәрләр җыентыгы дөнья күрде. Амур Фәләх 2012 елдан — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2015 елда Риза Шәфи исемендәге әдәби премия белән бүләкләнде. «Мизгелләр» шигырьләр җыентыгы (2018), «Төнге кунак» (2018) һәм «Үрмәкүч» (2019) исемле китаплары дөнья күрде.
10 сентябрьдә Амур Фәләховка 55 яшь тула. Барлык газета укучыларыбыз, иҗатташлары, редакция хезмәткәрләре исеменнән юбилее белән котлап, аңа бәхет-шат­лык, сәламәтлек, иҗади уңышлар, яңадан-яңа әсәрләр иҗат итеп, укучыларын сөендереп торуын телибез!

(шул исемдәге повестьтан өзек)

Малай җиләк-җимеш бакчасында йөри иде. Белоруссиянең кырыс табигатьле булмавы сәбәпледер кү­рәсең, сентябрь аенда инде яфраклары коела башлаган кара җи­меш куакларында, алмагачларда берән-сәрән генә булса да ап-ак чәчәкләр пәйда булуы беркем өчен дә гайре табигый күренеш түгел. Җәй буена көннәр артык җылы торып, инде зур-зур татлы җимешләреннән арынуына да байтак вакыт үткәч, икенче язга кадәр ял итеп, йоклап алу хыялы белән кыш килүен көтеп арыган куак-агачлар, “их, булмады бу…” дигән кебек, янәдән чәчәк атарга карар кыл­ган диярсең…
Тик шулай да матур инде. Җиләк-җимеш бакчасында йөргәндә, елның кайсы фасылы булмасын, малай, ничектер, җанына юаныч, күңел рәхәтлеге таба иде. Быел гына… Бөтен авылны, илне кара кайгыга салган сугыш бөтен табигый гүзәл­лекне юкка чыгарды. Көн саен авылдашларның кайгыдан кара янган йөзләрен, өзлексез яшьле күзләрен күреп яшәгәндә, җимеш бакчасының матурлыгына хозурланып йөреп булмый шул. Яшь бала гына булсаң да…
Аларның капка төбенә йөк машинасы килеп туктады. Тобырша капланган әрҗәсеннән баштана­як коралланган кешеләр сикерешеп төште. Ниндидер ят телдә сөйләшәләр. Немецлар дигәне шулардыр инде. Кораллы солдатлар кайсы кай тарафка китеп таралышты. Шушы авылда туып-үскән, сугыш башланганчы көтүче булып йөргән Клементий, хәрби кием кигән юан гына бер ир-ат һәм гәүдәсе кое сиртмәсен хәтерләткән нәзек, озын буйлы хатын ихатага юнәлделәр. Каралты-кураны, мунчаны, әле генә Нурәхмәт йөргән бакчаны күздән кичергәннән соң өйгә керделәр. Ирләр аш өстәле янәшәсендәге урындыкларга кунак­лады, ә “Кое сиртмәсе”, малайның әнисе йоклый торган киң карават янына барып, беләгенә аскан кеч­кенә сумкасын ипләп кенә тәрәзә төбенә куйды да, аяк киемен дә салып тормыйча, үз телләрендә нәр­сәдер мыгырдап, караватка сузылып ятты.
— Галя, кунакларны каршы ал! – диде Клементий малайның әнисенә тупас кына итеп. – Обер-лейтенант Карл Браун һәм аның хатыны Эмма Браун бүгеннән сездә яши. Бөтен йомышларын берсүзсез үтәргә! Ишет­сең колагың! Берсүзсез! Юкса, үзе­гезгә начар булыр.
Һәм юан немец офицерына борылды да, ясалма елмаеп, немец телендә аңа нәрсәдер әйтте.
— Юха елан! – диде хуҗабикә.
Клементий ачуыннан кыза­рын­ды-бүртенде, ләкин җавап итеп ху­җа­бикәгә бер сүз дә әйтә алмады.
— Эй, эй, — дип кулын селтәде аңа не­мец офицеры. – Верлассен! Шнэль!
Малайның моңарчы немецча бер сүз ишеткәне булмаса да, йом­ры гәүдәле хәрбинең ялагай Клементийга чыгып китәргә боерганын аңлады. Клементий учын күкрәк турына куеп, гафу үтенә-үтенә өйдән чыгып китте.
Немец өй эчен күздән кичерде. Аннан соң хуҗабикәгә дәште:
— Фрау! Хиер верден вир лебен.
Ләкин хуҗабикә аның сүзләрен аңламады. Клементий әйткәнне аң­латуыдыр инде дип, җилкәсен генә сикертеп алды. Офицер, куллары белән ишарәли-ишарәли, телен сындыра-сындыра аңлатырга тырышты.
— Ми будьем жит! Гут? — дип, өстәлгә, караватка төртеп күрсәтте.
Хуҗабикә, ризалашкандай, сүзсез генә башын какты да өстәл уртасына әле яңарак кына суы кайнап чыккан самоварны китереп куйды.
— Чай? – дип сорады ул чакырыл­маган кунактан һәм караватта гырлап ятучы Эммага карап куйды.
“Йокласын, борчыма”, — дигәндәй, кулын гына изәде обер-лейтенант һәм имән бармагы белән үз түшенә төртте:
— Унд ич верде тринкен.
Хуҗабикә аңласын өчен бармагы белән бер үзенә, бер самоварга төртеп күрсәтте.
Аның кыйланмышын күзәтеп утырган малайны бер генә сорау борчыды: “Бу кешеләр белән ничек бер түбә астында яшәп булыр икән соң? Алар безне, без аларны аңламыйбыз бит.”
Ләкин, тормыш булгач, барысына да җайлашасың икән. Тора-бара обер-лейтенант русча шактый сүзләр өйрәнеп өлгерде. Еш кына нинди дә булса берәр әйбернең русча аталышын малайдан сораудан да тартынмады…
Дөресен әйтергә кирәк, кечкенә малайга немец офицеры әллә ни усал күренмәде. Яныннан үтеп кит­кән чакларында, үзенчә шаярган бу­лып, чәчләрен тузгыта, икәүдән-икәү генә калган вакытларда аңа йә шикәр кисәге, йә алма бирә иде. Ә бервакыт, гадәттәгечә, малайга шикәр кисәге бирмәкче иде, бүлмәдә Эмма пәйда булды. “Кое сиртмәсе”, күзләрен акайтып карап торды да, иренә акырды. Карл югалып калды, мизгел эчендә бит алмалары кызарып чыкты. Нәрсәдер аңлатырга, акланырга тырышып авыз ачкан иде, хатыны элеккедән дә яман кычкырырга тотынды. Күзләрен кыса төшеп Карлга текәлде дә:
— Вас хаст ду, Карл?! Бетагт швайн! Тьфу! – дип, урамга чыгып китте.
Обер-лейтенант, менә күрдеңме инде дигәндәй, кулларын күтәрә тө­шеп, җилкәләрен сикертеп алды.
Ирен гомумән аңлый алмый иде Эмма. “Хезмәтче малаен шулай иркәләп, күчтәнәчләр белән сыйлап тору немец офицерына килешә торган нәрсәме инде? Без бит югары раса, ә ул? Бу бала да, аның анасы да, авылда яшәүче барлык халык та кол булу өчен генә туган. Без — аларның хуҗалары! Без рөхсәт итсәк — яшәрләр!” – дип уйлый иде “Кое сиртмәсе”. Шул гомер яшәп тә, бала анасы булу бәхетенә ирешә алмаганга күрә малайны да, башкаларны да күрә алмаучы хатынга мондый уйлар, күрәсең, бәхетсезлеген аклар өчен килә иде…
Карл, хатыны аралыкка кул юарга кереп киткәч, малайны имән бармагы белән генә үз янына чакырды.
— Ком! Ам-ам! Шоколад. Бон-бон, — диде ул һәм авызындагы көмеш тешен елкылдатып елмайды.
Малай кыюсыз гына обер-лейтенант янына килеп басты. Немец матур кәгазьгә төрелгән кәнфитне аның күлмәк кесәсенә үзе салып куйды. Малай тизрәк ишегалдына чыгып китү ягын карады. Утын өеме янына барып, бер тумранга чүгәләде дә, кесәсеннән алтын кәгазьгә төрелгән кәнфитне тартып чыгарды. Берара кулындагы хәзинәне әйләндергәләп утырганнан соң, кәгазеннән арындырып, бөтенләе белән авызына капты.
Немецлар шоколадын беренче тапкыр кабып каравы иде аның. Сугышка кадәр әтисе район кибетеннән алып кайткан кәнфиткә бер дә охшамаган иде “Бон-бон”, әчкелтем. Авыз­да эреп беткәндә генә баллыланды тагы үзе…
Гомумән, авылга немецлар килсә дә, баштарак халыкның тормышында әллә ни үзгәреш сизелмәде кебек. Һәрхәлдә, малайга шулай тоелды. Ләкин, сәбәбе нидә булгандыр, тора-бара немецларның авыл халкына карашы сизелерлек суынды. Тыныч тормышта күз алдына да китерә алмаган кыенлыклар башланды. Мал-туарны җыеп бетерделәр. Авылда шырпы табу баш бәласенә әверелде, кәрәчин, тоз, сабын кебек кирәк-яраклар бөтенләй диярлек юкка чыкты.
Хуҗалыкта булган бөтен әтәч­ләрне суйдылар… Амбар янында тезелешеп яталар — муеннарыннан кан саркый, башлары юк. Җиде әтәч! Берсе әледән-әле тыпырчынып, аяк­ларын селкетә. Малай сихерләнгән кебек аларга карап тора. Сәер дә, куркыныч та күренеш. Кая китәргә мата­ша икән бу башсыз әтәч?
Малай белә: әтәчләрне тегер­мән­чегә илтеп бирәчәкләр. Он тарттырсын өчен. Юкса, тегермәнче тарттырмаячак. Хокукы юк. Чөнки сугыш бара…
Көннәрдән беркөнне Нурәхмәт ниндидер “падризаннар” турында сүз ишетеп кайтты. Алар куе урманда качып ята, гелән-гелән немецларга һөҗүмнәр оештыралар икән. Янәсе, аларның ниндидер яңа пушкалары бар! Аталышы да бик сәер, ниндидер кыз исеме: әллә Груша, әллә Наташа, әллә Катюша шунда. Берьюлы йөз ядрә ата, ди. Немецларның коты очкан, имеш…
Немецлар машиналарга төялеп каядыр киткәч, исән калган бар мөлкәтен арбага төяп, авыл халкы урманга китте. Малай белән әнисе дә аларга иярде…
Качаклар бер-ике көннән авыл­га кайткач, аларны руслар каршы алды. Русларның шоколады юк иде, бәрәңге боламыгы ашыйлар. Малайга да ашаттылар. Ул рус солдатлары өчен пешекче малай булып китте.
…Бер солдат малайга ялтыравык тоткалы хәнҗәр бүләк итте. Тоткасы төрле төстәге пластмасса пластиналардан җыеп ясалган иде. Малай бу хәнҗәр белән тараканнар үтереп мәш килде. Плитә өстендә немец “тигр”лары кебек йөгерешә иде ул бөҗәкләр.
Аларның өенә яралыларны урнаштырдылар. Малайга әнисе белән амбарга күченергә туры килде.
Малай яралыларның ыңгыра­шу­ын ишетеп торды, ап-ак бинтларның кызыл төскә керүен күрде. Бөтен җирдә – хастаханә һавасы. Бик әшә­ке ис.
Ындыр табагы артында бер санитар машинасы авыл читенә борылды. Шулвакыт аның өстендә немец самолеты пәйда булды. Ике-өч бомба ташлады да, биек агач башларын селкетеп, каядыр китеп югалды.
Санитар машинасын шартлау дулкыны әйләндереп каплады.
Өйдән носилка күтәргән санитарлар, солдатлар, офицерлар йөгереп чыкты. Малай да шул якка ашыкты.
Баштүбәнтен капланып ятучы машина астыннан кемнәрнеңдер марляга төрелгән канлы аяклары, куллары күренеп тора.
Ыңгырашу тавышлары ишетелә. Малай артка таба чигенде һәм кемнеңдер итегенә сөрлекте. Тешен кысып, санитарларның яралыларны носилкага төявен карап торучы солдат иде ул. Малай аның кулларына чытырдап ябышты. Кул җылы иде. Дары исе килеп тора. Имән бармагының бөгелә торган урынында тиресе каты, ялтырап тора. Малай шушы җылы кулга сыенды.
Кул малайның башыннан сыйпап алды. Солдат малайга түгел, бигрәк тә үз-үзенә әйткән кебек:
— Ничава! Моннан да начарракны күргән бар, — дип куйды.
Икенче көнне йокысызлыктан шешенгән күзле санитар пычрак чүпрәккә төргән кеше аягын алып чыкты. Аны амбар артына күмеп куйдылар.
Ничек инде ул – кешесез аяк? Бу уй малайга бик озак тынгы бирмәде. Күз алдына да китереп карады ул: менә аяк торып баса, атларга, биергә керешә… Госпиталь күчеп киткәннән соң хәтта төшендә дә күрде ул ялгыз аякны.
Кешесез аяк бүлмәгә килеп керә.
— Нәрсә кирәк, аяк?
— Хуҗамны эзлим.
— Синең хуҗаң госпиталь белән китте.
— Ялганлама, — ди аяк. – Минем хуҗа урманда яшеренеп ята. Әйт тизрәк, кайда минем хуҗа?
Аяк якынайганнан-якыная бара…
Малай куркып уянды да елап җибәрде. Әнисе аны үз янына яткырды.
Менә нинди куркыныч иде бу аяк. Ә яз җиткәч, авыл урамнарын айкап йөрүдән башка шөгыле булмаган хуҗасыз Шарик аны амбар артыннан казып алган да, куаклыкка өстерәп алып кергән.
Малай эттән табышны тартып алды.
— Нишлисең син?! Кеше аягы ла ул! Син кеше ашаучы түгел бит!
Малай тиз генә көрәк табып алып, аякны тирән чокырга күмеп куйды.
— Тыныч йокла, аяк! – диде малай өлкәннәрчә җитдилек белән.
Аяк аның төшенә керүдән туктады.
Шулай да малайга сугыш вакытында барыбер шәбрәк булган кебек тоелды. Чардакта ни генә юк иде! Ампулалар, шприц энәләре, шприц үзе… Уйнар өчен шәп кенә әйберләр! Ничектер бервакыт хәл белергә кергән Митяй бабай трубкасын ачык китап өстендә калдырып чыгып китте. Малай трубка эченә су салды. Трубка сүнде. Әй гаҗәпләнде дә инде трубкасын алырга дип кире кергән бабай! Нишләп сүнгән икән аның тәмәкесе? Чынлыкта, аңлый иде, әлбәттә, тагын шул малай актыгы маташтырган! Ләкин белмәмешкә салышты. Ә малай шатланып туя алмады. Рәхәт! Сугыш булмаса, боларның берсе дә буласы түгел иде бит. Малай шулай уйлады.
Ә патроннар! Алары адым саен. Малай амбар артында сәгатьләр буе шулар белән мәш килде. Гильзадагы пуляны тартып чыгара, дарының бер өлешен түгә дә пуляны кабаттан урынына тыгып куя. Өстенә бераз дары сибә. Гильзаны җиргә бас­тыра да шырпы кабызып шуңа якын китерә. Шәп шартлый! Пуля, сызгырган тавыш чыгарып, өскә томырыла…
Кызганыч, якын-тирәдә бер генә пушка да калмаган. Юкса, чыпчыкларга атар иде рәхәтләнеп. Пушка булмагач, нишләмәк кирәк, малай тактадан автомат ясады да, юл буйлап йөгереп, очраган бер нәрсәне “атып” йөрде.
…Хат ташучы соры конверт китерде. Әнисе калтырана-калтырана аның бер читен ертып, эчендәге хатны алып укыды.
— Ә нишләп хәрефләр андый, китаптагы кебек? – дип гаҗәпләнде малай. – Әллә әти хәзер китаплар бас­тырамы?
Әнисе берни дә әйтмәде.
— Минем дә укырга өйрәнәсем килә! Әтинең хатларын үзем укыр идем, — дип тәкрарлады малай.
— Хатлар бүтән килмәячәк инде, — диде әнисе. – Сугыш бетте.
— Бәй, ә әти кайда соң?
— Ул — җиңүче…
Әнисе елап җибәрде. Ә малай, аптырап, ишегалдында әрле-бирле йөрүен белде…

Амур Фәләх, Чаллы шәһәре.