Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Аллаһны кешеләр белән тиңләштерү зур ширеккә керә
22.08.2018

Аллаһны кешеләр белән тиңләштерү зур ширеккә керә

Сорау — җавап

Мин “Яңарыш” газетасында чыгып килүче шигырьләрне яратып укып барам. Авторларының берсе, күрәсең, рифмага туры китерү өчендер инде, шигырендә “Ходай анам” дип язган иде. Бу җөмләсендә ул Аллаһы Тәгаләгә кеше сыйфаты биргән кебек була. Динебез буенча, Аллаһы Тәгалә бөек, Ул беркемнән дә тумаган, беркемне дә тудырмаган, Аның тиңдәше юк дип беләбез. Шуңа күрә аңа “анам” дип ялвару дөрес микән?

Әминә Солтанова, Ижау шәһәре.

Җавап: Әминә ханым, сезнең сүзегез дөрес. Аллаһ Тәгалә Коръәни-Кәримдә Үзе турында: «Аңа охшаш һичнәрсә юк», (“Шура” сүрәсе, 11 аять) – дип әйтә. Шуңа күрә Аллаһ Тәгаләне кешеләр белән чагыштыру динебездән чыгара торган нәрсә. Шуңа күрә, үзен мөселман дип санаган әти-әниләр дә, балаларга якынрак булсын дип, Аллаһ бабай дигән сүзләрне беркайчан да әйтмәс. Аллаһны кешеләр белән тиңләштерү зур ширеккә керә һәм диннән чыгара торган нәрсә.

Сорауга Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов җавап бирде.