Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Алинә булдырды!
15.02.2018

Алинә булдырды!

Пхёнчханда узучы Олимпиадада Россия спортчылары үз
чыгышларын уңышлы башлады. Удмуртия халкы якташларыбыз — Ульяна Кайшева һәм Алинә
Заһитова өчен аеруча җан ата.
Республика Башлыгы Александр Бречалов
фигуралы шууда команда беренчелегендә икенче урын
яулауга лаеклы өлеш керткән милләттәшебез Алинә Заһитованы котлап: «Алинәне, аның беренче тренерын һәм
әти-әнисен чын күңелдән котлыйм! Ышанам: әле бу уңышның башы гына. Алинә Заһитованың шәхси беренчелектә барлык осталыкларын күрсәтергә һәм
алтын медаль өчен көрәшергә барлык мөмкинлекләре дә
бар», — диде.