Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Александр Овчинников: “Атлантик океанда 24 көн элемтәсез, Интернетсыз!”
21.05.2020

Александр Овчинников: “Атлантик океанда 24 көн элемтәсез, Интернетсыз!”

Сәяхәт итү нәрсә бирә? Рухи яктан баета, тышкы яктан да үзгәртә, дияр идем мин. Аврелий Августин: «Дөнья ул — китап», — дигән. Шул китапның берничә битен генә түгел, ә тулысынча укып чыгарга тырышыгыз. Хыялларыгызны тормышка ашырыгыз. Игелекле гамәлләр кылып, булдыра алганча сәяхәт итегез. Александр Овчинников Фәйрүзә апа һәм Феликс абый Мансуровларның (“Бәхет” ансамбленең үзешчән артисты) кызлары Светлананың улы, ягъни аларның оныклары. Алар аңа яратып, татарча “Салават” дип дәшәләр. Күптән түгел ул зур сәяхәттә булган. Күп кенә очракларда безнең тормыш бер төрлегә әйләнә. Һәм күбебезне бу канәгатьләндерми. Әнә шул бертөрлелектән чыгу Салаватны сәяхәткә этәргән дә инде. Аның күңелендә әлеге сәяхәт мәңгегә сакланыр.

Барысы да теләктән башлана

“Кечкенәдән үк мин Төньяк һәм Көньяк полюсларда булырга хыяллана идем. Бозваткычта сәяхәткә чыгасым килә иде. Кайчакта нәрсәдер эзләгәндә, икенче нәрсәгә тап буласың. Минем белән дә нәкъ шулай булды. 2019 елның августында дөнья тирәли сәяхәткә чыгу мөмкинлеге барлыгын белдем. Зур җилкәнле суднода (барк) Атлантик океанда булу мөмкинлеге туды. Легендар “Крузенштрен” суд­носының Россия диңгезчеләре тарафыннан Антарктиданың ачылуына 200 ел тулу һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан дөнья тирәли экспедицияләр оештырылганын белеп алдым. Маршрутның ярты юлында катнашырга була иде. Маршрут буенча Судно Испаниядәге Тенерифе утравыннан Бразилиядәге Рио-де-Жанейро шәһәренә чаклы барып, экваторны кисә иде. Нәкъ шушы сәяхәткә эләгәсе килде минем. Судно мондый сәяхәтләрне ничәдер елга бер генә ясый, һәм минем мондый мөмкинчелекне ычкындырасым килмәде. Сәяхәт турында ярты ел элек алдан белсәм дә, ул чакта анда ике генә урын калган иде. Мин: “Ир-ат өчен нинди генә маҗара булмасын, ул бик әһәмиятле. Үтәр 20 ел, мин үзем эшли алмаган эш өчен үкенермен”, — дип уйладым, шуңа күрә тиз риза булдым. Нәкъ шушы мизгелдән минем дөнья тирәли сәяхәтем башланып китте.
Әлбәттә, миңа башта медицина тикшеренүе үтәргә туры килде. Анализлардан тыш, психиатрны үтәргә кирәк. Оештыручылар белән әңгәмә кору, фикер алышу үткәрелә. Аларга мин физик әзерлегем, сәяхәт тәҗрибәләрем һәм суднога эләгеп, эшләргә теләвем турында сөйләдем. Шуннан соң гына мин сәяхәт өчен ярты хакны түләдем. Минем юллама бәясе Кариб диңгезенә ике кешелек юллама бәясеннән кыйммәтрәк иде. Әлеге юллама миңа ике яруслы караватлы гади каютада яшәү һәм команда төркемендә булу хокукын бирә иде. Әлбәттә, бер кешелек люкс каюта да алырга була иде. Аның бәясе — 800 мең сум. Ләкин минем турист булып түгел, ә диңгезчеләр тормышына чумасым, сәяхәттән үзем өчен хисләр аласым килде.

Уйлап кына карагыз, Атлантик океанда 24 көн, элемтәсез, Интернетсыз! Минем Кама елгасында һәм Ижау буасында катерда гына йөргәнем бар. Әлеге сәяхәт үзенең билгесезлеге, табышмаклы, серле булуы белән кызыксындыра иде. Сәфәр алдыннан оеш­тыручылардан нәрсәләр кирәклеге турында исемлек алдым. Мачтага менәр өчен җайлы аяк киеме, җылы кием кирәк иде. Үзең белән чемодан, спиртлы эчемлекләр алу катгый тыелган. Кирәк-яракларым кечкенә рюкзакка сыйды. Каюталар зур түгел, хәтта башым (буем 1м 80 см) каюта түшәменә тия иде.

Кузгалабыз

Мин Испаниягә сәяхәткә җиде көн кала очтым. Утрау белән таныштым, климатка ияләштем. Берникадәр вакыттан Тенерифе портына безнең судно килеп туктады. Ул бөтен кешенең игътибарын җәлеп итте. “Крузенштрен” килүе турында хәтта испан газеталары да язды. Без сәяхәткә әзерләнгәндә, судно халыкара оешмалардан рөхсәт көтте. Кичке ашларда мин үзем кебек сәяхәтчеләр белән таныштым. Анда ике кыз, биш ир-ат иде. Безнең куратор отставкадагы су асты көймәсе капитаны иде. Ул безгә сәяхәт вакытында киңәшләр, дәресләр бирде. Теория һәрвакыт практика белән янәшә барды. Без палубада эшләдек, карта укырга өйрәндек. 26 декабрьдә без порттан кузгалдык. Тиздән күрше Гран-Канария утравына тукталдык. Чөнки суднога Тенерифта 300 тонна ягулык салырга рөхсәт бирмәгәннәр. 31 декабрьдә генә без кузгалырга әзер булдык. Моның уңайлы ягы да булды. Чөнки чыгып киткән булсак, элемтә булмаячак иде. Ә болай мин үземнең гаиләне Яңа ел бәйрәме белән котлый алдым. Юлга вакытында чыгып киткән булсак, мин гаилә белән телефон аша Атлантик океанда Яңа елны каршылый алмаган булыр идем. Спиртлы эчемлекләр тыела дидем, ләкин Яңа ел төнендә традиция буенча Тенерифе портында алган шампан шәрабен ачтык. Бер-беребезне яңа 2020 ел белән котладык һәм безнең сәяхәтебез башланып китте.

Атлантика уртасында

Тоткарланганга күрәме капитан кыска юл белән барырга карар кылды, ахрысы. Без ачылган җилкәннәр, эшләп торган дизель двигательләр белән бардык. Судно сәгатенә 22 чакрым үтә. Беренче көннәрдә без климатка яраклаштык. Океан тыныч иде. 2 гыйнварда суднода өйрәнүләр башланды. Иртән җидедә торабыз. Суднода һәрвакыт тирбәндерә һәм кешенең мускуллары һәрвакыт эшләп тора. Шуңа күрә һәр көн 3000 калорий югалтасың. Ашау ГОСТ кагыйдәләре буенча пешерелә, дүрт тапкыр ашаталар иде. Әйтергә кирәк, бик тәмле иде. Корабльдә төрле эшләр эшләдек. Мин үзем капитан күперчеген буяу белән шөгыльләндем. Көн саен ремонт, җыештыру эшләре башкарылды. Бервакыт ком бураны булды һәм безгә бик озак җыештырырга туры килде. Ком буранын көчле җил Африкадан китергән иде. Ләкин бу эшләр дә безне арытмады. Коры җирдәгегә караганда, монда күңел әйтеп бетергесез хисләр белән тула иде. Биредә син үзеңне команданың бер өлеше итеп хис итәсең. Һәрвакыт команда, судно өчен нәрсәдер эшлисе килә. Менә шундый романтика! Көн саен үзем өчен яңалыклар ача бардым. Яңа терминнар, кагыйдәләр, эшләр. Җилкәннәр белән ашыгыч эшләү боерыгына гына гадәтләнә алмадым. Ул һәрвакытта искәрмәгән вакытта була. Теләсә нинди вакытта суднода “тревога” сигналы бирергә мөмкиннәр. Судноның кайсы төшендә генә булсаң да, син палубага менеп, капитанның күрсәтмәләрен тыңларга, үтәргә тиеш.Ул корабльнең бару юнәлешенең үзгәртелүе, җилкәннең градусы үз­гәрүе, мачта белән эшләү турында булырга мөмкин. Безнең һәрберебезгә мачта беркетелгән иде. Без анда сак­лану чараларын кулланмыйча менә идек. Менеп җиткәч, саклану чарасын беркетергә була иде. Җилкәннәрне төрү, сүтү бик катлаулы эш, аннан соң кулларга сөялләр чыга. Ләкин моңа тиз өйрәнәсең. Корабльдә эшләгәндә, мин кечкенә камерамны ала идем. Көн саен видеокөндәлек алып бардым. Көн саен диярлек 55 метрлы мачтага менә идем.

Элемтә дә юк

Безгә башта ук элемтә булмасын әйтеп куйдылар. Телефонны фото-видеога төшерер өчен, яки үзебезнең кайда булуыбызны белер өчен генә (спутник аша) кулландык. Беренче көннәрдә без фильмнар караган булсак, соңга таба телефонны кулга аласы да килми башлады, иптәшләр белән үзара аралаша идек. Гәүдәдә җиңеллек, ниндидер аңлатып бирә алмаслык ирек хисе. Минем мондый хисләрне беркайчан да кичергәнем юк иде, гүя 12-15 елга артка, элекке заманга кайткандай булдым. Ул вакытта телефоннар юк иде, барысы да тыныч иде бит. Үз туган көнемне дә мин 17 гыйнварда корабльдә үткәрдем, миңа якыннарымнан котлаулар җиткерделәр. Сагындырган иде инде, аларның котлауларына шатландым. Мин аларның һәр сүзен укып, үземә рәхәтлек алдым. Тамак төбемә ниндидер төер утырды. Мин шул чакта гади генә әйберләрдә дә бәхет барлыгын аңдадым. Туган көн хөрмәтенә миңа спутник аша якыннарым белән аралашырга мөмкинлек бирделәр. Әлеге минутлар миңа могҗиза кебек тоелды, мин хисләргә күмелдем. Корабльдә булганнарга океанга төшү катгый тыела. Кайчакларда суга шлюпка төшерелә һәм аңа утырып, судноның төзеклеген тикшереп чыгалар. Туган көндә миңа да әлеге шлюпкага утырып төшәргә рөхсәт бирделәр. Океан суын тотып карый алдым, үземне яңа рольдә сынадым. Минем өчен мондый туган көн беренче тапкыр булды! Кемгә генә корабльдә экваторны кисеп чыгу бәхете эләгә икән? Ярымшарлар, кыш белән җәй алышына. Без ул көнне “Нептун” көне ясадык. Төрле ярышларда катнаштык, көлдә аунадык, палубадагы диңгез суы тутырылган бассейнда йөздек. Бәйрәм бик күңелле килеп чыкты. Көн артыннан көн үтте һәм без инде Рио-де-Жанейрога якынлаша идек. Эчтә иксез-чиксез хисләр уйный. Кайбер иптәшләребез алга таба китәләр иде. Алар Аргентинадагы Ушуайи шәһәренә, Горн борынына (Көньяк Америкадагы утлы җирнең Көньяк ноктасы) чаклы баралар иде. Без алардан көнләшә идек. Мине Бразилиядә гаиләм көтә иде. Якыннарым мине каршылар өчен Рио-де-Җанейрога очып килделәр. Ижауда саубуллашканнан соң, без 12,5 мең чакрым араны узып очраштык. Атлантик океанны кичкән дусларыбыз белән бүген дә аралашабыз. Көньяк Америкада мин тагын атна ярым булдым. Аргентина, Парагвайны күреп, Ижауга кайттым. Әнә шулай итеп, минем сәяхәтем тәмамланды.

Тормышка икенче караш

Һәрбер ир-атка мондый сәяхәтне теләр идем. Сәяхәттән соң мин тормышны икенче төрле аңлый башладым, тынычландым, тормыш юлында очраган авырлыкларның вакытлыча һәм минеке булуын аңладым. Нәрсәдер барып чыкмый икән, үртәлергә кирәкми, ул үтәчәк. Вакыт барлык проблемаларны чишәргә ярдәм итә. Үртәлүләр — үз энергияңне югалту гына. Ялкаулык читтә калсын, хыялларыңны җилкән итеп күтәр һәм алга! Тормыш авыр һәм алга таба нәрсә буласын күз алдына китереп булмый. Син барлык сынауларны үзең генә үтеп, аннан җиңүче булып чыга аласың. Гади әйберләргә шатланыгыз, тормыш үзкыймәтләренең кадерен белегез. Якыннарыгызның сезгә карата ярату хисләрен саклагыз. Бәхетле булыгыз һәм бу тормышта яшәп калырга ашыгыгыз!”

Рәфилә Рәсүлева.