Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Александр БРЕЧАЛОВ: “Юлларның сыйфатын тикшерүгә һәркем кушылырга тиеш”
11.04.2018

Александр БРЕЧАЛОВ: “Юлларның сыйфатын тикшерүгә һәркем кушылырга тиеш”

«2017 елда без “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” проектын гамәлгә ашырдык. Язын эшләргә йомгак ясарга килешкән идек. Асфальт кар белән китәчәкме, әллә калачакмы? Мин барлык иҗтимагый оешмалар (юл патруле, автомобильчеләр җәмгыяте һәм башкалар), барлык теләүчеләр белән объектларга чыгып, тикшерү үткәрергә тәкъдим итәм. Юллар 4-5 елдан соң да әле генә кулланылышка тапшырылган кебек булырга тиеш. Миңа: “Сез булдырасыз. Җәен төзекләндерәсез, ә яз көне барысы да чокырга әверелә”, — дип язалар. Әгәр узган ел төзекләндерелгән юллар шулай була икән, заказчы, башкаручы, контрольдә тотучы бер өстәл артына утырып, ни өчен шулай булганлыгын ачыкларга тиеш. Мине гарантия буенча төзекләндерү канәгатьләндерми дә, кызыксындырмый да. Без ел саен бюджет акчаларын чокыр-чакырларны ямауга сарыф итмәячәкбез», — дигән иде узган атнадагы киңәшмәдә Александр Бречалов.
Удмуртиядә шушы көннәрдә юллар торышын тикшерү эшләре башланды. Төп игътибар узган ел «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты кысаларында төзекләндерелгән юл участокларына юнәлдерелгән. Бу – Ижау шәһәрендә 35 юл участогы һәм башкаладан 100 чакрым ераклыкта урнашкан 13 участок. Беренче тикшерү нәтиҗәләре юл участокларының норматив буенча төзелгәнен күрсәтә. Киләсе бәяләү этабы – асфальтны махсус җиһазлар ярдәмендә тикшерү. “Әлеге комплекслы тикшерүләр подрядчылар башкарган эшнең сыйфаты һәм кулланыл­ган технологияләрнең нәтиҗәлелеген күрсәтәчәк”, — ди Удмуртия Хөкүмәте Рәисе Ярослав Семенов.
Комиссия әгъзалары фикеренчә, юллар­ның торышын бәяләү эшләре «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты объектларын гына тикшерү белән чикләнмәячәк. 15 апрельдән соң шәһәр хакимияте белгечләре гарантиядә булган башка юлларны да тикшерәчәк. Тикшерү графигы турында мәгълүмат Ижау шәһәре сайтында бирелгән. Юл төзелешенә битараф булмаган һәркем комиссия белән берлектә тикшерү эшләрендә катнаша, мәгълүмат белән сайт аша таныша ала.
Шушы көннәрдә узган киңәшмәдә яңгыраганча, планда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты кысаларында Ижау шәһәрендәге һәм аннан 100 чакрымга кадәр ераклыктагы юлларны төзекләндерү тора. 2018 елда әлеге проектны тормышка ашыру өчен 1 млрд. сумга якын акча каралган. Агымдагы елда әлеге проекттан тыш, республика юлларын төзекләндерү өчен 460 млн. сум сарыф ителәчәк.
Шәһәр һәм республика юлларын төзек­лән­дерүчеләрне сайлап алу вакытында янга калган 30 млн. сум күләмендәге акча Камбарка шәһәренең юлларын төзекләндерүгә юнәлдереләчәк. “Төзекләндереләчәк юллар исемлегендә Советская, Суворов, К.Маркс, Озерная урамнары, кайчандыр химик коралларны юк итү проекты кысаларында төзекләндерелә башлаган, тик ахырына җиткерелмәгән Никита Манохин урамы, шулай ук шәһәребезнең иң зур балалар бакчасы урнашкан Азин урамы бар”, — ди “Камбарка” муниципаль берәмлеге башлыгы Марат Сөләйманов.