Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Александр Бречалов: “Халык фикеренә таяну –аксиомага әверелсен”
18.10.2017

Александр Бречалов: “Халык фикеренә таяну –аксиомага әверелсен”

Узган атнада УР Башлыгы Александр Бречалов җитәкчелегендә “Уңай шартлы шәһәр мохите формалаштыру” ведомствоара комиссия утырышы булып узды.
Әлеге проект буенча нинди эшләр башкарылганлыгы турында торак-коммуналь хуҗалыгы һәм энергетика министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Иван Маринин хисап тотты. Аның билгеләп үтүенчә, бүгенге көндә 243 өй алдында (293 йорттан) төзекләндерү, тәртипкә китерү эше тәмамланган. 15 муниципаль оешманың 50 ишек алды территориясендә төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Барлык урыннарда диярлек төзекләндерү эш­ләре коммуникацияләрне алыштыру белән берлектә башкарыла. Җәмәгать урыннарын тәртипкә китерү 9 муниципаль оешмада алып барыла (Ижау, Воткинск, Можга, Глазов, Сарапул, Каракүл, Кез, Камбарка, Ува районнарында). Инде Воткинск шәһәренең буа буен төзекләндерү, Можгада 1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга мемориал кую эшләре төгәлләнгән, ә башка районнарда проект кысаларындагы эшләр дәвам итә.
Программаны гамәлгә ашыруга аерым шәһәрләр актив кушылган. Ижауда Гоголь бульварын төзекләндерү хакында фикер алышулар күп булды. Ижау шәһәре Башлыгы Юрий Тюрин әйтүенчә, очрашулар вакытында 40тан артык тәкъдим булган.

Ува поселогында ишек алларын төзекләндерү турындагы проектны халыкка җиткерү, бу эшкә тарту, берләштерү, фикерләрен ишетү максатыннан “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Благоустройство дворов Ува” дип аталган төркем дә ачканнар.
Очрашуда катнашучылар: “Мондый төркемнәр һәрбер районда оештырылырга тиеш”, — дигән уртак фикергә килделәр. Ә республика дәрәҗәсендә Интернетта үзәк мәйданчык ачарга кирәк дигән тәкъдим яңгырады.
Удмуртия Башлыгы халык бе­лән аралашып, аларны нин­ди мәсьә­ләләр борчуы хакында фикерләрен белергә, алар ихтыяҗларына таянырга кирәк­легенә басым ясап: “Безгә халык белән аралашырга өйрәнергә кирәк. Әйдәгез, моны аксиомабыз итеп алыйк” , — диде ул.
Иван Маринин хәбәр итүенчә, проектта катнашучылар үз эшләрен 1 ноябрьгә төгәлләргә тиеш. Бары тик Каракүл районының гына әлеге вакытка сыешмау куркынычы бар. Әлеге муниципаль берәмлек башлыгы Сергей Русинов ситуацияне аңлатып, объектларны төзекләндерү өчен контрактлар сентябрь, октябрь айларында гына төзелүе, ләкин барлык кыенлыкларга карамастан, эшләрне билгеләнгән вакытта башкарырга өлгерәчәкләре турында әйтте.
Александр Бречалов тагын бер тапкыр кабатлап: “Уңай шартлы шәһәр мохите фор­малаштыру” проектын “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” проекты кебек үк вакытында төгәлләргә тиешбез. Соңгысы турында әйткәндә, аны гамәлгә ашыру буенча быел без лидерлар исәбендә. Бу исә өстәмә финанслануга өметләнә алабыз дигәнне аңлата. Федераль акчаларны алу өчен көрәшергә кирәк”, — дип ассызыклап үтте.

Элмира Нигъмәтҗан.