Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Александр Бречалов: “Халык иминлеген тәэмин итү – төп бурычыбыз”
16.05.2019

Александр Бречалов: “Халык иминлеген тәэмин итү – төп бурычыбыз”

Алданган өлешче­ләр булмаячак!

Халыкның артык ышанучан булуыннанмы, әллә инде комсыз, намуссыз төзүче компанияләрнең яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләрдәй күбәюеннән, илебездә алданган өлешчеләр елдан-ел арта бара. Еш кына тормышын, яшәү рәвешен яхшырту максатыннан, күп елларга үз өстенә зур җаваплылык алып, зур процентлар түләргә риза булган өлешчеләр, төзелеп килүче йортларына керә алмыйча, озак еллар ишек алдында таптана. Респуб­лика җитәкчелеге мондый капкынга эләгүчеләрне булдырмауга, халыктан күп акчалар җыеп, үзләрен банкрот итеп игълан итүче оешмаларны фаш итүгә зур игътибар бирә. Шушы көннәрдә узган аппарат киңәшмәсендә өлешләп торак төзүнең яңа схемасына күчү, шулай ук республика территориясендә милли проектны гамәлгә ашыру турында сүз барды.
Россия Президентының май указында ел саен кимендә биш миллион гаиләнең торак шартларын яхшырту турында бурыч куелган иде. Әлеге максатка ирешү юлларын ассызыклап, Хөкүмәт Рәисе Ярослав Семенов үз фикерен җиткерде: “2024 елга инфраструктураны үстерү өчен барлык шартлар да тудыру мөһим. Милли проект кысаларында «Торак» федераль проекты формалаштырылган, ул торак төзелеше күләмен арттыру өчен шартлар булдыруны күздә тота. Удмуртия Республикасында 2024 елга кадәр 998 мең квадрат метр торак төзү каралган”, — диде.
2018 елда 717 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, бу 2017 ел белән чагыштырганда 58 мең квадрат метрга күбрәк. 2019 елның 1 июленнән Россиядә өлешләп төзүне хокукый җайга салу өлкәсендә үзгәрешләр үз көченә керәчәк. Яңа документ өлешчеләрнең хокукларын яклауны көчәйтү максатыннан каралган. “Моңа илдә өлешчеләрнең алдану очраклары артуы этәргеч булды”, — дип ассызыклады Республика Хөкүмәте Рәисе.
Илебез Башлыгы Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасы вакытында өлешләп төзүдән акрынлап баш тартырга һәм төп җаваплылыкны төзүчеләргә һәм банкларга күчерергә кирәклеген җиткергән иде. Шунлыктан, 2018 елның 4 июлендә эскро-счетлар кулланып, торак төзелешен финанслауның яңа моделенә күчүне күздә тоткан законга кул куелды. Нәтиҗә буларак, 2018 елның 1 июленнән өлешчеләрнең акчаларын җәлеп иткәндә, эскро-счетларны куллану ирекле характерда, ә 2019 елның 1 июленнән мәҗбүри дип каралды. Ягъни, быелдан күп фатирлы йортлар төзелеше проектлы финанслауга күчү төп үзгәреш булып торачак. Әлеге үзгәрешләр нигездә нәрсәне күз алдында тота соң?
Бу – киләчәктә төзүчеләр вәкаләтле банкларда максатчан кредитлар алачак, ә өлешчеләрнең акчалары махсус эскро-счетларда туп­ланачак дигән сүз һәм төзүче компания бу акчаларны кулында яңа торак ачкычы булганда гына ала алачак. «Хәзер өлешләп түләүче төзүчегә акча җибәрми. Республикабызда шундый 10 махсуслаштырылган банк төзүчегә проект кредиты бирә. Өлешләп төзүдә катнашучы
гражданин акчаны банкка җибәрә. Шул рәвешле, төзүче оешма төзелеш буенча үз йөкләмәләрен үтәмәгән очракта, гражданнарга акчаларны кире кайтаруның 100% гарантиясе бар”, — дип билгеләп үтте Ярослав Семенов.
2019 елның 1 маена Республика территориясендә 61 төзүче оешма 93 проект (99 күпфатирлы йорт) төзи. Бу проектка төзелешнең 30%ка кадәр өлеше генә эшләнгән һәм өлешләп төзү килешүләренең күләме йортның гомуми мәйданының 10% тан кимрәк булган объектлар керә. Әлеге яңа схема алданган өлешләп түләүчеләрне булдырмау максатыннан эшләнә.
Иске кагыйдәләр буенча Удмуртиядә 57 торак йорт төзелеше төгәлләнәчәк. Бүгенге көнгә 4 проект (6 йорт) буенча төзүчеләр, ВТБ һәм Сбербанк банкларында эскро-счет кулланып, кредит килешүләре төзегән инде. “Киләчәктә торак төзелеше күләм кимүгә юл куймаска, торак төзелеше базары ышанычлы үссен һәм төзүчеләр төзелештә өлешләп катнашучылар алдында үз бурычларын башкарсын өчен шарт­лар тудырырга кирәк», — дип ассызык­лады премьер-министр.
2019 елга «Торак» федераль проекты кысаларында 732,0 мең кв.метр торак тапшыру каралган, бу 2018 ел күрсәткеченнән 16,8 мең кв. метрга артыграк.

Халык иминлеге – төп мәсьәлә

Соңгы арада янгын чыгу очраклары артты. Саннарга күз салсак, бер ай эчендә генә дә янгыннарның саны 2,5 тапкырга арткан. Иң аянычы – янгын чыгуның төп сәбәпчеләре кешеләр үзләре. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия Республикасы буенча идарә башлыгы Петр Фомин Завьялово районының «Колюшево» бакчачылык ширкәтендә чыккан янгынны мисалларның берсе буларак билгеләп үтте. Биредә яшәүчеләр су торбасын “болгарка” белән кискәндә, кинәт коры үләнгә ут каба. Җил көчәйгәч, ут тиз арада читкә тарала һәм корылмаларга күчә. Янгын биләп алган мәйдан 2 гектардан артып китә. Нәтиҗәдә, 3 сарай янып бетә. Янгын сүндерүчеләренең вакытында килеп җитүе өч бакча йортын, дүрт хуҗалык бинасын коткарып кала.
Петр Фомин искәртеп узганча, рес­публика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелгән, шунлыктан, штрафлар да шактый арт­кан: гражданнар өчен — 4 мең, юридик зат-лар өчен 400 мең сум тәшкил итә. Бүгенге көндә иң күп янгын очрагы Завьялово районында, Ижау, Воткинск һәм Глазов шәһәрләрендә теркәлгән. Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан 108 хокук бозу очрагы буенча административ җаваплылык теркәлгән.
Республика Башлыгы Александр Бречалов ачык сулыкларда коенучылар өчен дә куркыныч вакыт җитүен ассызыклады. Кызганычка каршы, быел фаҗигале очрак теркәлгән инде. 10 май көнне Игра поселогы буасында 16 яшьлек яшүсмер батып үлгән. «Халык иминлеген тәэмин итү — төп бурычыбыз. Бүгенге көндә моңа аерым игътибар юнәлтү мөһим», — диде Респуб­лика Башлыгы.

Батырлык ул – рухи матурлык

Әйе, көннәр җылытуга халык су коенырга, кызынырга ашыга. Су буйларында ял итү куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгәндә генә хәвефсез үтә. Яр урта мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Кирилл Пагин узган ел шундый күңелсез хәлнең шаһите булган. Егет җирле сулыкта су коенганда, суга батучы малайның гомерен коткарып, батырлар исемлегенә керә. “Таныш малайның суда батып-калкып алуын, курыккан кыяфәтен күреп ярдәмгә ашыктым. Мин коткарганда, ул инде аңын югалткан иде. «Бәхеткә, яр буенда ял итүчеләр күп иде, тиз арада “Ашыгыч ярдәм” чакырдылар”, — дип искә ала ул көнне Кирилл. Әлеге батырлыгы өчен Кирилл шушы көннәрдә “Кайнар йөрәкләр” дип аталган Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасы лауреаты исеменә лаек булды. Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов һәм Удмуртия Республикасы буенча Баш федераль инспектор Сергей Панов Кириллга «Кайнар йөрәк» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасының күкрәк билгесен, диплом тапшырдылар.
Икенче бүләкләнүче Ижауның 29нчы икътисад-математика лицее укучысы Елизавета Перминова иде. Яшь җырчы 2017 елда Удмурт дәүләт филармониясендә “Игелек көне” хәйрия концертларын үткәрүне тәкъдим иткән һәм яклау тапкан. Ул Даун симптомлы авыру балаларны берләштерүче “Кояшлы дөнья” төркеме белән 30 кеше катнашында концерт оештырган. Елизавета Перминованың проекты “Россия добровольцы — 2018» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүче итеп танылган. Елизавета кечкенә яшьтә булуына карамас­тан, тырышлыгы, башкаларга карата игътибары белән зур үрнәк.
Киләчәктә дә Елизавета “Кояшлы дөнья” төркеме белән хезмәттәшлеген дәвам итәчәген белдерде. “Әлеге балаларга ярдәм итү йөзеннән берничә видеоклип та булдырылды. Киләчәктә начар ишетүче балалар белән яңа проект булдырып, җырлар башкару планда тора”, — ди ул. Елизавета июнь аенда Германиядә узачак халыкара тел һәм мәдәният фестивалендә Россияне тәкъдим итәчәк.
Александр Бречалов бүгенге буынны нәкъ менә шундый мисалларда һәм гамәлләрдә тәрбияләргә кирәклеген билгеләп үтте. Шундый кыю, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле балалар тәрбияләүләре өчен ата-аналарга рәхмәтен белдерде.

Ләйсән Әхмәтова.