Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Александр Бречалов: «Республика халкы – аның хәзинәсе»
3.11.2020

Александр Бречалов: «Республика халкы – аның хәзинәсе»

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге һәм Удмуртия дәүләтчелеге көне

Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречаловның котлавы

Хөрмәтле дуслар!

Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Безнең республика өчен бу икеләтә бәйрәм, чөнки ул Удмуртия дәүләтчелегенең 100 еллыгы белән туры килә.
Халыклар бердәмлеге көне Вата-ныбызның бәйсезлеген һәм бөтенлеген саклап калган ата-бабаларыбызның көчен һәм бердәмлеген ассызыклый. Ә Удмуртиянең 100 еллыгын бәйрәм иткәндә туган ягыбызның данын арттырган кешеләрне, тарихны искә алабыз, республиканың бүгенгесен бәялибез һәм якты киләчәккә ышаныч белән планнар төзибез.
Туган як өчен горурлык, кече Ватаныбызга мәхәббәт, милләтара татулык безне бүген дә берләштерә.
Удмуртия — Россия үсешендә үз ролен үтәүче төбәк. Инде күптәннән республикабыз символы булып Михаил Тимофеевич Калашников исеме тора. Ә Удмуртия инженерлары һәм конструкторларының хәзерге буыны Михаил Калашников нигез салган традицияләрне лаеклы дәвам итә. Ләкин Удмуртияне корал җитештерүче төбәк итеп кенә кабул итү дөрес булмас. Бөек рус композиторы Петр Ильич Чайковский өчен Воткинск шәһәренең бишек булуын да онытмаска кирәк. Алай гына да түгел, Удмуртия илебезгә күпме музыкантлар, рәссамнар, спортчылар бүләк итте?! Спорт легендабыз Галина Алексеевна Кулакова дөнья ареналарында җиңү символларының берсе булды. Без аның һәм башка бик күп спортчыларның уңышлары белән ихластан горурланабыз.
Республикабызның чын хәзинәсе — аның халкы. Бу — һәр көнне йөзләгән кеше гомерләрен саклап калучы табиблар, киләчәк буынны тәрбияләүче укытучылар, Удмуртияне дөнья базарына чыгаручы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, икътисадны үстерүгә зур өлеш кертүче завод эшчеләре, урта һәм кече бизнес вәкилләре.
Илебез Президенты Владимир Путин: «Россия бөеклеге һәр гражданинның лаек-лы тормышы белән бәйле. Куелган максатларга ирешүдә җәмгыятьнең һәм һәр кешенең актив катнашуы мөһим», — диде.
Республикабыз дәүләтчелегенең 100 еллыгы һәм Халыклар бердәмлеге көне белән котлап, үз хезмәтләре, энергиясе, белемнәре белән Удмуртияне көчлерәк һәм матуррак иткән һәркемгә рәхмәт белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм һәр эштә уңышлар телим!