Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Александр Бречалов: “Мин сәфәрдән канәгать”
18.07.2018

Александр Бречалов: “Мин сәфәрдән канәгать”

Узган атнада эш сәфәре кысаларында Александр Бречалов Можга шәһәрендә һәм Можга районының Кватчи муниципаль берәмлеге җирендә урнашкан «Заря» күмәк хуҗалыгында, “Пычас” муниципаль берәмлегенең «Петухово” ширкәтендә булды.

Можгалылар шаккатырдылар

Иң элек ул яңа сайланган шәһәр башлыгы Михаил Трофимов белән булачак “Можга” боз аренасының төзелеш мәйданчыгын карап чыкты. Боз сарае 2020 елда кулланылышка тапшырылырга тиеш. Төзелеш оешмасының генераль директоры Раил Муфтахов объектны вакытында тапшыру өчен барысын да эшләячәкләрен белдерде.
Авторемонт заводында Александр Бречаловны “Батыр” минитракторы таң калдырды. Оешманың генераль директоры Ильяс Гайнетдинов киләчәктә елга 2000 трактор җитештерү бурычы торуын белдерде. Александр Бречалов аны хуплады һәм ярдәм итәргә дә вәгъдә итте.
Алдагы тукталыш бер гасырлык тарихы булган “Кызыл йолдыз” агач эшкәртү предприятиесендә иде. Биредә җитештерелгән товарларны Россия регионнарында гына түгел, Казахстан, Әрмәнстан, Кыргызстан, Чехия, Венгрия, Литва, Германия, АКШ, Канадада да сатып алалар. Бу предприятиенең җитәкчесе — милләттәшебез Рәшит Абашев. Александр Бречалов оешма эшчеләре белән аралашып, җитештерелгән товарларны карап чыкканнан соң, коллектив тарафыннан башкарылган эшләргә югары бәя бирде. “Биредә җитештерелгән линейкаларның дөньяның 180 иленә китүе — искиткеч хәл. Ул гына да түгел, барлык товарның 50%ы чит илгә чыгарыла”, — дип, ул үзенең соклануын яшермәде.

“ Таң”да — таң калырлык эшләр

Күмәк хуҗалыкка нигез 1929 елда салына. Ул вакытта колхоз бер авылдан тора. 1950 елда 9 авыл берләшеп, “Заря” колхозы барлыкка килә. 2001 елда авыл хуҗалыгы җитештерү компаниясе дип үзгәртелеп корыла. Бүгенге көндә ул дүрт авылны (Кватчи, Водзя, Гущино, Чежесть) һәм өч комплекслы бригаданы берләштерә.
Беренче карашка, “Заря” СПК-колхозы – ит, сөт җитештерүче гадәти авыл хуҗалыгы предприятиесе. Ләкин бу хуҗалыкның үзенчәлеге дә бар. Биредә 35 елдан артык бәрәңге, чөгендер, кишер, кәбестә үстерәләр. Дөрес, республикада бәрәңге үстерүче хуҗалыклар шактый, ләкин аларның берсе дә яшелчәчелек белән ныклап торып шөгыльләнмиләр. “Заря” хуҗалыгы витаминлы продукцияне үстереп кенә калмый, аның кулланучыларга барып җитүенә дә ирешә. Хуҗалык карамагында 3846 гектар җир исәпләнә. Шуның 50 гектарында бәрәңге, 30 га — кәбестә, 15 га — кишер, 12 га — чөгендер, 2 гектарында суган үстерелә. Әлеге хуҗалык республикада яшелчәләр үстерү буенча алдынгылыкны беркемгә бирми. Узган елда яшелчә уңышының уртача күрсәткечләре биредә бер гектарга 501 центнер булса, рес­пуб­ликада бу сан 303 центнер гына.
Хуҗалык җитәкчесе Валентин Владимиров сүзләреннән күренгәнчә, яшелчәләр үстерү җайга салынган, су сибү җайланмалары да бар. Шуңа күрә уңыш та мулдан була. Уңышны җыю да техника белән башкарыла. Франциядән кайтартылган трактор эшне күпкә җиңеләйткән. Бәрәңге җыючы комбайн ярдәмендә чөгендер, кишерне дә алалар икән. “Бары тик кәбестәне генә кул көче кулланып җыябыз. Намуслы хезмәт куйганда гына кулланучыларның таләпләренә туры килерлек яшелчә үстерергә мөмкин. “Заря” хуҗалыгында моны аңлаучы хезмәт сөюче кешеләр эшли. Шуңа күрә без 90нчы елларны югалтуларсыз уздыра алдык”, — ди җитәкче.
Яшелчәләрдән кала, бөртеклеләрне һәм мал азыгын бу хуҗалык үз ихтыяҗлары өчен җитештерә. Узган ел бөртеклеләр уңышы бер гектардан уртача 30,3 центнер була. Бүгенге көндә 1800 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 700е савым сыерлар. 400 сыерга исәпләнгән саву блогы төзелгән. Анда заманча сөт саву системасы сузылган. 200 урынлы бозау фермасы булдырылган. Төргәкле сенаж әзерләү технологиясен кулланалар. Бүгенге көндә тагын 600 сыер сыешлы ферма төзү эшләре алып барыла. 2017 елда бер сыердан 6049 кг сөт савуга ирешкәннәр.
Александр Бречалов пилмән, ит ярымфабрикатлары, кондитер товарлары җитештерү, ипи пешерү цехларында, кибеттә дә булып, эшләрнең ничек оештырылуы белән танышып чыкты.
Ак ипине биредә үзләренең оннарыннан 1990 елдан — яңа ашханә кулланылышка тапшырылганнан бирле пешерәләр икән. Биредә колхозчыларны ашату оештырылган. Ә аннан артып калган ипи Кватчи авылы кибетендә сатыла. Беренче елларны 25 000 буханка ипи пешерелсә, 2016 елда бу сан 40 меңгә җитә. 2016-2017 елларда хуҗалык складлары бинасы ит ярымфабрикатлары, колбасалар ясау цехлары итеп үзгәртеп корыла. 2017 елда 9 тонна ит ярымфабрикатлары ( 20 төрле) җитештерелә, ә агымдагы елның 4 аенда – 6 тонна.
Җитештерелгән барлык төр продукция Кватчи, Можга, Ижау кибетләрендә сатыла, Кватчи балалар бакчасын ипи белән тәэмин итәләр. Ике ел элек хуҗалык үз казнасыннан колхоз карамагындагы фельдшер-акушерлык пунктын төзекләндерүгә 1 млн 300 мең сум акча сарыф итә.
Удмуртия Башлыгы әлеге авыл хуҗалыгында алып барылган эшләрне уңай бәяләде.

Туфракны акчага әйләндерүчеләр

“Пычас” муниципаль берәмлегендә «Пету­хово” ширкәте дә бер урында тормыйча заман белән бергә атлый. Үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнүдән тыш, үсентеләр өчен грунт, Карамбай чишмәләреннән агучы суны шешәләргә тутырып сату белән шөгыльләнәләр. Предприятие җитәкчесе Илсур Фаизов әйтүенчә, соңгы проект авырданрак “юл ярса” да, үсентеләр өчен грунтны Удмуртиядә яшәүчеләр генә түгел, башка регионнарда да үз иткәннәр. Илсур Фаизов Рес­публика Башлыгына 2016 елда сөтчелек фермасы төзелешенә сарыф ителгән чыгымнарын кайтаруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Александр Бречалов шунда ук Авыл хуҗалыгы министры Ольга Абрамовага субсидия бирү мәсьәләсен чишәргә һәм күрелгән чаралар турында август ахырында хәбәр итәргә кушты. Ә Илсур Фаизовка агымдагы елда бер сыердан 6000 кг сөт савып алырга ирешү бурычы куелды (узган ел бу сан 5500 кг булган).
Эшлекле сәфәр Пычас авылы халкы белән очрашу белән тәмамланды. Анда Александр Бречалов сәфәрдән канәгать калуын белдерде. “Элеккеге район башлыгы Аркадий Вершинин – нык куллы хуҗа. Ул предприятие җитәкчеләренә үз вакытында дөрес юнәлеш биргән”, — диде ул һәм яңа гына сайланган район башлыгы Александр Васильевка бу матур традицияләрне дәвам иткәндә уңышлар теләде.

Рәмзия Габбасова әзерләде.