Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Александр Бречалов: “Играда эшчән халык яши”
16.08.2017

Александр Бречалов: “Играда эшчән халык яши”

Удмуртия Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов республика районнары, андагы сәнәгать предприятиеләре белән танышуын дәвам итә. Бу безгә, журналистларга да, моңа кадәр аяк басмаган, эшчәнлекләре белән якыннан танышу мөмкинлеге булмаган завод-фабрикаларга барырга, халык белән очрашырга, аларның фикерләрен ишетергә мөмкинлек бирә. Чираттагы сәфәр – Игра районына.

“Факел” пыяла заводында

Игра районына сәфәрне “Факел” пыяла заводыннан башлап җибәрдек. Завод җитештергән продукцияләр белән таныштык.
“Факел” заводы — Рәсәй Феде­рациясенең Идел буе феде­раль округында алдынгы пред­приятиеләрнең берсе. Биредә Факел авылының 70 проценттан артык халкы хезмәт итә. 2011 елда пыяла заводы пыяла җитештерү эшен модернизацияләү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыра башлаган. Бу үз чиратында продукциянең ассортиментын киңәйтүгә һәм эксклюзив пыяла савытлары җитештерүнең күләмен арттырырга ярдәм иткән.
Яңа цех эшчәнлеген Россиядә аналоглары булмаган заманча 8 секцияле яңа EmhartGlass NIS 8 машинасы ярдәмендә пыяла шешә җитештерүдән башлап җибәргән. 2010-2015 елларда предприятие үсешенә 525 млн сум инвес­тиция салынган. Бу җитештерү күләмен арттыру өчен зур этәргеч ясаган. Пыяла заводы илебезнең 25тән артык регионы белән үзара файдалы хезмәттәшлек итә. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Петербург, Башкортстан, Самара, Орлов, Төмән өлкәләре, Пермь крае, Ерак Көнчыгыш һәм Казахстан белән даими эшли.
2016 елда предприятие тарафыннан 125,6 млн данә продукция җитештерелгән. 2015 ел белән чагыштырганда ул 107,7 процентны тәшкил итә. Директор вазифасын башкаручы Юрий Перваков әйтүенчә, пыяла кайнату мичләренә план буенча ремонт эшләре үткәрү, әлеге тармакны модернизацияләү җитештерү күләмен арттырырга (елына 160 млн данә шешәгә кадәр) ярдәм итәчәк. Заводка җитештерү күләмен 30 процентка кадәр арттыру максаты куелды. Максатны чынга ашыру нәтиҗәсендә өстәмә эш урыннары да тудырылачак. Ул вакытта пыяла җитештерү заводлары рейтингында “Факел” заводы 5-7 позициягә күтәрелергә мөмкин.
Юрий Перваков Республика җитәкчесенә: “Быел эшли башлаган Сәнәгатьне үстерү республика фонды аша заводны алга таба тагын да киңәйтү, үстерү өчен ташламалы кредит алыр идек”, — дип мөрәҗәгать итте.
Завод җитәкчеләренең үсеш өчен янып йөрүен Александр Бречалов бик хуплады. “Республикабыз предприятиеләренең үсешен һәм халыкны эш урыннары белән тәэмин итүне кайгыртырга кирәк. Предприятиеләр көчле булганда социаль мәсьәләләрне хәл итү җиңелрәк булачак”, — диде ул.

Беренче чиратта – районны газлаштыру

Халык белән очрашып сөйләшү вакытында һәр районга да хас мәсьәләләр — юл төзелеше, тузган тораклар, авылларга газ үткәрү, социаль инфраструктураны үстерү кирәклеге турында сүз кузгатылды. Александр Бречалов әйтүенчә, районда акушерлык корпусы төзелешен тәмамлау, физкультура-сәламәтләндерү комплексы булдыру, 4нче санлы мәктәпне төзекләндерү, ә 1нче мәктәпкә өстәмә янкорма төзү бурычы тора. Авыл халкы яңа сәнгать мәктәбе бинасы барлыкка килүне дә күптән өметләнеп көтә.
Әмма Игра районында бүгенге көндә иң төп мәсьәлә, Александр Бречалов фикеренчә, газ үткәрүнең түбән булуы. Районның нибары 18 проценты гына газлаштырылган. “Беренче чиратта бу мәсьәләне хәл итү буенча эшләячәкбез”, — ди ул.
Игра районында су белән тәэмин ителеш буенча да мәсьәләләр юк түгел. Сукугыч бинасы да җимерек хәлдә. Бу сорауларны Александр Бречалов үз контроле астына алды һәм шунда ук УР энергетика, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм дәүләт тарифларын тәртипкә салу буенча министр вазифасын башкаручы Иван Марининга бу мәсьәләнең чишелеш юлларын эзләргә кушты.
Факел поселогы халкы электр энергиясе буенча да өзеклекләрнең еш булуына зарланды. “Аена 2-3 тапкыр ут сүнә. Бу беренче чиратта пыяла заводына зыян китерә”, — ди алар. Александр Бречалов бу мәсьәләне хәл итүгә кагылышы булган барлык оешмаларны да җыеп, киңәшмә уздырырга, бу төзексезлекләрне хәл итү юлларын эзләргә киңәш итте.

Күз буяу гына булмасын

Халык белән очрашу вакытында әхлакый тәрбия темасы да читтә калмады. Яшь аналар районда балалар һәм яшьләр өчен нар­комания, эчүчелеккә каршы профилактик чаралар аз үткәрелүе, аңлату, агарту эшләре алып барыл­мавы турында сүз күтәрделәр. Кемдер, аларга җавап итеп, наркомания, эчүчелек начар дип, лозунг­лар күтәреп йөрүдән генә файда юклыгы, иң мөһиме гаиләдә уңай, әхлакый мохит, тәрбия булырга тиешлеге турында әйтте. Әмма балалар кечкенәдән файдалы эшләр белән мәшгуль булсын өчен төрле юнәлештәге түгәрәкләр, спорт чараларында катнашу мөмкинлеге дә кирәк. Моны җитәкчеләр яхшы аңлый.
Александр Бречалов Игра районы башлыгы Татьяна Чураковага профилактик программа һәм проектларны гамәлгә ашырырга әзер активистлар, җәмгыять оешмаларыннан эшлекле төркем төзергә тәкъдим итте. “Бу юнәлештә Якшур-Бодья районының эш тәҗрибәсе үрнәк булырлык”, — диде ул.
Игра районы халкының көр күңелле, киләчәккә өмет белән каравы, якты матур планнарны гамәлгә ашыру максаты белән эшләве сок­ландырды. Әйтик, Сеп авылында “Югалган авыллар музее” дип аталган проект эшли. Бу музейның үсеше өчен 2 миллион сум грант алу мөмкинлегенә ирешкәннәр, ә күптән түгел генә яңа бәйгедә 700 мең сумлык яңа грантка ия булганнар. “Бу минем өчен маяк! Мин һәрбер районга елына краудфандинг мәйданчыклары аша 10 миллион сумлап акча җәлеп итү максаты куйдым. Сеп авылының проекты, гади авыл халкы тырышлыгы белән башкарылган эш үрнәк булып тора. Алар үз эшен ихластан яратып башкаралар. Шуңа да зур нәтиҗәләргә ирешәләр. Ул мәдәниятне, тарихны саклаудан тыш, икътисадны үстерү өчен дә әһәмиятле.
Сеп авылы музее бүгенге көндә Финляндия, Германия, Франция туристларын җәлеп итә. Бу – үсеш ноктасы. Мондый проектларны без бик хуплыйбыз”, — ди Александр Бречалов.
Игра районына эшлекле сәфәренә нәтиҗә ясап, Республика Башлыгы янә төзелеп бетмәгән акушерлык бинасы мәсьәләсенә кайтты. “Бу бина күптән төзелә башлаган. Үз вакытында төзеп тапшырылса, аның хакы күпкә арзанрак чыккан булыр иде. Хәзер бермә-бер кыйммәткә төшәчәк. Шуңа күрә, һәр башланган эшне вакытында тәмамларга кирәк. Берничә эшкә берьюлы тотынып, аларны башкарып чыгу вакытын сузганга караганда, бер эшкә алынып, аны нәтиҗәле итеп тәмамлап чыгу күпкә отышлырак. Бу юлларга да кагыла. Чокыр-чакырларны даими ямап, берникадәр вакыттан бу мәсьәләгә тагын әйләнеп кайтканчы, ныклап эшләргә кирәк. Башкарган эшләр күз буяу өчен генә булмасын”, — диде.

Элмира Нигъмәтҗан.