Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Александр Бречалов: «Зур үзгәрешләр көтелә»
10.01.2019

Александр Бречалов: «Зур үзгәрешләр көтелә»

Узган елның соңгы көннәрендә Удмуртия Республикасы Дәүләт Советының чираттан тыш сессиясендә Александр Бречалов “Удмуртия Республикасы вәзгыяте турында” еллык юлламасы белән чыгыш ясады.

“Без тормышның барлык өлкәләренә дә кагылачак зур үзгәрешләр алдында торабыз. Бу үзгәрешләр икътисад, сәламәтлек саклау өлкәләрендә, мәгариф, мәдәният, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуда җитди алга китеш вәгъдә итә”, — дип башлады үз чыгышын Республика Башлыгы. Ул узып баручы елга нәтиҗә ясады, 2019 елда республика тормышын хәл итүгә турыдан-туры йогынты ясый торган әһәмиятле адымнарга тукталды.

Икътисад

2019 елда милли проект кысаларында гамәлгә ашырылачак «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү» пилот программасында республикабыз беренчеләрдән булып катнашачак. Әлеге региональ программада республиканың 800 миллионнан 30 млрд сумга кадәр керем алучы 19 оешма катнашачак. Программада катнашу өчен сайлап алынган оешмаларга матди һәм башка төрле ярдәм күрсәтеләчәк.
Тагын бик тә мөһим милли проектларның берсе – “Кече һәм урта эшмәкәрлек, шәхси эшмәкәрлеккә ярдәм итү”. Төп максаты — кече һәм урта эшкуарлык инициативасына ярдәм итү. Әлеге милли проект буенча республика 2019 елда федераль бюджеттан 758 млн сумнан артык акча алачак. Бу акчалар кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына поручительстволар бирүгә (27,5 млн. сум); ми­к­розаймнар бирүгә (112,7 млн. сум); «Минем бизнес» бердәм гомумроссия форматындагы эшкуарлыкка ярдәм итү үзәкләрен бер мәйданда берләштерүгә сарыф ителәчәк.
Юлларны төзекләндерү максатыннан, рес­­­­­публика “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектында катнаша. 2019 елда проектны гамәлгә ашыруга 964 млн. сумнан артык федераль финанслау җәлеп ителәчәк. Акчалар региональ әһәмияттәге 92,4 чакрым юл челтәрен ремонтлауга, шул исәптән, Ижау шәһәре агломерациясенең юл челтәренә керүче юлларны төзекләндерүгә; светофорлар, яктырту һәм фото-видеофиксация комплексларын урнаштыруга; җирле әһәмияттәге 42,7 чакрым автомобиль юлларын ремонтлауга (Ижау, Сарапул, Воткинск, Можга шәһәрләре, Камбарка һәм Завьялово районнары муниципаль берәмлекләре) бүленәчәк.

Мәгариф

Республикада “Мәгариф” милли проектына 2019 елда федераль бюджеттан 718 млн сум бүленәчәк. Бу акчалар беренче чиратта республикада мәктәпләр төзүгә тотылачак.
2019 елда республикада 4 мәктәп төзелүе, шуларның 3сен ел дәвамында файдалануга тапшыру көтелә. Әлеге мәктәпләр Постол авылында (160 урынлык), Ижау шәһәренең Леваневский урамында (825 урынлык), Кез поселогында (500 урынлык) төзеләчәк.
Моннан тыш, Вавож районының Большое Волково авылында 160 урынга исәпләнгән мәктәп төзеләчәк. Кулланылышка тапшыру вакыты — 2020 ел.
Республика Башлыгы сүзләре буенча, «Торак һәм шәһәр тирәлеге» милли проекты кысаларында Ижау шәһәренең Устинов районындагы архитектор П.П. Берш исемендәге урамда шулай ук гомуми белем бирү мәктәбе төзелеше планлаштырылган. Кулланылышка тапшыру вакыты — 2020 ел.
Республикада сәләтле балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча уңышлы эш алып барыла. 2019 елда сәләтле балаларны барлауга һәм аларга ярдәм күрсәтүгә, сәләтләрен үстерүгә федераль бюджеттан 209,2 млн сум юнәлдереләчәк.
2019 елда социаль өлкә объектларын ремонтлауга аерым игътибар биреләчәк. Бу хакта Александр Бречалов: “Бүгенге көндә 580 объект капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ. Мәгариф өлкәсенә килгәндә исә, бу 400дән артык бина, беренче чиратта сүз, әлбәттә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары турында бара”, — диде.

Демография

Әлеге милли проект буенча 2019 елда рес­публикага федераль бюджеттан 1,77 млрд.сум, шулай ук бюджеттан тыш фондлардан
3,4 млрд. сум акча киләчәк. Шул исәптән балалары туган гаиләләргә матди ярдәм (бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр, ана капиталы, ЭКО) – 4,6 млрд сум; балалар бакчалары төзүгә — 515,8 млн сум күләмендә финанслау каралган.
Шулай ук 80шәр урынга исәпләнгән 12 балалар бакчасы төзеләчәк (Глазов, Камбарка шәһәрләре, Шаркан, Хохряки, Вавож, Дебес, Алнаш, Кече Пурга, Сигаево, Каменное авыллары, Ува, Кез поселоклары). Шулай ук Вавож районының Яңа Бия авылында балалар бакчасы өчен 60 урынга исәпләнгән 1 бина сатып алу да күздә тотыла. 2020-2021 елларда милли проект кысаларында республикада тагын 19 балалар бакчасы төзү планлаштырыла.
Хәзерге вакытта яшьләр гаилә корганнан соң, бала тудырырга ашыкмый. Шушы проб­леманы хәл итү максатыннан, республикада «2019-2024 елларга Удмуртия Республикасында балалар туу санын арттыру, балалы гаиләләргә ярдәм итү» ведомствоара прог­раммасы проекты эшләнде. Әлеге программа кысаларында яшь гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү тәкъдим ителә. Әгәр ата-ана икесе дә көндезге формада белем алса, гаиләдә бала туган очракта, 2019 елдан матди ярдәм күләмен 15 меңнән 100 мең сумга кадәр арттыру планлаштырыла.

Юллар

2018 елда 132,3 чакрым юл торгызылган, республикада 254,6 чакрым юл төзекләндерелгән, 44,1 чакрым юл реконструкцияләнгән. 2017 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, төзекләндерү эш-ләренең тизлеге 1,5 тапкырга арткан. «Юллар елы» кысаларында иң катлаулы проект Глазов шәһәренең урам-юл челтәрен ремонтлау була. «Глазов» проектын гамәлгә ашыру вакытында 52 автомобиль юл участогы төзекләндерелгән. Моннан тыш, асфальт-бетон калдыкларын кулланып, шәһәрдә 23 км озынлыкта юл төзекләндерелгән. Көзге-язгы чордагы юлсызлык проблемасы 2020 елга кадәр өлешләп хәл ителәчәк. Быел 64,3 чакрым озынлыктагы 19 юл участогы норматив хәлгә китерелгән, шул исәптән 10,6 чакрым озынлыктагы 2 объект авыл юлларын реконструкцияләү кысаларында төзекләндерелгән.

Сәламәтлек саклау

2019 ел Удмуртиядә «Сәламәтлек елы» дип игълан ителде. Республикабызда яшәүче һәркем сыйфатлы медицина ярдәме алу, технологик заманча җиһазларда тулы тикшеренү узу мөмкинлегенә, онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары кебек куркыныч авыруларны иртә диагностикалау чараларына ия булырга тиеш”, — ди Александр Бречалов.
«Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча 2019 елда федераль бюджетта 784,7 млн. сум күләмендә акча каралган. Шулай ук 2019-2021 елларда өстәмә 3 млрд. сум күләмендә финанслау бүленәчәк. Әлеге финанслау:
• республика клиник онкология диспансерын яңа җиһазлар белән тәэмин итүгә;
• 2019 елда 2 региональ кан тамырлары үзәкләрен, ә 2020-2021 елларда Ижауда, Воткинскида, Сарапулда, Глазовта, Можга, Игра шәһәрләрендә беренчел кан тамырлары бүлекләрен яңадан җиһазландыруга;
• 2019-2020 елларда 22 балалар поликлиникаларын (Ижау, Воткинск, Сарапул, Глазов, Можга, Балезино, Завьялово, Кез, Игра, Ува) җиһазлауга;
• 2021 елда участок хастаханәләрендәге педиатр-табибларның эш бүлмәләрен (84) җиһазлауга;
• Сәламәтлек саклауны цифрлаштыру проекты кысаларында дәүләт медицина оешмаларында медицина хезмәткәрләренең эш урыннарын техника белән тәэмин итүгә;
• онкология белән авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтүне финанслар белән тәэмин итүгә юнәлдереләчәк.
Авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә сыйфатлы медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеге тудыру өчен 2018 елда 14 яңа ФАП ачылуын хәбәр итте Александр Бречалов. 2019 елда республика территориясендә тагын 7 яңа ФАП үз эшен башлап җибәрәчәк.
Фельдшер-акушерлык пунктларын төзекләндерү өчен федераль бюджетта 428,7 млн сум каралган. Шулай ук хастаханәләргә, поликлиника һәм амбулаторияләргә капиталь ремонт үткәрүгә өстәмә рәвештә 1 млрд. сумга якын акча сарыф итү планлаштырыла.
Онкологик авыруларны профилактикалауда «Онкодесантлар» яхшы ярдәм булып тора. 2018 елда республиканың 14 районында 2 меңнән артык кеше тикшерелгән. 100 кешедә яман шеш авыруы барлыкка килү ихтималы, 8 кешедә яман шешнең башлануы ачыкланган. 2019 елда да «Онкодесант» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итү — онкологик авырулар белән көрәштә зур ярдәм булып торачак.

Спорт

2019 елда республика «Спорт ул – яшәү нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыруга актив кушылачак. Спорт объектларының матди-техник базасын үстерүгә 413,8 млн. сум күләмендә федераль финанслауны җәлеп итү планлаштырыла.
2019 елда (федераль, региональ бюджет һәм бюджеттан тыш чыганаклар хисабына):
• Ижауның «КУПОЛ» стадионын модернизацияләүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыра башлау;
• Шаркан авылында чаңгы ярышлары буенча региональ үзәкнең 1 этабын төзеп бетерү;
• Ижау шәһәренең 74 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм 56 нчы гимназиясе өчен стадионнар төзү;
• Можга шәһәрендә боз аренасын файдалануга тапшыру;
• Воткинск шәһәрендә ясалма бозлы ябык шугалак төзи башлау;
• Республика кышкы авыл спорт уеннарын уздыру өчен Алнаш авылында чаңгы базасын төзү;
• ХХVIII республика җәйге авыл спорт уеннарын үткәрү өчен Селты авылында стадион һәм физкультура-сәламәтләндерү комплексын төзү планлаштырыла.

Волонтерлык үсеше

2018 ел Россиядә Волонтерлар елы иде. Республикабызда 240 волонтерлык отряды, 515 ирекле янгын командасы һәм күп кенә гади гражданнар волонтерлык белән шөгыльләнә. “Республикабызның «Регион 18» эзләү-коткару отряды игътибарга лаек. Отряд составында 20 даими эзтабар һәм дистәләгән ирекле ярдәмчеләр бар. 2018 елда эзтабарлар югалган кешеләр турында 400дән артык хәбәр алган, 191 эзләнү уздырылган, 84 кеше табылган. Ирекле янгын сүндерүчеләр командасы 273 янгын сүндерүдә катнашып, 99 кешене коткарган. Барлык волонтерларга чиксез рәхмәтләремне белдерәсем килә!” – диде Республика Башлыгы.

Мәдәният

2019 ел Россиядә Театр елы буларак игълан ителде. «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында киләчәктә рес-публикабызда театрлар, музейлар, концерт, күргәзмә заллары, китапханәләр, массакүләм ял итү мәйданчыкларының популярлашуы өчен барлык шартлар да тудырылачак. Александр Бречалов әйтүенчә, 2019 елда Удмуртия Республикасының дәүләт курчак театры яңа утыргычлар белән җиһазландырылачак (бюджет 6,6 млн. сум), Глазов һәм Сарапул шәһәрләрендә 2 муниципаль театрның матди-техник базасы ныгытылачак (бюджет 9,6 млн. сум). 2020-2024 елларда республиканың дәүләт рус драма театры бинасын ре-конструкцияләү юлы белән Яшь тамашачы театрын төзү планлаштырыла. Моның өчен 239,6 млн сум күләмендә федераль акчалар килүе көтелә. Милли проект кысаларында 2019 елда авыл җирлекләрендәге 9 мәдәният йортын төзекләндерү өчен 22,4 млн. сум күләмендә федераль акчалар киләчәк.

Калашниковның 100 еллыгы

“Быел республикабыз өчен истәлекле вакыйга – күренекле уйлап табучы һәм конструктор, бөек тарихи шәхес М. Т. Калашниковның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. М. Т. Калашников – үз хыялларын тормышка ашырган һәм соңгы сулышына кадәр Ватанга хезмәт иткән Россия Герое. Әлеге дата респуб­ликабыз өчен дә, илебез өчен дә зур бәйрәм булачак. Бәйрәм бу елның февраль аенда старт алып 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әзерлек кысаларында «Калашников» технопаркын, Можга шәһәренең боз аренасын төзү, Ижауның үзәк мәйданын реконструкцияләү һәм башка чаралар планлаштырыла”, — диде Александр Бречалов.
Еллык юлламасын йомгаклап, Александр Бречалов: “Үзгәртеп корулар һәрвакыт катлаулы бара. Әлбәттә, төрле сәбәпләр табып, республикабызның якты киләчәге өчен көрәшмичә, кул кушырып утырырга да мөмкин. Тик безнең алай эшләргә хокукыбыз юк! Кискен борылыш авырлыкларын күтәрә алу – республикабызда ныклы икътисад булдыруга, иминлегебезгә, хыялыбыздагы матур тормышка таба зур адым. Республикада яшәүче һәркемгә: “Сезнең тормыш зур әһәмияткә ия һәм без аны яхшырту өчен барысын да эшлибез, һәркем бәхетле тормышка лаек, дип әйтәсем килә”, — диде.