Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Александр Бречалов: “Завьялово – даими үсештә”
18.04.2019

Александр Бречалов: “Завьялово – даими үсештә”

Александр Бречалов Удмуртия Башлыгы итеп сайланып куелганнан соң, беренче эш итеп, республика хәлләре, районнар торышы белән танышып чыкты. Хәзер командасы белән берлектә ул вакытта күтәрелгән проблемаларның, халыкны борчыган сорауларның ничек хәл ителүен даими рәвештә тикшереп тора, четерекле мәсьәләләрне чишү юлларын эзләүне дәвам итә. 11 апрель көнне Александр Бречалов Завьяловога юл тотты.

“Техкрим” оешмасы
Беренче тукталыш – “Техкрим” оешмасы. Предприятие эшчәнлегенең юнәлеше — пулялар әзерләү, травматик патроннар, газ баллончиклары җитештерү. Газ баллончикларының Удмуртиядә — Завьяловода эшләнгәнен белми идем әле. Әлеге оешма илебездә яшәүчеләрнең күпчелеген үз-үзеңне саклау чаралары белән инде 27 ел тәэмин итә икән. Башта бу предприятие Пугачевода урнашкан булган. Хәрби бүлектә шартлау булганнан соң, тулысынча җимерелә. Оешма 6 ел элек Завьяловода җимерек сыер фермасы урынында торгызыла. Элек 38 кеше эшләсә, хәзер исә “Техкрим”да 320 кеше хезмәт куя. Оешма яңа булса да, җитештерелгән товарлар Африка, Төньяк Америка, Израиль, Канада, Эстония һ.б. чит илләргә чыгарыла. «Техкрим» директоры Олег Кузьменко: “Җитештерүче оешмада барысы да ал да гөл генә булмый. Бездә дә проблемалар бар. Әйтик, атып карау өчен тирлар, мәйданчыклар кирәк. Без гел үсеш юлында. Бер урында туктап тормыйбыз. Яңа товарлар җитештерү өстендә эшлибез. Конкуренция дә юк түгел. Эшчеләрне Пугачеводан, Ижаудан үзебезнең автобус йөртә. Эшчеләрнең өчтән бере Завьяловодан килеп эшли, хезмәт хаклары югары — уртача 44 мең сум”, — дип, үз оешмасы белән таныштырды. 2014-18 елларда инвестицияләр күләме 400 млн. сумны тәшкил иткән. Алдагы 2 елда җитештерү мәйданын арттырып, эшнең күләмен 20-30 % ка арттыруны планлаштыралар. Александр Бречалов эшчеләрнең хезмәт шартлары, яңа эшләнмәләр белән кызыксынды, белгечләр белән аралашты.

Мәктәптә урыннар җитми
Россия Хөкүмәте югарылыгында мәктәпләрдә укытуны бер генә сменага калдыру турында сүз алып барыла. Моның булуына ышанасы килми. Чөнки үзебез торган Тимирязев урамында һәм якын-тирәдә яңа төзелгән һәм төзелеп бетү алдындагы йортлар күп. Ә мәктәп бары бер генә. Завьяловода да шушы хәл. Урта мәктәп бинасы 1973 елда төзелгән, янкорма — 2001 елда. Димәк, мәктәпкә — 46 ел. Уку йорты 800 урынга исәпләнгән, хәзер исә биредә 1580 укучы белем ала, шул исәптән башлангыч сыйныфларда — 771 укучы. Шулай ук мәктәпкә районның 6 торак пунктыннан 171 укучы килеп укый. Укыту ике сменада алып барыла. Киләсе уку елында укучылар саны якынча 1678 укучы булачак. 800 урынга исәпләнгән мәктәп өчен бу шактый күп – өч смена укытырга туры килмәгәе, дип борчыла авыл халкы.
Бу көнне Республика Башлыгы район мәктәпләре директорлары һәм ата-аналар комитеты вәкилләре белән очрашты. Александр Бречалов укыту-тәрбия эшен сыйфатлы итеп оештыру өчен мәктәп коллективы җитди көч куя, дип ассызыклады. Әмма мәсьәләне комплекслы хәл итү зарурлыгы күренеп тора. Ул: «Без Россия Федерациясе хөкүмәтенә киләсе ел планына тагын 5 объектны кертүләрен сорап мөрәҗәгать итәчәкбез. Завьялово авылындагы мәктәп бу исемлектә беренчеләрдән булыр. Биредә 825 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше «2016-2025 елларга Удмуртия Республикасында гомуми белем бирү оешмаларында яңа урыннар булдыру” программасында каралган. Төзелеш өчен 7,1 га җир Пычанки авылында рәсмиләштерелгән. Мәктәп төзелешенең якынча бәясе 990 млн сум тәшкил итә.
Гомумән, республика буенча 31 мәктәп төзергә кирәк. Иң зур проблема – Ижауда. Анда 1999 елдан алып 2016 елга кадәр бер генә мәктәп тә төзелмәгән. 2017 елда Прасово тыкрыгында мәктәп кулланылуга тапшырылды. Хәзер Ижауда (Леваневский һәм Берш урамында), шулай ук Постол һәм Кез авылларында тагын ике мәктәп төзелә”, — диде Александр Бречалов педагоглар белән аралашканда.

“Премиум-спорт” клубы
Районнарга чыкканда, Удмуртия Башлыгы спорт объектларында булмый калмый. Биредә дә ул “Премиум-спорт” клубына тукталды. Спорт клубы поселокның үзәгендә урнашкан. Балалар бакчасы, мәктәп тә ерак түгел. 2 яшь ярымлык балалардан алып өлкәннәргә кадәргеләр биредә рәхәтләнеп шөгыльләнә алалар. Биредә гимнастиканың күп төрләре, хореография, ЛФК, аэробика,стэп, пилатес, йога, шахмат һ.б. бик күп төрле түгәрәкләр эшли, тренировкалар уза. Клубта тренерлар барысы да югары белемле, дипломлы. Түгәрәккә йөрүче балалар төбәкара ярышларда катнашып, зур уңышларга ирешәләр икән. Биредә шөгыльләнүчеләр әлеге бинаның кечкенә булуыннан зарландылар. «Бина 150 кв. м. гына, ә безгә 450 кв.м. урын кирәк, чөнки биредә шөгыльләнүчеләр күп”, — диләр алар. Удмуртия Башлыгы сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның тәкъдимнәрен, сорауларын кызыксынып тыңлады. Очрашудан соң клуб җитәкчесе Екатерина Долганова: “Без спорт залы төзергә күптән хыялланабыз. Урын бар, планнар да күп. Инвестор да барлыкка килде. Александр Владимирович клуб үсеше турында сөйләшү өчен безне очрашуга чакырды. Без бик канәгать”, — диде.

Удмуртия Башлыгы халык белән очрашты

Завьяловода узган җыелышта катнашучылар район өчен актуаль мәсьәләләрне кузгалттылар. Күп кенә сораулар медицина хезмәте күрсәтү, дарулар белән тәэмин итү, юллар торышы, газификация мәсьәләләренә кагылды. Соңгы ике ел эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды. “Эшне генә түгел, команданы да үзгәртеп кору турында карар кабул ителде. Завьялово — даими үсештә. Моның дәлиле — башка районнар белән чагыштырганда халыкның сизелерлек артуы. Файдалануга тапшырыла торган торак күләме буенча да яхшы нәтиҗәләр бар. Әмма тискәре күренешләр дә җитәрлек, проблемалар да күп”, — дип билгеләп үтте Александр Бречалов.
2019 елда яшьләр өчен берничә яңа объект төзеләчәк. Алар арасында Каменное авылында ясле бинасы да бар. Аны 1 ноябрьгә кадәр тапшырырга планлаштыралар. Шулай ук Хохряки авылында заманча ясле барлыкка киләчәк. Бакчага юлламаны өч яшькә кадәрге 80 бала алачак. Удмуртия Төзелеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел Прудовая, Дружба һәм Ст. Чультем, Ягул, Подшиваловода яңа ясле һәм өстәмә төркемнәр ачылачак.
Берничә сорау җир кишәрлекләре бирү буенча иде. Берничә ел элек күп балалы гаиләләргә шәхси торак төзелеше өчен Люллида җир кишәрлекләре бүлеп бирелгән иде. Газ, ут, су, юлларны киләчәктә булачак дип ышандырдылар. «Тик җир бүлеп биргәндә җитәкчеләрнең берсе дә коммуникацияләр турында уйламаган. Хәзер хәлне төзәтү бик кыен, моның өчен миллиардлаган сум акчалар таләп ителә. Социаль инфраструктура объектларын (балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр) ремонтлауга өч миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелә. Завьялово районы быел социаль объектларны капиталь ремонтлауга 125 миллион сум акча алачак. Биредә йөзләгән проектны уңышлы тормышка ашырырга мөмкин. Һәм аннан соң бюджетка кергән акчага социаль мәсьәләләрне хәл итеп булачак”, — дип билгеләп үтте Александр Бречалов.

83 яшьлек Владимир Фефилов — укытучылар нәселеннән. Әнисе дә белем биргән, үзе дә, уллары да, оныклары да — укытучылар. «Поселокка 85 ел була быел, ә миңа 83 яшь. Димәк, мин үземнең поселогым өчен җаваплы. Безнең поселокта 5 ел буш торучы Ижау авыл хуҗалыгы академиясенең уку корпусы бар. Безгә аны бирсәләр, биредә спорт клубына да, китапханәгә дә, мәктәпкә дә урын табылыр иде. Шунда мәктәпнең бер өлешен күчерергә булыр иде. Минем вакытым бар. Мин сезгә ярдәм итәргә әзер», — диде көр тавышы белән. «Барыбыз да Владимир Николаевич кебек янып торучы, һәрчак ярдәм кулын сузарга әзер булсак, республикабыз алга китәр иде», — дип уйлап куйдым мин.

Гөлнара Вәлиева.