Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Александр Бречалов: «Демография» проекты буенча зур алга китеш булды
16.01.2020

Александр Бречалов: «Демография» проекты буенча зур алга китеш булды

Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үз резиденциясендә Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов белән эшлекле очрашу уздырды.
Дмитрий Медведев Удмуртиядәге яңалыклар, мөһим икътисадый мәсьәләләрне хәл итүнең ничек баруы һәм, әлбәттә, федераль һәм региональ хакимиятләр бергә гамәлгә ашыра торган милли проектларның нәтиҗәсе турында кызыксынды. Александр Бречалов: “Алдагы очрашуда сез безгә социаль объектлар төзелешен тәмамлау өчен ярдәм итәргә ышандырган идегез. Акчалар бүлеп бирелде һәм без озак төзелүче берничә объектны кулланылышка тапшыра алдык. Бу — Завьялово районының Совхозный бистәсендәге мәктәп һәм Ижауда балалар бакчасы. Озак еллар республикада, бигрәк тә Ижауда мәктәп һәм балалар бакчаларының төзелмәвен исәпкә алсак, бу, әлбәттә, бик җитди карар булды”, — дип, Хөкүмәт Рәисенә зур рәхмәт белдерде. Алга таба ул түбәндәгеләрне сөйләде:
“Шулай ук сез һәм Энергетика министрлыгы электр челтәре активларын “Россети” җәмгыяте белән берләштерү проектын хупладыгыз. Нәтиҗәдә без бик җитди суммада — 3 млрд сумнан артык акча эшли алдык. Аны тулысынча балалар бакчалары һәм мәктәпләрне ремонтлау-га һәм реконструкцияләүгә юнәлттек. 2019 һәм 2020 елларда 700дән артык объектның түбәләре төзекләндереләчәк һәм тәрәзәләре алыштырылачак. Бу җитди ярдәм, чөнки моңа кадәр әлеге максатларга бары тик 150 млн сум бүлеп бирелгән иде. Хәзер безнең 3,5 млрд сум акча бар.
«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» проектларына килгәндә, хәлләр түбәндәгечә. 2019 ел Удмуртиядә Сәламәтлек елы дип игълан
ителде. Матди-техник базаның тузганлыгы да, кадрлар кытлыгы да узган ел дәвамында тагын бер кат тикшерелде, инвентаризацияләнде. Әлбәттә, милли проект аша бүлеп бирелгән зур күләмдәге акчалар әлеге проблемаларның бер өлешен хәл итүгә зур ярдәм булды.
Конкрет мисал — бездә инфаркттан һәм инсульттан үлү белән бәйле күрсәткечләр бик яхшы түгел. Ува районы хастаханәсе биш районны берләштерүче үзәк булса да, анда йөрәк-кан тамырлары бүлеге юк иде. Кирәк булган очракта авыруларны Ижауга илтергә туры килә иде. Бу — кеше гомерен саклап калудагы мөһим вакытны югалту дигән сүз. Тиздән илкүләм проект ярдәмендә без заманча җиһазландырылган үзәкне эшләтеп җибәрәчәкбез һәм якын-тирә районнардан анда күп дигәндә 20-30 минут эчендә барып җитәргә мөмкин булачак.
«Демография» проекты буенча зур алга китеш булды. Ике ел эчендә (хәзер әлеге
объектларны тапшырабыз) Удмуртиядә 27 ясле төзедек. Бу — 2160 гаилә, ягъни шулкадәр яшь әни эшкә урнаша алачак дигән сүз. Әгәр без 2018-2019 елларда балалар бакчасына юллама белән 2160 баланы тәэмин итсәк, 2020-2021 елларда бу сан 2220 булачак. Бу өч яшькә кадәрге балаларны юллама белән тәэмин итүдәге киеренкелекне бетерәчәк.
«Демография» һәм «Сәламәтлек саклау» проектлары буенча хәл ителәсе төп мәсьәлә — диаг-
ностика җиһазлары. 2017 елда диагностик җиһазларның 70%тан артыгы искергән иде. Шуңа күрә пациентлар күрше регионнарга йөри яки түләүле хезмәтләргә акча тота. Хәзер без хәлне сизелерлек үзгәртәчәкбез”. Дмитрий Медведев яңгыраган проблемалар белән килеште һәм бу юнәлештә эш ил күләмендә, шул исәптән Удмуртиядә дә дәвам итәчәк дип белдерде.