Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Александр Бречалов: «Борчылу өчен сәбәпләр юк»
20.03.2020

Александр Бречалов: «Борчылу өчен сәбәпләр юк»

18 март көнне Удмуртия Хөкүмәте Рәисе Ярослав Семенов коронавирус инфекциясен профилактика-
лауга багышланган гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышын уздырды. «Респуб­ликада катнашучылары 500дән артык булган массакүләм чаралар үткәрүне бүгенге көннән чикләргә. Оператив штаб алга таба хәлнең ничек булуын көн саен карап, күзәтеп торачак. Удмуртиядә 18 марттан югары әзерлек режимы кертелә», — диде ул.

Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алексей Горбачев транспорт компанияләрендә коронавирусны профилактикалау чаралары турында сөйләде. Аэропортта һәм вокзалларда, ерак араларга йөри торган поездларда өстәмә санитария чаралары күрелә, пассажирларның тән температурасы үлчәнә. Ижау аэропортында, тимер юл вокзалларында дезинфекция ясала. ИПОПАТ, ИЖГЭТ оешмаларында, транспорт чаралары рейска чыгып киткәнче, эшчеләрнең тән температурасы үлчәнә, дезинфекция чаралары үткәрелә. Сәнәгать һәм сәүдә Министры Виктор Лашкарев: “Медицина битлекләре җитештерү күләмен арттырдык. Предприятиедә көненә 120 мең данә битлек җитештерәләр. Беренче чиратта, битлекләр бел­геч­ләре күпсанлы кешеләр белән элемтәдә булган оешмаларга таратылачак. Даруханәләрдә дә 3 көн эчендә сатуга чыгачак», — диде.
20 мартка Удмуртиядә корона­вирусның бер генә очрагы да теркәлмәгән. Чит илләрдән кайткан 110 кеше күзәтү астында.
Хөкүмәт Рәисе урынбасары Ольга Абрамова республикада азык-төлек запаслары белән проблема юк, дип билгеләп үтте. Удмуртия предприятиеләре штат режимында эшли, складларда һәм кибетләрдә товарлар күләменә көндәлек мониторинг алып барыла. Республика Башлыгы Александр Бречалов кушуы буенча, авыл хуҗалыгы министр­лыгы монополиягә каршы хезмәт идарәсе белән берлектә, азык-төлек продуктларына бәяләрнең нигезсез үсешен булдырмас өчен даими күзәтеп тора.
Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов бу хакта: «Удмуртиядә барысы да тулысынча контрольдә. Рес­публикага башка илдән кергән кеше медицина хезмәтләренә контрольгә эләгә. Көн саен без Россия Хөкүмәте белән турыдан-туры элемтәдә торабыз. Борчылу өчен сәбәпләр юк», — диде.
Удмуртия Республикасының сәламәтлек саклау министры Георгий Щербак вируслы авыруларны профилактикалау турында сөйләде. «Медицина учреждениеләре мондый пациентлар барлыкка килүгә әзер. Инфекция бүлекләрендә 730 урын, изоляция өчен 57 медицина боксы бар. Республикада үпкәләрне ясалма вентиляцияләү буенча 303 аппарат бар. Федераль бюджеттан финанс­лау нәтиҗәсендә, без тагын шундый 13 аппарат сатып алабыз.
Чит илләрдән килгән барлык граж­даннар 14 көнгә карантинга ябыла. Барлык килгән кешеләр медицина тикшеренүе уза».

ОРВИ билгеләре барлыкка килгәндә, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. 8-800-100-24-47 номеры буенча “кайнар линия” тәүлек буе эшли. Шулай ук сораулар белән түбәндәге телефон аша шалтыратырга мөмкин: 8 (3412) 57-01-89 (9:00-16:00 сәгатьләрдә, Удмуртия Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы); 8 (3412) 22-23-07 доб. 302 (9:00-16:00 сәгатьләрдә, Удмуртия Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе, Бердәм консультация үзәге). Электрон почта аша язарга мөмкин: gsenr-epid@mail.ru Россия Сәламәтлек саклау министр­лыгы сайтының махсус бүлегендә вирус турында актуаль мәгълүмат табарга була.

Коронавирус йоктырудан үзеңне ничек сакларга?

Моның өчен гади, әмма сәламәтлек өчен бик мөһим булган кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.
• Теләсә кайсы җәмәгать урынында, транспортта булганнан соң, ишек тоткаларына, акчага, оргтехникага кагылганнан соң кулларыгызны юыгыз.
• Су һәм сабын булмаса, дезинфекция чаралары яки дымлы салфеткалар кулланырга мөмкин.
• Юылмаган куллар белән күзләрне ышку тыела.
• Бинаны еш җилләтегез.
• Көн саен душ керегез, чәчләрегезне юыгыз.
• Көн дәвамында битне һәм борын тишекләрен су белән юыгыз.
• Бу чорда кул биреп исәнләшү, кочаклау, үбешүдән баш тартсагыз хәерлерәк.
• Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, җәмәгать транспортында йөргәндә, медицина битлекләре кулланыгыз.
• Дымлы битлекне һәр ике сәгать саен алмаштырып торырга кирәк. Битлекне салганда, аның өслегенә кул белән тотыну тыела. Кулланылган битлекне чүп чиләгенә ташлагыз.
• Бу чорда чил илләргә очудан һәм командировкалардан тыелып торырга киңәш ителә.
• Әгәр битлек булмаса, йөткергәндә һәм төчкергәндә авызыгызны кулъяу­лык яки тастымал белән каплагыз. Мөмкин булмаганда — шундук сабын белән кулларны юыгыз яки аларны бер тапкыр кулланыла торган спирт­лы салфеткалар яки гигиена салфеткалары белән яхшылап сөртегез.
Авыруның беренче симптомнары: югары тән температурасы, туңу, баш авырту, хәл юклык, борын тыгылу, ютәл, авыр итеп сулыш алу. Кешеләр белән аралашуны чикләгез. ОРВИ билгеләре барлыкка килгәндә, өйдә калыгыз һәм табиб чакыртыгыз.

Гөлнара ВӘЛИЕВА.