Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Александр Бречалов: “Безнең өстә якындагы гасыр өчен җаваплылык ята”
25.12.2019

Александр Бречалов: “Безнең өстә якындагы гасыр өчен җаваплылык ята”

Агымдагы елның 17 декабрендә Дәүләт Советының чираттан тыш сессиясендә Республика Башлыгы Александр Бречалов “Удмуртия Республикасының хәле турында” доклад белән чыгыш ясады. «Хөрмәтле Дәүләт Советы депутатлары, Хөкүмәт вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, Удмуртия Республикасы халкы! Традиция буенча, ел ахырында без агымдагы елга якынча нәтиҗәләр ясыйбыз һәм киләчәккә планнар белән таныштырабыз! Бүген мин 2020 һәм 2021 елларда һәр район һәм һәр шәһәрдә булачак үзгәрешләрнең конкрет планнарын тәкъдим итәм», – дип башлап китте ул үз чыгышын.

2020 елдан Россиядә дәүләт идарәсе өлкәсендә реформа башлана. Удмуртиядә административ реформа ике ел элек башланды, һәм без аны тормышка ашыруның бюджетка уңайлылыгын һәм социаль нәтиҗәсен күрәбез. Ә иң мөһиме, бу үзгәрешләрне кешеләр күрә! Мәсәлән, 2018 елда Дәүләт Аппараты -161 штат берәмлегенә, хакимият органнары саны 8 берәмлеккә кимегән, бу безгә 106 млн сумнан артык акчаны янга калдырырга, шул исәптән гражданнарны ташламалы дарулар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.
Әгәр җәмгыятьтә уңай үзгәрешләр телисең икән, һәрчак үзеңнән башларга кирәк. Без Удмуртия Рес­публикасы дәүләт аппаратында административ реформаны дәвам итәбез. Әйтик, 2020 елда Удмуртия Башлыгы һәм Хөкүмәте Хакимияте бюджеты тагын 15 млн сумга кыс­картылачак. Мин сезгә мөрәҗәгать итәм, хөрмәтле Дәүләт Советы депутатлары. Сезгә чыгымнарны игътибар белән карарга һәм анализларга кирәк. Әйтик, республика контроль комитетындагы хезмәткәрләр санын башка рес­публикалардагы белән чагыштырып карагыз. Чувашия Республикасында, мәсәлән, штатта барлыгы — 16, Киров өлкәсендә — 21, Саратов өлкәсендә — 32 кеше. Искәртеп узам, Удмуртия Республикасы Дәүләт контроль комитетында — 46 кеше!
Административ реформа муниципаль дәрәҗәдә дә үткәрелә, бөтен республика буенча җирле хакимиятләрне оптимальләштерү буенча «Нәтиҗәле муниципалитет» проекты гамәлгә ашырыла. Оптимальләштерүдән көтелгән экономия 900 млн сум тәшкил иткән, ә гамәлдә бары 200 млн сумга якын акча алган. Димәк, оптимальләштерү буенча эш тиешенчә сыйфатлы итеп башкарылмаган. Шунысын да ассызыклап үтәсе килә, хезмәткәрләрне ведомство буйсынуындагы учреждениеләргә чыгару — оптимальләштерү ысулы түгел. Быел кыскартылган штатның яртысы нәкъ менә шулай эшләнгән дә! Сез аңларга тиеш: проектны кәгазьдә генә теркәп, ул гамәлгә ашырылмый икән, бу кирәкле нәтиҗә бирмәячәк.
Исегезгә төшерәм: экономи-яләнгән барлык акчалар җирле бюджетларның үзендә кала! Сез аларны юллар төзелешенә, мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын, мәдәният йортларын ремонтлау­га, җәмәгать территорияләрен төзекләндерүгә һәм гражданнарга ярдәм итүгә өстәмә рәвештә юллый аласыз.
Быел без шулай ук муниципаль районнарны округларга берләштерү реформасы турында да фикер алыштык. Бу идея яңа түгел, реакция дә төрле. Шулай да кайбер муниципаль берәмлекләрне муниципаль округларга берләштерү турында карар кабул ителде һәм үзгәртеп корулар башланды инде. Мондый карарны Кабул итү, һичшиксез, бары тик сездән тора. Әйдәгез, республика территориясендә яшәүче һәр кеше өчен бергәләп җаваплылык тотыйк. Бу — безнең җиребез, һәм без моны кешеләр өчен эшлибез. Экономия сизелерлек булачак, ә эш нәтиҗәлерәк булыр, дип уйлыйбыз. Мәсәлән, Балезино районы бәяләвенчә, Балезино округына үзгәртеп корудан ел саен бирелә торган икътисади нәтиҗә 30 млн сум тәшкил итәргә мөмкин. Ә хәзер күз алдыгызга китерегез әле, бу акчаларга 4 фельдшер-акушерлык пункты төзергә була. Кабатлап әйтәм, экономияләнгән барлык акчалар җирле бюджетларда кала һәм район үсешенә бара. Бу — бик мөһим, барлык торак пунктлар үзләренең элеккеге статусын саклап калачак. Димәк, халык өчен барлык ташламалар да тулы күләмдә саклана дигән сүз!
Моннан тыш, республика бюджетыннан өстәмә рәвештә юлларны, балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне төзекләндерү һәм гражданлык инициативаларына ярдәм күрсәтәчәкбез! Без хәзер бу эшләрне башкарабыз да инде.
Быел безнең илдә Россия Президенты Владимир Владимирович Путин инициативасы белән милли проектларны тормышка ашыру эше башланды. Удмуртия республикасы 11 милли проектта катнаша. 2020 елда аларны гамәлгә ашыруга федераль һәм төбәк бюджетларыннан 10 млрд 441 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла. Бу милли проектлар кысаларында Удмуртия район-шәһәрләрендә мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пункты, авыл мәдәният йорты һәм газ бүлү челтәрләре төзү, төзекләндерү, су белән тәэмин итү челтәре уздыру, юллар ремонтлау, хастаханәләрне яңарту, Интернет булдыру кебек бүгенге көндә актуаль булган мәсьәләләр хәл ителәчәк.
“Инициативалы бюджетлау» проекты дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта муниципалитетларда 2020 ел проектларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу өчен документлар әзерләү бара. Быел проект искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте — районнардан — 61, шәһәрләрдән 23 проект алынды. Күпчелек проектлар юлларны ремонтлау (18), балалар мәйданчыкларын (12), массакүләм ял итү урыннарын һәм спорт объектларын (10) төзекләндерү белән бәйле” , — дип, Республика Башлыгы әлеге проектта катнашучыларның барсына рәхмәтен белдерде.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Президентыбыз Владимир Путин 2020 елны Хәтер һәм Дан елы дип игълан итте. «Шушы уңайдан Хөкүмәткә һәм Финанс министрлыгына Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерүче һәйкәлләрне һәм башка мемориаль корылмаларны, объектларны реконструкцияләү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнүче коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү өчен өстәмә акча бүлеп бирүне йөклим», — диде Александр Бречалов.
Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү турында: “Искәртеп узабыз, беренчедән, быелдан башлап күп балалы аз керемле гаиләләргә 150 ат көченә кадәр егәрлекле бер транспорт чарасына салым түләүгә 50% ташлама бирелә. Икенчедән, 2020 елның 1 мартыннан без элеккеге тәртипне кайтарабыз, аның нигезендә күп балалы гаиләләргә ташламалар алу максатыннан билгеләнә торган уртача керемне исәпләгәндә, ипотекага түләнә торган сумма исәпкә алыначак. Ә өченчедән, 2020 елның 1 мартыннан күп балалы гаиләләрдәге барлык балалар да, 1-11 сыйныф укучылары, гаилә кеременә карамастан, мәктәпләрдә бушлай тукланачак. Дүртенчесе, 2021 елның 1 гыйнварыннан өченче һәм аннан соңгы бала туачак гаиләләр фатир, йорт яки йорт төзү өчен ипотека буенча беренчел кертемне түләү өчен 240 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчаны алачак­лар. Бу максатларга 75 млн сум акча юнәлдереләчәк, шул рәвешле 300гә якын күп балалы гаилә 2021 елда ук әлеге чарадан файдалана алачак”.
“2019 ел тәмамланса да, «Сәламәтлек елы» тәмамланмый. Киресенчә, ул якын киләчәктә безгә хәл итәргә туры киләчәк яңа бурычларны ачыклады, — диде Александр Бречалов. — Беренче чиратта, бу безнең хастаханәләрдә ким дигәндә, 250 табибның җитмәве. Мин Хөкүмәт башлыгына депутатлар белән бергә конкрет план эшләүне йөклим. 4 ел эчендә медицина кадрлары кытлыгын бетерергә мөмкинлек бирәчәк планны 2020 елның мартына тапшыруыгызны сорыйм», — диде ул.
Тагын бер проблема — ташламалы дарулар белән тәэмин итү. Исегезгә төшерәбез, 2019 елга кадәр респуб­лика бюджетында бу максатларга 300 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән иде. Быел без 687 млн сум бүлеп бирдек. Әмма бу сумма да җитәрлек түгел. Мин киләсе елда ташламалы дарулар белән тәэмин итүгә 1 млрд. сум юнәлдерергә дигән карар кабул иттем.
Сәламәтлек саклау министрлыгына 3 яшькә кадәрге балаларны һәм 6 яшькә кадәрге аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларны ташламалы дарулар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кирәк.
Шулай ук даруларны сатып алу процедурасын уздыруны тәэмин итәргә, балаларга дару препаратларын билгеләү һәм чыгару буенча атна саен мониторинг оештырырга. Медицина оешмаларында дару препаратларын билгеләүне һәм бирүне җентекле контроль­дә тотарга. Дарулар балаларга вакытында язылырга һәм килергә тиеш.
Халыкка мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: балагызга закон буенча тиешле дарулар язмасалар, шәхсән миңа хәбәр итегез!”
Чыгышына йомгак ясап, Александр Бречалов оптимист булырга өндәде: “Узган йөз ел эчендә безнең Удмуртия бик зур потенциал туплады. Минемчә, безгә уңыш елмайды. Без ил һәм республика өчен әһәмиятле вакытта яшибез! Мөмкинлекләр вакыты! Милли проектлар һәм республиканың гаять зур потенциалы ярдәмендә язмышыбызны үзгәртү һәм киләсе буыннар өчен яңа Удмуртия — көчле икътисады, үзенчәлекле мәдәнияте, социаль өлкәсе үсеш алган территория булдыру мөмкинлеге бар. Мин һәркемне читтә тормаска, ә бу мөмкинлекне гамәлгә ашыруда актив катнашырга чакырам.
Без күп нәрсәгә сәләтле! 2019 ел нәтиҗәләре моны тагын бер кат раслый. Удмуртиядә көчле рухлы, акыллы, хезмәт сөючән кешеләр яши, алар хакимияттән иҗтимагый мөһим проектларны тормышка ашыруда ярдәм итүне һәм үз вакытында, дөрес идарә итү карарларын көтә. Моңа хакимият әзерме? Бу сорауга җавап бер генә — без әзер булырга тиеш.
Безнең өстә киләсе гасыр өчен җаваплылык ята. Бу җаваплылык сезне куркытамы? Владимир Владимирович Путин әйткәнчә: «Мондый кәеф белән снарядка якын килмәү яхшырак!» Һәм, ышаныгыз, эшкә әзер булмаган кешеләр шунда ук күренеп торачак. Шуңа күрә сезне намуслы, иң беренче чиратта, кешеләргә изгелекле һәм яши торган җиребезгә битараф булмас-ка чакырам.
Барыгызга да нәтиҗәле эш һәм эшләрегездә уңышлар телим.