Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


9.11.2017

Алдану (хикәя)

Аксакал язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Габдулла Галиевның унынчы китабы дөнья күрде. Китапның кереш сүзендә Рәмзия Зарипова “Кешеләр күңелендә матур итеп искә алырдай гамәлләр кылган Габдулла ага, туксанына якынлашып килсә дә, бүген дә халкына хезмәттә. Аның тормышчан геройлары белән бергә борчыласың, шатланасың, ачы язмышлары, тирән уй-кичерешләре турында укыганда күңелләр тула. Әле укып бетергәч тә шул авыл кешеләре язмышы озак вакыт күз алдыннан китми. Гомере буе авыл тормышының эчендә кайнап, барысын да үз башыннан кичергән талантлы язучы гына, әнә шулай укучыны бөтереп, үз әсәрләре эченә алып кереп китә ала”, — дип язган.
Дөрестән дә, Габдулла Галиевның китаплары дөнья күрү белән, укучылар тарафыннан җылы кабул ителеп, шундук таралып бетә. Әлеге китабында урын алган драма әсәрен һәм төрле елларда иҗат ителгән хикәяләрен, язмаларын укучылар җылы кабул итәрләр дип өметләнәбез. Китапны редакциядән сатып алырга мөмкин. Әлеге сәхифәдә “Алдану” хикәясеннән өзек тәкъдим итәбез.

 

Ай бу Хәмәт абыйны! Бүген тагын конюшняга миннән иртәрәк килеп җиткән. Юлга чыгасы көнне һәрвакыт шулай ул: Рәсимә апа белән мин килгәнче арба күчәрләрен майлап, тәҗеләрне тарттырып, үзенеке белән бергә Рәсимә апа атын да җигеп куя. Рәсимә апага, морзабикә кебек, арбасына утырып кузгалып китәсе генә кала. Ул Хәмәт абыйның бу тырышлыгын игътибарсыз калдырмый: «И-и, минекен дә җиктеңмени?! Рәхмәт, җаныкачым, кул-аягың сызлаусыз булсын! Ярый әле бу дөньяда син бар», — дип, тегенең маңгаеннан үбеп ала. Хәмәт абыйны күрсәң син шул минутларда! Болай да бүлтәеп торган калын иреннәре җәмшәеп җәелә, күзләре кинәт болыт арасыннан чыккан кояш кебек балкый, бичара, куанычыннан нәрсәгә тотынырга белмичә, арбасы тирәсендә әйләнеп йөри башлый.Хәмәт абый миннән ничек кенә яшерергә тырышса да, аларга ияреп йөри башлаган көннән сизенеп йөрим: ярата ул Рәсимә апаны! Яратмаса, күзен ертып, таң белән килеп арбасын майлап, йөген төяп, атын җигеп куяр идемени?! Тот капчыгыңны! Әнә бит, хәзер үзенең мүк тутырган йомшак чыптасы да Рәсимә апа астына күчкән. Хәмәт абый үзе кабыгы калҗаеп беткән коры арба төбенә утырып йөри.1943 елның җәй башы. Без, өч олау, колхозыбызга җир сөрергә килгән МТС тракторларына Кызыл Яр нефтебазасыннан ягулык ташыйбыз. Арада иң яше — мин. ТБУМны тәмамлап аттестат алганыма ике атна да юк әле. Көтеп кенә торганнар диярсең, мәктәптән аерылган көнемдә үк кулыма дилбегә тоттырдылар. Сыңар күзле, кылыч сыртлы, тиресе астыннан кабыргалары беленеп торган зур корсаклы Мәруха исемле бия белән һәр көнне юлда хәзер мин.Икенче олаучыбыз — Нурмө­хәммәт. Әйтергә уңайлы булганга без аңа Хәмәт, Хәмәт абый, дип эндәшәбез. Җитез егет, эшкә тотынса, туп кебек тәгәрәп кенә йөри, мин атыма камыт, ыңгырчак кигереп тәртә арасына керткәндә, ул инде атын җигеп бетергән була. Әмма шунысы кызганыч, Ходай гәүдә бирмәгән үзенә, миннән өч яшькә өлкәнрәк булса да, буе минем иңбашымнан гына. Шул буе өчен эченнән сызып, кимсенеп яши Хәмәт абый. Шуңадыр көенү яшеренгән кара күзләреннән, ничә карама, моңсулык бөркелеп тора. Шунысын да әйтим, Хәмәт абый яңа ел алдыннан гына яшьтәшләре белән военкоматка армиягә каралырга барган иде. Комиссиядә утырган табиблар Хәмәт абыйның буен үлчәп караганнар да: «С ростом не подходишь, иди домой, работай в колхозе», — дип кайтарып җибәргәннәр. Иптәшләре белән сугышка китәргә хыялланып йөргән Хәмәт абый бу хәлне бик авыр кичергән, военкоматтан кайткан кичне күрше удмурт авылыннан бер чирек көмешкә алып кайтып төне буе эчкән, имеш. «Тудыра белгәнсең, үстерә белмәгәнсең», дип, әнисенә үпкәләп, үкси-үкси елаган. Кече күңелле, юл йөри башлагач, дустыма әйләнгән Хәмәт абыйны яратам мин. Әгәр мөмкин булса, гәүдәмнең бер өлешен эх тә итмичә бирер идем үзенә. Әмма бу коры хыял гына шул.Өченче олаучыбыз — Рәсимә апа.Яз җитеп карлар эрегәч, җир өстенә бәбкә үләннәр баш төртә башлау белән, безнең йорт каршындагы инеш буена яшьләр кичке уенга чыгалар иде. Әлбәттә, без, җыен сыбызгы борын, бер читкәрәк басып, яшьләрнең уеннарын күзәтә идек. Онытылмый торган күңелле мизгелләр… Ниләр генә кыланмас­лар иде анда: кара-каршы такмак әйтеп җырлашу дисеңме, чүпләм уены, үз теләгәнеңне каршы чакырып парлап бию дисеңме, барысы да булыр иде. Рәсимә апаның егетләрне телсез калдырып тапкыр такмаклар җырлавы, көмеш чыңлаган тавыш белән көлеп җибәрүләре хәзер дә колак төбемдә яңгырый сыман.Сугыш башланасы елны авылда язгы кыр эшләре тәмамланган көннәрдә, Харис белән Рәсимә кавышалар икән, колхоз печәнгә төшкәнче комсомол туе уздыралар икән, дигән сүзләр таралды. Әмма көтмәгәндә башланып киткән сугыш барысын да челпәрәмә китереп атты. Куанып кәләш кочагына керергә әзерләнеп йөргән Харис абый сугышның икенче көнендә үк фронтка китеп барды. Сентябрь башларында авылга Харис абыйның туган илне яклап батырларча һәлак булуы турындагы хәбәр килеп иреште. Йөрәген телгәләгән шул хәбәрдән соң Рәсимә апаның күз төпләрендә беренче җыерчыклар барлыкка килде, нечкә тойгы-хисләргә бай холкына кырыслык кунаклады. «Сугыш вакыты таләп итә», — дип кайларга гына җибәрмәделәр аны. Кешеләр сорап авыл советына районнан язу килсә, исемлек башында беренче булып Рәсимә апаның фамилиясе торды. Кырык бернең җилле-яңгырлы көзендә Канаш кырларында окоп казучы, кыш буе зәмһәрир суыкларда билдән кар ерып Чур урманнарында агач кисүче дә ул булды. Шул газапларның истәлеге булып аның өшегән бит очларында бер тиен акча зурлыгында соры таплар калды. Кагылу белән егетләрне өнсез калдыра торган мамык кебек йомшак куллары яргаланып бетте, кытыршыланды. Шулай булса да, чибәр әле ул Рәсимә апа, тик менә күзләрендә генә бик тирәнгә яшеренгән сагыш, моңсулык…Мин килеп кушылганда Хәмәт абый белән Рәсимә апа ягулыкка икесе йөриләр иде. Авылыбыз белән кырык чакрым чамасындагы нефтебаза арасын безгә көне буе үтәр юл туры килә. Авызларына күптән түгел генә үлән тия башлаган атларыбызны азык мулрак урыннарда туктатып ашата-ашата бара торгач, вакыт тиз үтә. Атларны озаграк ял иттерә торган урыныбыз — урман каравылчысы йорты каршындагы аланлык. Уңайлы урын: коесы да, чәй кайнатырга коры-сары ботак-санагы да, чәйнек эләргә көйләнгән җайланмасы да бар.Бүген тагын шул аланга кереп туктадык. Хәмәт абый беренче эше итеп учак тергезеп җибәрде дә чәй куйды. Аннан, Рәсимә апаның аты белән үзенекен ияртеп, кое янына эчертергә алып китте. Коедан су алырга булышырга килгән Рәсимә апаны: «Син чәйне караштыр, атыңны үзем эчерәм бит инде», — дип кире җибәрде. Кайвакытта ачуым да килеп куя шул Хәмәт абыйга: бигрәк ярарга тырышкан була, үз атын үзе эчерсә, уч төбе кабармас иде әле Рәсимә апаның. Атларны эчереп, тышаулап аланга җибәргәч, Хәмәт абый урман эченә кереп югалып торды да бераздан ал тутырып юа, әче кузгалаклар күтәреп чыкты. Минем яныма тукталды да авызына капкан яшел кузгалак яфрагын чәйнәп: «Кара әле, никадәр печән җыйдым», — диде.- Витаминнар! — дидем мин һәм бер кузгалагын алып авызыма каптым. — Дәрестә биология укытучысы Наилә апа, витаминнар кеше организмына бик файдалы, дип сөйли торган иде.- Минем дә ишеткән барые. Буйны да үстерә микән? — Әлбәттә, үстерә! — дидем мин, зур белгеч сыман.- Алайса миңа күбрәк ашарга кирәк икән ул витамин дигәннәрен, — диде Хәмәт абый. Аннан эчке бер сызлану белән өстәде:- Их, буемны бераз гына булса да үстереп булса икән!Хәмәт абый бездән читтәрәк арбасы кырыенда нәрсәдер ямап утырган Рәсимә апа янына китте, «печән»нәрен тегенең алдына җәеп салды. Эш белән мавыгып утырган Рәсимә апа башын күтәреп кычкырып җибәрде:   — Әттәгенәм! Кузгалаклар! Кара, юалары да бар икән! Күптән авыз итәсем килеп йөри иде.- Рәхәтләнеп аша! — диде Хәмәт абый, бар йөзенә балкып.- Кирәк, дисәң, тагын җыеп чыгармын.- Җитәр, шулары да бик җиткән. Минем өчен ниләр генә эшләмисең инде, рәхмәт, Хәмәткәем! Ярый әле син бар бу дөньяда, — дип, Рәсимә апа аның иңбашыннан кагып сөйде.Бу наздан Хәмәт абыйның күзләрендә мөлаемлык тагын да арта төште, дулкынланудан бит очлары кызарды, кинәт бөтен гәүдәсе белән кызга таба тартылып куйды. Белмим, шул мизгелдә нәрсә теләде икән ул? Кем белә, бәлки, аның бу кызга йомшак кына итеп кагыласы, чәчләреннән сыйпап назлыйсы килеп киткәндер. Егет кеше күңелендә ни булмас! Әмма ул тыелып өлгерде, бәлки, кыюлыгы да җитмәгәндер. Ярый ла зифа буй-сынлы бу чая кыз аның назын кабул итсә, берәр тупас сүз әйтеп, кулын читкә этәрсә? Ул вакытта мәхәббәтен мәңгегә югалтачак бит. Мөгаен, шуларны уйлагандыр Хәмәт абый.Атларны үлән кыркытып алгач, тагын кузгалдык. Урман юлыннан әкрен генә барабыз. Юл буендагы каен, зирек агачларының тәмле, дымсу исе барган уңаебызга янәшәсендәге агачлардан узарга тырышып күккә ашкан мәһабәт наратлардан бөркелгән сагыз, сумала исе белән алышынып тора. Күкрәккә рәхәт, сулыйсы да сулыйсы килә. Өйлә вакыты якынлашкангамы, кояшның кыздыруы артканнан-арта бара. Кинәт басу юлларыннан ачык һавада баручы юлчыларны күз алдыма китерәм, бичараларга бик эсседер, тирләп-пешеп баралардыр, дип кызганып куям. Ул яктан без бәхетлерәк, шактый араны агачлар күләгәсе төшкән юлдан үтәчәкбез.Без Кызыл Яр авылына килеп җиткәндә, кояш, офыкны кызыллыкка күмеп, таулар артына кереп бара иде инде. Кама паромы нефтебазага иртән бер тапкыр гына барганын белгәнгә күрә, һәм иртәгә эшләребез бик тыгыз булачагын исебезгә төшереп, Кама ярына якын гына урнашкан фатирыбызга туктадык. Фатир хуҗабызның ишегалдында атларыбызны туардык та йокларга яттык.Иртән кояш чыгып килгәндә без инде аяк өстендә идек. Паром кырыена тирә-як колхозлардан олау­лар җыелып җиткәнче ашыга-кабалана атларыбызны җигеп Кама ярына төштек. Сирәк-мирәк балыклар чупылдаган тавышларны исәпкә алмаганда, су өсте тып-тын. Кама еракка җәелгән аксыл томан астында тыныч кына йоклый сыман. Ярга якын гына ике зур көймәне янәшә куеп көйләнгән, безне нефтебазага илтә торган паромыбыз тора, аңа якынлашкан саен борын эчен кытыклап гудрон, сумала исе аңкый. Вакыт үткән арада яр буена безнең кебек олаучылар җыела бара, барысы да ашыга, арбаларындагы мичкәләрен җиргә төшереп паромга якынрак тәгәрәтергә тырыша. Яр буе чыр-чу килгән хатын-кыз тавышлары белән тула.Бүген чират буенча нефтеба­зага Рәсимә апа белән мин барырга тиеш. Әмма Хәмәт абый: «Рәсимә атлар янында калыр, аның өчен үзем барам», — дип, мине кичтән үк кисәтеп куйды. Рәсимә апаның чираты бит, дип каршы килеп маташкан идем, ул: «Тик тор, Рәсимә мин барында авыр мичкә тәгәрәтеп йөрмәс», — дип кырт кисте, һе, йөрмәсә, йөрмәсен, миңа димәгәе… Бик мичкәләр тәгәрәтәсең килгәч, тәгәрәт әйдә! Рәсимәсен әйт әле син аның, шул сүзне ишетү белән: «Минем өчен тагын үзең барырга булдыңмыни?! Нинди рәхмәтләр генә әйтим икән сиңа, җанкачым? Ярый әле бу дөньяда син бар, Хәмәткәем», — дип, Хәмәт абыйның бит очыннан чуп итеп үбеп алды. Ә ул авызындагы бөтен тешләрен санарлык итеп авызын колагына кадәр җәеп елмайды, бик озак үз халәтенә кайта алмыйча торды.Ул арада яр буйлап авызына капкан төрепкәсеннән төтен бөркеп, йөткерә-йөткерә паром хуҗасы Григорий дәдәй килеп җитте. Беренче эше итеп Хәмәт абыйга кесәсеннән ачкыч алып бирде. Хәмәт абый ярдагы тимер казыкка урап куелган йозагын ачып, паром чылбырын ычкындырды. Григорий дәдәй паромны яны белән борып ярга якынайтып туктатты, инде без, нишләргә кирәген белгән берничә малай, ашыга-кабалана паром белән яр арасына сайгаклар куеп, күпер сыман нәрсә әмәлләргә керештек. Григорий дәдәй паром идәненә аякларын киереп баскан да безне күзәтә, көйсез картка йә тегесе, йә монысы ошамый. Без эшебезне, елга буенда үсмәгәнгәме, ул теләгәнчә булдыра алмыйбыз. Карт җирән кашларын җыерып: «Не так, ребятки! Надо вот так», — дип сайгакларны кабат тездерә. Эшебезне тирләп-пешеп, ул теләгәнчә башкарып чыктык. Инде мичкәләрне паромга төяү башланды. Өстеннән мичкә тәгәрәтеп үткәндә күперебез сыгылып-атынып тора, кызларга кызык табылды, ай-ай, суга егылабыз, башыбыз әйләнә, диешеп чыр-чу килделәр. Ниһаять, мичкәләр төялеп бетте, паромның ян-якларына киртәләр куелып ныгытылды. Хәзер инде кузгалып китәсе генә калды.
Ишкәкче Исәнбай кызлары, үз чиратларын белеп, урыннарына килеп бастылар. Григорий дәдәйнең: «Поехали, ребятки!», — дигән сүзе ычкыну белән көймәләр арасына беркетелгән көпчәкле ишкәкнең ике яктагы тоткаларына ябышып әйләндерергә керештеләр, һәм әкрен генә ярдан кузгалып киттек.
Без, зур елга күреп үсмәгәннәрне, су бераз өркетә: йөрәк ешрак тибә башлый, бөтен гәүдәң белән дертләп куясың. Мин бүген шул халәтне кичердем, әмма бу вакытлы гына, су өстендәге гаҗәеп сихерле матурлык тиздән барысын оныттырачак! Бүген дә елга өсте тып-тын, инде томан да таралып өлгерде, тирә-якны нурга күмеп кояш күтәрелеп килә. Без күңелләрне ымсындырган серле манзарага сокланып алга йөзәбез, елганың яшел тирәкләргә күмелгән ташлы ярлары әкрен генә артка чигенә бара. Ишкәк көпчәкләре әйләнгән уңайга суга бәрелеп чупылдыйлар. Паром идәненә казлар кебек тезелешеп утырган кызлар җыр суза. Озын көй ялыктыра. Кызларның бер наяны кинәт шаян такмакка күчә, кашларын сикертә-сикертә, кара күзләреннән шуклык сирпелеп торган түгәрәк йөзле кызга карап:Буең зифа – бөкере,Билең нечкә – кәкере;Нигә кияүгә чыкмыйсың,Егет җыгы төшкере, — дип такмаклап куя.Кызларның көлү тавышы, Кама ярының ташларына бәрелеп, бераз тирбәлеп тора. «Бүген үк чыгар идем дә, егетләр сугышта бит, җаныкаччым», — ди түгәрәк йөз. Аннан тегенең үзенә такмаклый:Каптыр-каптыр туныңныКаптырдатып туры килсә,Карт булса да сөярсең…- И-и кызлар, картрак булса да сөяр идем әле. Авылда тиле-миле Гаптеридән башка кеше калмады шул, — диде кыз тегенең такмагына каршы сагыш белән. Кызлар күптән түгел генә халык моңына күчкән җырны сузып җибәрделәр:Идел бит ул, тирән бит ул,Идел бит ул, киң бит ул;Караңгы төн, томанлы көнБез аерылган көн бит ул…

Кызлар яулык очлары белән яшьләрен сөртә. Бу сагыш тулы үзәк өзгеч җырны Идел үзе дә тын калып тыңлый төсле. Ямансу. Паром идәненә ятып тәгәри-тәгәри үксеп елыйсы килә. Хәмәт абый да, тирән уйга чумып, паром киртәсенә сөялгән, кисәк-кисәк Рәсимә апа басып калган ярга күз төшереп ала. Бичара гашыйк, һаман шул Рәсимәсен уйлый булса кирәк. Кара инде, валлаһи, шул Рәсимә өчен нефтебазага бүген тагын үзе бара бит! Яраткан кешеңә: «Малым жәл түгел сиңа, җаным жәл түгел сиңа», — дип тикмәгә генә җырламыйлардыр шул. Рәсимәсе дә бит әле аның: «Ярый әле, Хәмәткәем, син бар», — дип шуны әсәртеп тора. Яратудан әйтә микән ул аны, берәр хәйлә-мәйлә микән, төшенеп җитә алмыйм. Сулъяк ярда цистерналары көмеш сыман ялтырап торган нефтебаза турына якынлашып киләбез. Григорий дәдәй паром койрыгын елганы аркылы кичәргә борды, барыбыз өчен дә иң җаваплы минутлар башланды. Ул урыннан кызларны бушатып, ишкәк тоткаларына Хәмәт абый белән икәү килеп бастык һәм җан-фәрманга ишәргә керештек. Шулай ишмичә булмый, чөнки агым паромыбызны без туктыйсы урыннан читкә алып китәчәк. Әмма Григорий дәдәй оста койрыкчы шул, паромыбызны нәкъ нефтебазаның яр кырыендагы күперчегенә яны белән китереп туктатты.Инде янәдән янгын вакытындагы кебек ыгы-зыгы башланды. Бер-беребездән узыша-узыша мичкәләребезне ягулык җибәрә торган үлчәү кырыена тәгәрәтергә керештек, ягулык тутырганнарын кире паромга тәгәрәттек. Өчәр йөз килолы мичкәләрне шактый текә текә күперчек өстеннән тәгәрәтеп менгерү җиңел булмады, тез буыннарыбыз калтырады, күлмәкләребез сыгып алырлык булды. Арабызда унбиш-уналты яшьлек кызлар да бар, без, ир-ат затлары, йөгерә-йөгерә аларга да булышып йөрибез.Иртән кузгалган паромыбыз кире урынына кайтып туктаганда вакыт көн уртасына якынлашып килә иде инде. Яр буе арба дөбердәгән, атларга эндәшкән тавышлар белән тулды. Мичкәләребезне кабат паромнан төшереп, арбаларыбызга төяргә керештек. Рәсимә апа атларыбызны китерә торды. Хәмәт абый белән мин арбаларны бер якка авыштырып, мичкәләрне тәгәрәтеп арбага менгерә тордык. Эшебез беткәч, Рәсимә апа пешереп куйган бәрәңге белән чәй эчеп, тамагыбызны ялгап алдык. Авызыбызга ипи валчыгы кермәсә дә, эчне өтеп ашыйсы килү бераз басылгандай булды. Кайтыр юлга кузгалдык, алда әле юлның иң авыр өлеше — Кызыл Яр тавын менәсебез бар.Кама ярыннан күтәрелеп, текә ярлы инеш аркылы салынган агач күперне үткәч, базар мәйданына килеп чыктык. Урамда җилкәләренә капчык асып, чиләк күтәреп кайткан кешеләрне күреп, бүген биредә базар көне икәнлеге исебезгә төште. Шуңа без дә, шунда сугылып чыгарга дип, атларбызны туктаттык.Базар инде таралып килә, шулай да әле сатучыларның кайберләре нәрсәдер өмет итеп урыннарында басып тора. Өсте ябулы прилавка артына тезелгән марҗаларның берәүләре сөт-катык, икенчеләре тозлаган кәбестә-кыяр сата. Без, чабата сатучылар рәтеннән үтеп, агач осталары янына килеп чыктык. Алдыбыздан безне ияртеп баручы Рәсимә апа көянтәләр сатып торучы кечкенәрәк буйлы, сакалына чал кергән агай алдында тукталып, аларның берсен иелеп алды да җилкәсенә салды. Безгә карап көязләнеп елмайды, көянтәсе башына чиләкләр элеп суга барган кыяфәт чыгарып берничә адым алга атлап карады. Агайның кыңгырау чәчәкләре төшереп бизәлгән көянтәләре, чыннан да, кызлар кызыгырлык искиткеч матурлар иде. Шуның өстенә сатучы агай:- Әбәү, балакай! Күз тия күрмәсен үзеңә! Урамнан кәс-кәс кенә атлап суга баручы яшь киленнәргә охшап киттең! Ал, сиңа очсызга бирәм, — диде.Рәсимә апа тегеңә уфтанып кына: «И агаем, бик алыр идем, акчам юк шул», — дип җавап бирде. Безнең дә кесәләребездә җил уйный. Бермәлгә тынып калдык. Кинәт һич көтелмәгән хәл булды. Хәмәт абый куен кесәсеннән кулъяулыкка төргән юка гына төргәк чыгарып сүтте дә, аннан кәгазь акчалар алып агайга сузды. Аннан иелеп теге көянтәне алды һәм, бөтен йөзе белән балкып, Рәсимә апаның иңнәренә салды. Ул исә башта аптырап калгандай булды, көянтәсенә бер кулы белән кагылып карады һәм, бу көтелмәгән хәлнең чын икәнлегенә инангач, шатланып көлеп җибәрде.- Миңа?! Әллә чынлап алдың, Хәмәткәем?! Акча әрәм итеп… Кирәкмәс иде. И Ходаем, әллә ничегрәк килеп чыкты бит әле бу… — диде.- Юк, юк, бик әйбәт килеп чыкты. Сиңа… миннән бүләк булсын, — диде Хәмәт абый, дулкынланудан чак кына калтыранган тавыш белән. Аның бу бәхетле очрактан күзләре очкынланып яна, бит очлары кызарып чыккан, көянтә өчен Рәсимә апаның куанганын күреп, әйтерсең, күкнең җиденче катында йөзә иде. Рәсимә апа: «Рәхмәт, Хәмәткәем! Ярый әле күңелемне күрергә син бар», — дип, һәрвакыттагыча аның иңбашыннан сыйпап сөйде. Миңа күңелле дә, шул ук вакыт та күңелсез дә булып китте, эчем пошып, бичара гашыйк көянтәлек акча каян алды икән, дип уйладым.Базардан чыгып, тагын кузгалып киттек. Кызыл Ярның чакрымга якын сузылган тавыннан әкрен генә алга үрлибез. Арба тәгәрмәчләре комлы чуерташ өстеннән кыштырдап әйләнә. Аңа соңгы чиккә җитеп киерелгән камыт каешларының ямьсез шыгырдавы кушыла. Үзебез арбаларыбыз артыннан атлыйбыз, кулларыбызда бияләй зурлыгындагы таш кисәге: атларыбыз хәл алырга тукталу белән без ул ташны җәһәт кенә тәгәрмәч артына кыстырабыз. Шулай итмичә булмый, чөнки арык атларыбыз йөкле арбаны үргә каршы тотып тора алмый, артка чигә башлыйлар. Беркөнне шулай Рәсимә апа кулындагы ташын куярга өлгерә алмыйча калды, аты артка чигәргә кереште, шул арада арба тәртәләренең бер якка борылуы булды, арба, янтаеп, авып та китте. Ярый әле, бәхеттән, мичкә гайкасы нык борылган булып чыкты — керосиныбыз түгелмәде. Шунысына шөкер итеп, таудан төшеп килүче юлчылар белән бергәләп арбаны кире урынына утырттык. Шул көннән башлап үрнең текә урынына якынлашкач, Хәмәт абый Рәсимә апага атын туктатып көтеп торырга куша. Үр өстенә башта үзенең, аннан Рәсимә апаныкын менгерә. Мескенкәй, ике арада чабулап йөреп, җан тиргә төшә. Рәсимәсе һаман шул бер үк: «Рәхмәт, Хәмәткәем! Ярый әле син бар минем өчен», — дигән сүзләрен кабатлый. Ниһать, барыбыз да үр башына менеп җитәбез. Бот аралары күбекләнеп чыккан атларыбыз эчләрен кагып гөрселдиләр, кабынган сулышларын тигезләргә тырышып пошкыралар, дерелдәгән аякларын кая куярга белмичә таптаналар. Атларны тын алдыргач, тагын кузгалып киттек. Мин, сөйләшәсем килеп, Хәмәт абый янына утырдым, шактый вакыт тын гына бардык. Сүзне ул үзе башлады:-Теге көянтә ошадымы сиңа?- Ошады. Бик матур бит. Акча каян алдың, Хәмәт абый? — Кирза итеккә диеп җыйган идем. Быел чабата белән дә чыгармын әле…- Чабата белән?! Белмим шул, көзге пычракларда…- Ничауа, түзәрбез! Күрдеңме Рәсимә апаңның ничек шатланганын?- Күрдем дә… Кызлар шатландырам, дип…- Яраткан кешеңнең шатланганын күрү зур бәхет ул, энекәш. Яратам бит мин аны, яратам!- Ә ул сине яратамы соң?- Сорап торасың тагын! Күз алдыңда бит, Хәмәтем, дип өзелеп тора!…- Атыңа ышансаң да, кызларга ышанма, диләр.- Тилеләр сүзе ул. Рәсимә апаңа ышанам мин. Яшь әле син, күп нәрсәне аңлап бетермисең… Их, буем да озынрак булса!..Ул күңелсезләнде, ниндидер сагышлы җыр башлады. Мин, аның яныннан төшеп, үземнең арбама менеп утырдым. Авылыбызга тагын утыз биш чакрымлап юл үтәсе кала әле.Менә шулай өчәүләп тыныч кына йөреп ятканда, көтмәгәндә барысы да үзгәрде…МТС колхозыбызга тагын бер трактор җибәргәнлектән, аларга ягулык җитми башлады. Шул сәбәпле безгә май урталарында сугыштан кулы яраланып кайкан Гайфулла абыйны дүртенче олаучы итеп куштылар. Уртача буйлы, киң кара кашлары астындагы яшькелт күзләренә бераз шуклык, үҗәтлек яшеренгән бу егет юлга чыгуыбызның беренче көненнән үк Рәсимә апага сүз катарга кереште. Иртән Хәмәт абыйның Рәсимә апага арбасын майлап, атын җигеп биргәнен күргәч:- Әл..ләл…лә, Рәсимә түтинең эшләре хутта, койрыгы сыртта икән! Урыны да нәчәльникләрски йомшак, кырын ятып кына барасы, — дип авызын чалшайтып көлде.- Меңнән-мең шөкер! Нәчәльникләр кебек кенә йөртә, Хәмәткәем исән булсын! — диде Рәсимә апа, аркалык күтәреп торган Хәмәт абыйга назлы караш ташлап.Гайфулла абыйга Рәсимә апаның бу сүзләре ошап җитмәде, күрәсең. Ул бераз сәеррәк караш белән тегеләргә күз йөртеп чыкты да үз арбасына китеп барды.Бүген дә, башка көннәрдәге кебек, атларыбызны ял иттереп алырга теге аланлыкка кереп туктадык. Гайфулла абый иелеп атын тышаулап торганда, Рәсимә апа тегенең гимнастеркасының сүтелә башлаган җиң төбен күреп:- Сал әле шул гимнәстүркәңне, җиңе өзелеп төшкәнче ямап бирим, — диде.Гайфулла абый авызындагы ясалма көмеш тешләрен ялтыратып елмайды.

Габдулла Галиев.